28.03.2013 - Икътисад

Туризмның яңа юнәлешләре үсеш ала

Башкортстанда туризмны үстерү буенча дәүләт дәрәҗәсендә чаралар күрелә. Сунарчылык һәм балыкчылык өлкәсендә туризмны үстерү дә республикада  өстенлекле юнәлешләрдән санала. Бу җәһәттән төбәктә тәүге адымнар ясала. Республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы һәм сунарчылык оешмалары җитәкчелеге катнашлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шушы   юнәлешләрне үстерүгә бәйле проблемалар һәм аларны чишү юллары турында барды.

— Бу төр туризмны үстерүдә чит төбәкләр һәм чит ил кешеләре дә кызыксыну белдерә, — диде Табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Илдус Яхин. — Моның өчен төбәктә ныклы нигез бар. Туризмны үстерү өчен ресурслар җитәрлек. Күзәтчелек эше дә тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Безгә хәзер кыргый сунарчылыктан цивилизациялегә юл тотарга кирәк. Ә бу вольерлы сунар дигәнне аңлата. Мондый сунар фаунаның тотрыклылыгын саклап калу белән бергә, сунарчыларның ихтыяҗларын тулы куәтендә канәгатьләндерәчәк.

 Гомум мәйданы 250 гектар тәшкил иткән вольер хуҗалыклары Башкортстанның 19 районында урнашачак. 13 район аларны оештыру өчен Урман хуҗалыгы министрлыгыннан рөхсәт алган да инде. Бу исемлектә Аскын, Авыргазы, Благовар, Дәүләкән, Зилаер, Караидел, Кыйгы, Нуриман, Чишмә һәм Яңавыл районнары бар. 

— Вольер сунарчылыгы нигезендә без коммерциягә караган туризмны үстерергә ниятлибез. Сунарчылар өчен йортлар төзелә башланды. Вольерларда кабаннар һәм чуар боланнар  үрчетергә исәп тотабыз, — диде Сунарчылар һәм балыкчылар ассоциациясе идарәсе рәисе Владимир Чурилкин.

Коммерциягә караган балыкчылыкны үстерүгә федераль законнарда булачак үзгәрешләр юл ачачак. Әлеге вакытта сулыкларда түләүсез балык кармакларга мөмкин. Законга үзгәрешләр кертелгәннән соң ул түләүле булачак. Әмма түләүле буалар балык тоту өчен тәгаенләнгән барлык сулыкларның 10 процентыннан артмаска тиеш. Түләүле буалар балык тоту һәм сәламәт, файдалы ял өчен тиешле шартлар тудырган оешмалар һәм кешеләр кулына тапшырылачак.

Рәзилә Низамова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»