20.02.2013 - Икътисад

Эшләгез генә, шәһәр ярдәм итәр!

Гыйнвар-февраль айлары — министрлык һәм ведомстволар, шәһәр һәм районнарның, оешма-предприятиеләрнең узган елга йомгак ясап, киләчәккә планнар билгеләү чоры. 13 февральдә “Нефтьчеләр” мәдәният сараенда Уфа сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренең киңәшмәсе үтте. Анда үткән елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды, тармактагы проблемалар турында фикер алышынды, планнар билгеләнде.

Киңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов, сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Алексей Карпухин, Уфа шәһәр Советы рәисе Евгений Семивеличенко, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов, Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Юрий Пустовгаров һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов билгеләп үтүенчә, республикада сәнәгатькә, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм чаралары комплексы гамәлгә ашырыла. Ул, шулай ук, Уфада ике технопарк (беренчесе — аз тоннажлы нефть химиясе производствосы, икенчесе  мәгълүмат технологиясе һәм радиоэлектроника өлкәсендә) ачылачагы турында әйтте. Республика Хөкүмәте тарафыннан федераль бюджет һәм инвесторлар акчаларын җәлеп итеп, төбәк сәнәгать комплексының инфраструктурасын булдыруга ярдәм программасы эшләнә. Дмитрий Шаронов киңәшмәдә катнашучы предприятие җитәкчеләрен, республиканың власть органнары производствоны киңәйтүдә, административ киртәләрне киметүдә ярдәм итәчәк, дип ышандырды.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов башкаланың узган елдагы социаль-икътисади үсешенә тукталды. “2012 елда Уфа демография күрсәткечләре, сәнәгать җитештерү индексы, уртача хезмәт хакы күләме, ваклап сату әйләнеше күрсәткечләре буенча Русиянең миллионлы шәһәрләре арасында лидерлар исәбенә керде”, диде Ирек Ишмөхәммәт улы. Якынча исәпләүләр буенча, башкала икътисадына салынган инвестицияләр күләме 90 миллиард сум тәшкил итә. Уфа, республика кебек үк, инвесторларны кызыксындыра. Моны рейтинг агентлыкларының бәяләве дә раслап тора.

Былтыр барлык төр финанслау исәбенә 767 мең квадрат метр торак төзелеп, файдалануга тапшырылды. Бу 2011 елдагы күрсәткечләрдән 9 процентка артыграк.

Ирек Ялалов билгеләп үтүенчә,  халыкка уңайлы яшәү мохите тудыру башкаланы үстерүнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Барлык төр финанс чыганаклары исәбенә торак фондын, йорт яны территорияләрен капиталь ремонтлауга 1 миллиард 630 миллион сум артык акча сарыф ителгән. Шәһәрнең транспорт инфраструктурасы камилләшә, юлларга реконструкция үткәрелә һәм киңәйтелә, җир асты юллары һәм ташкынга каршы дамба төзелә, тиз йөрешле трамвай линиясенең беренче чиратын проектлау башланган.

Уфаның кулланучылар базары тотрыклы эшли. Үткән елда товар әйләнеше  367 миллиард сумнан артып киткән. Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүче 47 яңа предприятие ачылган.

Узган елның 11 аенда шәһәрнең оешма-предприятиеләре 74 миллиард сумга якын баланс табышы алды. Шуның 84 проценттан артыгы башкаланың сәнәгать комплексына туры килә. Оешмаларның 18,4 проценты зыянга эшли. Бу — Русиянең миллион кеше яшәгән шәһәрләре арасында иң түбән күрсәткеч.

Шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Альбина Йосыпова предприятиеләр эшчәнлегенә анализ ясады. Узган елда сәнәгать җитештерү индексы 103,6 процент тәшкил иткән. Уфаның эре һәм урта предприятиеләре тарафыннан 549 миллиард сумлык товар җитештерелгән һәм хезмәт күрсәтелгән. Җитештерү күләме арту белән беррәттән, күпчелек предприятиеләрнең финанс хәле дә яхшыра. Бу, әлбәттә, башкала сәнәгатенең уңышлы үсеше турында сөйли. Сәнәгатьнең барлык тармаклары да рентабельле эшләгән. 11 ай йомгаклары буенча, предприя-тиеләрнең баланс табышы, 2011 елның шул чорындагы белән чагыштырганда — 63 процентка, ә эшкәртү тармагында 2 тапкыр арткан. Машиналар төзелешендә дә үсеш 2 тапкырдан артып китә.

Альбина Сәгыйть кызының сүзләренә караганда, базардагы кискен көндәшлек предприятиеләрне яңа эшләнмәләр чыгарырга, яңа техноло-гияләр һәм югары җитештерүчәнле заманча җиһазлар кертүгә этәрә. Шуның өчен дә узган елда инновацияләр һәм инвестицияләр активлыгы күзәтелгән. Чагыштырмача яңа гына оештырылган предприятиеләр базар конъюнктурасының үзгәрешен тоеп эшли, сәнәгать товарларын җитештерүдә үз урыннарын табалар. Тегү, мебель эшләү, косметика, азык-төлек җитештерү, проектлау һәм сәнгать тәгаенләнешендәге аз серияле производство белән шөгыльләнүче кече бизнес субъект-ларының артуы күзәтелә.

Былтыр Уфа предприятиеләренең тышкы сәүдә әйләнеше 1 миллиард 152 миллион АКШ доллары тәшкил иткән. 712 миллион долларлык товар экспортланган. Сәүдә балансында уңай сальдо саклана — экспорт импорттан артыграк.

Альбина Йосыпова билгеләвенчә, 2013-15 елларга Уфаның социаль-икътисади үсеш фаразларына ярашлы рәвештә, сәнәгать комплексы шәһәр үсешенең нигезен тәшкил итәчәк.

“Уфа агрегат производство берләшмәсе” җәмгыяте генеральный директоры Юрий Порошин предприятиедә җи-тештерү күләме арту турында белдерде. Авиация техникасының базардагы позицияләрен саклау максатында җәмгыятьтә гыйльми-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшчәнлеге актив бара. Предприятие “Ростехнологии” дәүләт корпорациясенең “Авиация корылмалары” концерны составына кергән. Нәтиҗәдә, Уфада яңа производстволар ачылачак һәм җитештерү артачак.

Илья Кулаков җитәкчелек иткән берлектәге “Витценманн Россия” Русия-Германия предприятиесе икътисадның төрле тармаклары өчен сыгылмалы металл эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнә. Узган елда предприятие икенче производство корпусын төзи башлаган. Директор, производствоны киңәйтү өчен җир бүлүдә ярдәм сорап, шәһәр мэрына мөрәҗәгать итте. Ирек Ялалов башкала хакимиятенең сәнәгать предприятиеләренә инфраструктура әзерләүдә, җир бүлүдә һәр-вакыт ярдәм итәчәге турында белдерде.

— Муниципалитетның төп бурычы — шәһәрдә яшәүчеләргә үзләренең иҗади һәм хезмәт потенциалын тормышка ашыруда югары дәрәҗәдә сәүдә-көнкүреш һәм коммуналь хезмәтләр алу, ял итү өчен уңайлы шартлар тудыру, — диде, киңәшмәне йомгаклап Ирек Ишмөхәммәт улы. — Шушы бурычларны хәл итү өчен шәһәр бюджетының керем өлешен арттырырга кирәк. Моңа инвесторларны җәлеп итеп һәм федераль финанслау программаларына катнашып кына ирешеп була. Сәнәгать комплексын, малтабарлыкны, икътисадның барлык өлкәләренең үсеше уңайлы социаль мохит тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»