13.02.2013 - Икътисад

Ә син милеккә хокукыңны теркәдеңме?

“Русия Федерациясендә торак фондын хосусыйлаштыру турында” закон 1991 елның 4 июлендә гамәлгә керде. 22 ел эчендә аның гамәлдә булу вакыты өч тапкыр озайтылды. 2004 елда закон чыгаручылар хосусыйлаштыру процессын РФ Торак кодексы гамәлгә кергәннән соң туктатырга кирәк дигән иде. Әмма 2005 елның 1 мартына кадәр Русия гражданнары торакларын үз милекләре итеп рәсмиләштерергә өлгермәде. Шунлыктан аның гамәлдә булу вакытын 2007 елның 1 гыйнварына кадәр күчерделәр. Ләкин Русия Конституцион суды, Торак кодексы гамәлгә кергәннән соң бирелгән фатирларны хосусыйлаштыра алмау кеше хокукларын бозуга китерә, дип таныганнан соң, әлеге дата 2010 елның 1 мартына кадәр янә озайтылды. 2013 елның 1 мартына кадәр озайту исә ил Президентының “Русия Федерациясе Торак кодексын гамәлгә кертү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” законга нигезләнде. Үзгәрешләргә ярашлы, Русия гражданнары агымдагы елның 1 мартына кадәр үз торагын хосусыйлаштыра яки хосусыйлаштыруны гамәлдән чыгара (приватизация һәм деприватизация) ала.

 Башта торакны хосусыйлаштыруга бәйле аңлатма биреп китик. Аның асылын — дәүләт һәм муниципаль торак фондында үзләре биләгән торакны РФ гражданнарына ирекле нигездә милеккә тапшыру тәшкил итә. Дәүләт һәм муниципаль торак фондындагы торак биналарны социаль найм шартларында биләүче гражданнар хосусыйлаштыру хокукына ия. Алар үзләре белән бергә яшәүче балигъ булган, шулай ук 14 яшьтән 18 яшькәчә балигъ булмаган гаилә әгъзаларының ризалыгы белән әлеге биналарны шәхси милеккә рәсмиләштерә ала.

14 яшькә җитмәгән балалар гына яшәгән торак аларга шәхси милеккә опека һәм попечительлек органна-рының ризалыгы яисә инициативасы белән әти-әниләре (уллыкка алучылары), опекага алучылары гаризасы буенча бирелә.

Торак биналарны гражданнарның шәхси милкенә тапшыру дәүләт власте, җирле үзидарә органнары, торак фонды хуҗалык итү хокукында беркетелгән дәүләт яисә муниципаль унитар предприятиеләр, торак фонды оператив идарә итүгә тапшырылган дәүләт яисә муниципаль учреждениеләр тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ул дәүләт власте яисә җирле үзидарә органнары, предприятие, учреждение һәм торакны шәхси милеккә алучы граждан арасында төзелүче килешү белән рәсмиләштерелә. Монда килешүне нотариаль раслау кирәкми һәм дәүләт пошлинасы алынмый. Дәүләт һәм муниципаль фондтагы торак биналар гражданнарга хосусыйлаштыру тәртибендә шәхси милеккә бер генә мәртәбә бирелә.

Милеккә хокук гражданнарга үз торакларын сату, бүләк итү, васыять итү һәм башка килешүләр төзү мөмкинлеге бирә. Торак гражданнар милкенә бер генә тапкыр бушлай бирелә.

Деприватизация исә — әлеге про-цессның киресе, ягъни гражданнар милкендә булган торакны дәүләт яки муниципаль органнарга тапшыру.

8 февральдә “Комсомольская правда” гәзитендә үткән матбугат конференциясендә сүз хосусыйлаштыру турында барды. Журналистлар белән очрашуга Росреестрның Башкортстан буенча идарәсенең теркәү бүлеге начальнигы урынбасары Вәсилә Нургалиева, Уфаның “Күчемсез милек үзәге” предприятиесенең торак биналарны хосусыйлаштыру бүлеге начальнигы Светлана Гуҗина килде.

