22.05.2013 - Икътисад

Уфа - илнең нефтьчеләр башкаласы!

Кичә Уфада “Газ. Нефть.Технологияләр — 2013” ХХI халыкара күргәзмәсе һәм Нефть-газ форумы ачылды. “Уфа-Арена” комплексы һәм аның каршындагы мәйдан бу көннәрдә Русиянең һәм билгеле чит ил компанияләренең яңалыклар белән уртаклашу үзәгенә әверелде. Быелгы форумның төп үзенчәлеге дә шунда: әлеге чарада катнашучылар саны элекке еллардагыдан байтак күбрәк. Экспозицияләр 16 мең квадрат метр мәйданда урнаштырылган. Халыкара форумда Русиянең 35 төбәгеннән 400гә якын компания катнаша. Шулай ук, 15 чит ил компаниясе дә үз продукциясен тәкъдим итә.

— Нефть һәм газ сәнә­гате­ тармагындагы каза­нышлар­ның, заманча техноло­гия­ләрнең Башкортстанда күр­сәтелүе республика өчен зур әһәмияткә ия, — диде, күр­гәзмәне ачып, республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов. — Күргәзмә беренче тапкыр “Зур химия” III Халыкара форумы белән бергә үткәрелә. Нефть химиясе тармагында махсуслашкан ике җитди чараның берләшүе инновацион юнәлештәге идея­ләрне һәм заманча техноло­гияләрне яңа форматта тәкъ­дим итү мөм­кинлеген тагын да арттыра. Без бу форумның ил күләмендә нәтиҗәле булырына һәм фәнни эзләнүләргә юл ачарына ышанабыз.

Халыкара күргәзмәне ачу тантанасында Русия Энергетика министрлыгы департа­менты һәм илнең Химиячеләр берлеге вәкилләре катнашты һәм чыгыш ясады. Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов төрле илләрдән килгән компанияләр вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, башкалада эшлекле партнерлар өчен елдан-ел уңай шартлар тудырылуын билгеләде. Мәсәлән, Уфада яңа кунакханә комплек­слары төзелә, якын елларда Европа стандартларына туры килгән тагын биш кунакханә ачылачак.

Форумны ачу тантанасында Русия Нефть һәм газ сәнәгате берлеге президенты Геннадий Шмаль Уфаны Русиянең нефтьчеләр башкаласы, дип атады һәм республика “кара алтын” чыгаручыларының иле­безнең нефть һәм газ сәнәгатен үстерүдәге өлешен югары бәяләде.

Халыкара форумда даими катнашучылар белдерүенчә, Уфа — нефть чыгару һәм эшкәртү буенча Русиянең әйдәүче индустриаль төбәк­ләре­нең берсе. Башкаланы химия сәнәгате һәм машина төзелеше үзәге буларак та чит илләрдә яхшы беләләр. Мәртәбәле чарада “Башнефть”, “Транснефть”, “Татнефть” кебек зур компа­нияләрнең катнашуы да күп нәрсә турында сөйли. Биредә АКШ, Германия, Польша, Чехия, Украина, Казахстан, Бе­ларусь һәм башка илләрнең нефть һәм газ сәнәгате пред­приятиеләре үз продук­циясен тәкъдим итүе дә игътибарга лаек.

Кайбер чыганакларга караганда, Русия бюджетының яртысы нефть һәм газ сатудан кер­гән акча исәбенә форма­лаша. Бу җәһәттән 24 майга кадәр дәвам итәчәк халыкара күргәзмә Русиянең чит илләр белән хезмәттәшлеген үсте­рүдә, нефть һәм газ сәнә­га­тен­дә камил технологияләрне кулла­нуда яңа башлангычларга нигез салачагына ышаныч зур.

Олег Төхвәтуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»