03.04.2013 - Икътисад

Көтү көткән акчаңны да алалма инде...

Хезмәткә түләү мәсьәләсе, дөресрәге аны гадел бәяләү — гасырлар дәвамында бәхәсле проблема. Әйе, һәр төр хезмәт эшчәнлеге, һәр кеше лаеклы түләү таләп итә. Монысы инде бәхәссез. Әмма төп бәхәс бүген социаль гаделлек принцибы белән бәйле. Адам Смит, Карл Маркс һәм башка фикер ияләре билгеләгәнчә, капитал акча рәвешендә кешеләр хезмәте ярдәмендә барлыкка килсә дә, икътисади категория буларак ул хезмәт кешесе белән каршылыкка килә. Бәхәсле дигән проблеманың асылы исә шушыңа кайтып кала.

Бүгенге капиталист хезмәтне тиешенчә бәяләми. Ә безнең шартларда хезмәт тиешенчә бәяләнми генә түгел, аерым очракларда эш кешесе, гомумән, санга сугылмый. Аңа айлар буена хезмәт хакы бөтенләй түләнми. Гәрчә, Хезмәт кодексында эш хакының һәр айны ике тапкыр түләнергә тиешлеге акка кара белән язылып куелса да.

Соңгы чорда инфляцияне авызлыклау, җитештерүнең үсүе хакында күп сөйләнелсә дә, статистика мәгълүматлары социаль киеренкелекнең кимемәвен күрсәтә. Эшсезлек проблемасы чагыштырмача йомшаруга карамастан, бәяләрнең даими үсүе күпчелек халыкның акчалата керемен, аңа өстәмәләрне “йотып баруы” күзәтелә. Өстәвенә, атап әйткәндә Башкортстанда, предприятиеләрнең хезмәт хаклары буенча бурычлары арта.

Халыкның күпчелеге, шул исәптән пенсионерлар да, айлык акчалата керем исәбенә көн күрә. Аларның хезмәт хакы, пенсиясенең дүрттән өч өлеше диярлек коммуналь түләүләргә һәм азык-төлеккә сарыф ителә. Инфляция үскән саен аларның чыгымнары да арта. Узган ел гомум инфляция 8,5 процент булды, дип хәбәр ителде. Ә гомум инфляция барлык төр товар һәм хезмәтләрнең ел дәвамында уртача күпмегә артуыннан чыгып исәпләнә. Әйтик, автомобильләр хакы  — 2, азык-төлек — 20, коммуналь хезмәтләр 5 процентка артты ди. Шушылар бергә кушыла да өчкә бүленә. Инфляция күләме 9 процент кына килеп чыга. Билгеле булуынча, бүгенге шартларда гади халык автомобильгә түгел, ә азык-төлеккә күбрәк акча тотына. Димәк, бәяләр үсү аның кесәсенә ныграк суга. Акчалата кереме күп булган катламга исә, инфляция ул кадәр тәэсир итми, ул үз капиталын үстерү һәм саклау турында күбрәк уйлый. Шулай да күпчелек очны-очка ялгау хакында баш вата, аны “социаль гаделлек кая соң ул?” дигән сорау борчый. Ә инде эшләгән акчасын да тоткарлый башласалар, ачуы кабара, властька ышанычы кими. Чөнки ул үз хокукларын белеп бетерми. Суд, прокуратура аша хезмәт хакын, матди һәм мораль зыянны каплатуны юллауны да аңа аңлат-маганнар.

Һәр эшләгән кеше, кайда хезмәт салуына карамастан, акчаны тиешле күләмдә һәм вакытында алырга тиеш. Әмма, ни аяныч, бу җөмләдән мактанырлыгыбыз юк. Гомумән, хезмәтне бәяләү, хезмәт кешесенә мөнәсәбәт моннан 20-25 ел элеккегә караганда да хәзер түбәнрәк. Күптән түгел Президент Владимир Путин “Хезмәт герое” исемен булдыру идеясенең дөреслегенә басым ясады ясавын. Ләкин бу идея эш хаклары тоткарланып, тамак ялына дигәндәй эшләп йөрүчеләргә хезмәт дәрте өстәр дип әйтеп булмый.

Дөрес, хезмәткә түләүне арттыру, аеруча бюджет тармагында эшләүчеләр мәнфәгатьләренә игътибарны көчәйтү турында күп сөйлиләр. Мәсәлән, 2018 елда Башкортстанның бюджеттан финансланучы тармакларында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 38774 сумга җитәчәк дип хәбәр ителде. Бу сан бүгенге эш хакы күләменнән ике тапкырга артыграк. Дөрес, биш ел дәвамында мондый күрсәткечкә ничек ирешү хакында әлегә тәфсилле мәгълүмат юк.

2012 елда Башкортстанда уртача хезмәт хакы (икътисадның барлык тармакларын да кертеп) 17,6 мең сум тәшкил итте. Аерым төбәкләрдә хезмәткә ничек түләнү хакында да мәгълүмат тәкъдим итәбез. Шуннан чыгып һәркем социаль якланганлыгы турында үзе өчен нәтиҗә ясасын.

Идрис Сәетгалиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»