— 1 мартта Русиядә торакны бушлай хосусыйлаштыру тәмамлана. Хосусыйлаштыру озайтылачакмы дигән сорауга бүген тәгаен генә “әйе” яки “юк” дип җавап бирү кыен, — диде Вәсилә Тимерҗан кызы. — Аерым категория гражданнарга хосусыйлаштыру вакытын озайту турында Дәүләт думасына тәкъдимнәр кертелде, ләкин әле алар каралмаган.

— Уфада муниципаль милектәге торак фондының 87 проценты гражданнарга тапшырылды, — диде Светлана Сәгыйть кызы. — Гыйнвар һәм февраль айларында “Күчемсез милек үзәге”нә мөрәҗәгать итүчеләр саны бермә-бер артты. Чөнки безнең халык мөһим эшләрне дә соңгы көнгә калдырырга гадәтләнгән. С. Халтурин урамы, 59 адресы буенча документларны ял көннәрсез, иртәнге 9дан кичке сәгать 8гә кадәр кабул итәбез. 1 мартка кадәр документларын тапшырган гражданнар бушлай хосусыйлаштыру хокукыннан файдалана алачак.

Матбугат конференциясендә катнашкан белгечләр белдерүенчә, 1 марттан соң хосусыйлаштыру ничек булуы әлегә билгесез, бу хакта бер төрле документ та юк. Башкортстанда хосусыйлаштыруның иң “кызу” чоры 2001 һәм 2009 елларга туры килгән, ә гражданнар милкендә булган торакны дәүләт яки муниципаль органнарга тапшыру (деприватизация) күләме исә бик аз булган.

Хосусыйлаштырылмаган фатирларда яшәүче кайбер гражданнарга ташламалар булыр дип көтелә. Русия Дәүләт думасына 1 мартка кадәр торакка мохтаҗ дип танылган гражданнарга торакны бушлай хосусыйлаштыру вакытын арттыру турында закон проекты кертелгән. Ул дәүләт һәм муниципаль фондта буш торак биналары булмаганлыктан, чиратта торып та фатир ала алмаган гражданнарга кагылачак. Бу категория гражданнар арасында күп балалы гаиләләр, хәрбиләр һәм башка социаль якланмаган катлам кешеләре бар. Менә шушы категория гражданнар өчен хосусыйлаштыру вакытын озайтырга тәкъдим итәләр. Закон проектының авторы, депутат Оксана Дмитриева сүзләренә караганда, торакны бушлай хосусыйлаштыру программасы туктатылудан бик күп русиялеләрнең зыян күрүе ихтимал. Мәсәлән, иске һәм авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр. Илдә 99 миллион квадрат метр (торак фондының 3 проценты) — искергән торак. Бүген мондый фатирларга милек хокукы бирелми, ә кешеләр яңа торакка күчкәч, соң булуы мөмкин. Бу сүтелергә тиешле “хрущевкалар”да яшәүчеләргә дә кагыла. Шулай ук 1979, 1980, 1981 елдан алып аерым фатирга чиратта торучылар да зыян күрәчәк. Алар фатир алачак, ләкин хосусыйлаштыру мөмкин булмаячак. Президент указы нигезендә 2013 елның 1 мартыннан соң фатир алган Бөек Ватан сугышы ветераннары да торакларына милек хокукын терки алмаячак.

Хәрбиләрнең дә милексез калу куркынычы бар иде. Ләкин аларга бәйле мәсьәлә хәл ителә. Дәүләт думасында хәрбиләргә хосусыйлаштыру вакытын арттыруны тәкъдим иткән закон проекты беренче укуда каралган. 13 февральдә Дума хәрбиләр өчен хосусыйлаштыру вакытын ике елга, ягъни 2015 елның 1 мартына кадәр озайту турында законга үзгәрешләрне икенче укуда карарга тиеш дип көтелә.

Шулай булгач, калганнарга хосусыйлаштыру программасының озайтылуына гына өмет итәргә кала. Ул озайтылырмы, юкмы — монысы әлегә билгесез.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»