20.02.2013 - Икътисад

Яңа автобус сынау үтә

Сынауларны уңышлы үткән очракта, “НефАЗ” җәмгыяте базасында берлектәге “КамАЗ-Марко”  предприятиесе җитештергән “BRAVIS” автобусы Татарстанның автобуслар паркын тулыландырачак. Сынаулар бер айдан соң тәмамланачак.

Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында республиканың юл-транспорт комплексында инновацион алымнар куллану мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Аның кысаларында шулай ук “BRAVIS” автобусы тәкъдим ителде.

Яңа автобус Татарстан шәһәрләре һәм күрше төбәкләр транспортчыларында кызыксыну уятты. Автобус шәһәрара маршрутлар өчен уңайлы дип табылды.

“BRAVIS” — 20 урынлык 8 метрлы автобус, хакы — 2,5 миллион сум. Ул “Евро-4” техник таләпләренә җавап бирә.

Ел башыннан “НефАЗ” 20гә якын автобус җитештергән. Алар Мәскәү, Түбән Новгород һәм Яр Чаллы шәһәрләренә озатылган. Бер автобус Уфада,“Башавтотранс” предприятиесе маршрутларында сынау үтә.

Эльвира Латыйпова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»