11.05.2013 - Икътисад

Башкортстанның рейтингы күтәрелде

Башкортстанның кредит рейтингы “ВВВ —“ инвестицион категориясенә кадәр күтәрелгән (“Тотрыклы” фаразы). Standard & Poor’s халыкара рейтинг агентлыгы шундый карарга килгән.

Шуны искәртеп үтәбез: мартта S&P аналитиклары  Башкортстанга килгән иде. Агентлык аналитик тикшеренү үткәргәннән соң, төбәкнең рейтингы “ВВ+”тан (“Позитив” фараз) “ВВВ —“ дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде.

Standard & Poor’s белгечләре фикеренчә, бурычларның аз булуы, ликвидлыкка карата —акыллы һәм чыгымнарга карата консерватив сәясәт республиканың кредит сәләтен билгеләүдә уңай фактор булган.

“Тотрыклы” фаразы аналитикларның “чыгымнарга карата акыллы сәясәт алып баруны дәвам итү Башкортстанга бюджетның чыгымнар өлешенә басым ясауны тоткарлау һәм югары финанс күрсәткечләрен саклап калу мөмкинлеге бирәчәк” дигән фикерен чагылдыра.

Standard & Poor’s агентлыгы беренче тапкыр республикада кредит рейтингын 2001 елда үткәрде. Күзәтүләр чорында республиканың рейтингы “В — “тан “ВВВ —“ күрсәткеченә кадәр алты баскычка күтәрелде.

Бүген Башкортстан Русия Федерациясенең әйдәүче субъектлары Мәскәү, Санкт-Петербург, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары белән бер рейтинг категориясендә тора, алардан кредит сәләте дәрәҗәсе буенча гына аерыла.

Башкортстанның Финанс министрлыгы матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»