17.05.2013 - Икътисад

“Башкортстанда җитештерелгән” маркасын югары тот!

Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетына республика җитештерүчеләреннән азык-төлек продуктларының меңгә якын төрен маркировкалау өчен “Башкортстан продукты” билгесен алуга 46 гариза килде.

Шуны искәртеп үтәбез: комитет “Башкортстан продукты” билгесен куллануга конкурс тәкъдим иткән иде. Андый маркировка республика җитештерүчеләренең югары сыйфатлы азык-төлек товарларына игътибарны юнәлтү, аны эчке һәм тышкы базарларда таныту максатында куела.

— Бүгенге көнгә 31 предприятие “Башкортстан продукты” билгесен кую хокукы алды. Аларның күпчелеге сөт, ит, кондитер һәм икмәк-күмәч продукциясе, шулай ук эчә торган су җитештерә. Алардагы продукциянең 700 төренә шундый маркировка куелачак, — диде дәүләт комитетының бүлек начальнигы Наталья Николаева.

“Көмеш кар”, “Башкортстан туңдырмасы” җәмгыятьләре, “Берләштерелгән Хейнекен сыра кайнату предприятиеләре” җәмгыятенең “Шихан” филиалы, “Алиса” алкогольсез эчемлекләр җитештерү заводы, Күмертау һәм Кандраның — икмәк, Мәләвез сөт-консерва комбинатлары, “Башкортстан казы” җәмгыяте һәм “Урал Холод” дистрибьютерлык компаниясе “Башкортстан продукты” билгесен алу турындагы дипломга лаек булдылар.

Дәүләт комитетында әйтеп үтүләренчә, җитештерүчеләрдән үз продукциясен “Башкортстан продукты” билгесе белән сату хокукын алуга гаризалар килү дәвам итә.

Галина Бахшиева.

Работай на дому в Москве, не трать время на пробки!


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»