02.04.2013 - Икътисад

Шәһәрдәге авыл заводы

Җил уңаена борылганны “флюгер” диләр. Соңгы ике дистә елда күп җитеште­рүче­ләрне шушы сүз белән атап булыр иде. Заман җилләренең кайсы яктанрак исүен, дөрес­рәге, тиз баю мөмкинлеген бирүче товар җитештерүне чамалаучылар нефть-газ чыгару һәм эшкәртү җиһазлары, тө­зелеш материаллары ясауны алга сөрде.

Дәүләкәннең “Сельмаш”ы кебек авыл өчен генә эшләүче шәһәр пред-приятие­ләрен бүген, һич икеләнүсез, үзенчәлекле “Кызыл китап”ка кертеп булыр иде. Үзенең металл кою цехы, энерго-механика һәм эретү-штамповкалау участоклары, башка уникаль җитештерү мөмкинлекләре булган завод бары тик авыл хуҗалыгында кулланылучы җиһазлар һәм инвентарь ясау белән мәшгуль.

— Төрле отышлы коммерция тәкъдиме белән килүчеләр күп булды, әмма без, “озын акчага” кызыгып, үз кыйблабызга хыянәт итмәдек. Районы­быз­ның авыл язмышы өчен яна белүче җитәкчелегенә рәх­мәт — безнең эшчән-леге­безгә һәр­вакыт лаеклы бәһа би-рәләр. Бу, үз чиратында, безгә зур тая­ныч, үз юлыбыздан тайпылмау мөмкинлеге бирә. Базар икътисады шартларында үз йөзебезне, үз абруебызны саклап калдык. Һәрхәлдә, республикада әлеге көндә безгә көндәш булырдай предприятие юк. Завод җитештергән продукция белән респуб-ликаның 54 районы да киң файдалана һәм, шуның өстенә, безнең белән Омск, Ырынбур, Барнаул, Пермь кебек зур шәһәр­ләрнең җитештерүчеләре хез­мәттәшлек итә, — ди “Сельмаш” директоры Владимир Толмачев.

 Чынлап та, Дәүләкәндә ясалган авыл хуҗалыгы инвентаре — шул ук тырмалар, шпоралы бастыргычлар Башкортстанның һәр хуҗалыгында бар. Алар чыдамлыгы һәм арзанлыгы белән аерыла. “Сельмаш” чыгарган пар казаннары малчылык фермаларын җы-лыту һәм азык пешерү өчен бик уңайлы.

Шул ук вакытта, дәүләкән­ле­ләр заман таләпләрен дә искә алып эшләргә тырыша. Яңарак монда “Нью-Холланд” чит ил тракторларының рамын коюны үзләштергәннәр. Ә аларга бүген ихтыяҗ зур — безнең чокырлычакырлы басуларга нинди рам чыдасын! Әйткәндәй, заказ һәм тиешле сызымнар буенча “Сельмаш” теләсә нинди агрегатка алмаш деталь ясый ала. Чөнки монда берүзе биш белгечкә торучы Рәүф Исәнгуҗин, агалы-энеле Николай һәм Петр Зименс, Сәүгән Усманов, Алик Якупов, Рәфис Әхмәтов кебек алтын куллы егетләр эшли.

— Салымнар һәм хезмәт хакы буенча бурычларыбыз юк. Узган елда сәнәгать җитеш­терүе индексы 124,8 процентка үтәлде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар белән алыш-биреш итүдә алар өчен уңайлы төрле түләү формаларын кулланабыз, — ди заводның баш хисапчысы Валентина Бражникова.

Крестьян бүген җиң сызганып язгы кыр эшләренә әзерләнә. Техникасын, инвентарен барлый. Бу мәшәкатьләрне ихлас уртаклашучы, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торучы “Сельмаш” кебек завод булу аның өчен үзе бер олы куаныч ул.

Рәүф Хәкимов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Дәүләкән шәһәре.

 

Завод директоры Владимир Толмачев һәм баш хисапчы 
Валентина Бражникова керем-чыгымнарны барлыйлар.

Фото: Завод директоры Владимир Толмачев һәм баш хисапчы Валентина Бражникова керем-чыгымнарны барлыйлар.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»