08.05.2013 - Икътисад

Русиядә тиңнәр булмаячак

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Салаватта акрил кислотасы җитештерү буенча комплексны төзү проекты белән танышты. Республика җитәкчесе шәһәр мэры вазыйфасын башкаручы һәм “Газпром нефтехим Салават” җәмгыятенең генеральный директоры Дамир Шәвәлиев белән төзелеш мәйданчыгын карады.

“Газпром нефтехим Салават” җәмгыяте акрил кислотасы һәм бутилакрилат комплексын 2015 елда файдалануга тапшыруны планлаштыра. Анда эшкәртелмәгән акрил кислотасы һәм бутилакрилат (һәркайсын елына 80шәр мең тонна), шулай ук бозлы акрил кислотасы (35 мең тонна) җитештереләчәк. Проект куәтенә чыккач, предприятиегә Русиядә көндәшләр булмаячак.

Бүген Русиядә акрил мономерлар Новгород өлкәсендәге “Акрилат” җәмгыятендә генә җитештерелә.

Президент продукциянең нинди тармакларда кулланылачагы белән кызыксынды. Предприятие җитәкчесе аның лак-буяу эшләнмәләр җитештерүдә чимал булачагын әйтеп үтте. Акрилатлар төзелеш материалларын, шул исәптән, бетон, юу чараларын җитештерүдә дә кулланылачак.

2016 елга кадәр “Газпром нефтехим Салават” акрил комплексын төзүгә 25 миллиард сум салуны планлаштыра. Проектны гамәлгә ашыру илебездә акрил мономерлар нигезендәге продукция базарын  үстерүгә этәргеч бирә алачак.

Акрил кислотасы һәм акрилатлар эшкәртүнең тулы технологик чылбырын булдыру планлаштырыла. Киләчәктә Салаватта чимал җитештерү һәм Стәрлетамакта аны эшкәртү буенча бербөтен комплекс оештыру күз уңында тотыла. Нефть химиясе продукциясенең әлеге технологик комплексы Бөтенрусия газ химиясе үзәгенә әверелергә тиеш.

Яңа комплекс “Газпром” җәмгыяте структурасына керүче “Мономер” заводы территориясендә урнашачак. Бүген проект документлары Русия законнары таләпләренә яраклаштырыла. Предприятие экспертизаның уңай заключениесен алган. Комплекс өчен җиһазларны Мitsubishi Heavy Industries компаниясеннән кайтарачаклар. Завод хуҗалыгын модернизацияләү өчен җиһазларның бер өлешен җитештерүгә “Салаватнефтемаш” җәмгыятенә заказ биреләчәк.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»