12.02.2013 - Икътисад

“Ямал - Идел буе” җәмгыяте эшли башлады

Башкортстан, Татарстан һәм Ямал-Ненец автономияле округы углеводород чималын Ямалдан  Идел буена транспортлау өчен торбаүткәргечләр төзү проектларын гамәлгә ашыру максатында җитештерү-коммерция структурасын “Ямал — Идел буе” җәмгыятен оештырды.

Аның оештыручылары — “Төбәк фонды” (акцияләрнең 33,3 проценты), “Нижнекамскнефтехим” (33,4 процент) җәмгыятьләре һәм коммерция карамагында булмаган “Ямал” төбәк инновацион-инвестицион фонды” оешмасы (33,3 процент).

Консорциум Ямал-Ненец автономияле округы компанияләре чыгарган һәм җитештергән сыекландырылган углеводород газын кудыру өчен магистраль торбаүткәргечләр төзү һәм файдалану буенча техник-икътисади нигезләүне әзерли, аны Идел буе нефть-газ-химия кластеры предприятиеләренә озату эшен гамәлгә ашыра.

Узган елның маенда Башкортстан, Татарстан һәм Ямал-Ненец автономияле округы нефть-химия углеводород чималын “Ямал — Идел буе” маршруты буенча транспортлау өлкәсендә ниятләр турындагы протоколга кул куйган иде. Аңа ярашлы, Башкортстан белән Татарстан Көнбатыш Себер төбәгенең чимал ресурслары нигезендә Идел буе нефть-газ-химия кластеры перспектив үсешенең комплекслы программасын әзерләүне планлаштырды. Проектның бәясе — 80-120 миллиард сум. Өч төбәк, шулай ук, май аена Ямалдан Идел буена сузылачак продуктүткәргечне техник-икътисади нигезләүне әзерләргә тиеш.

Эльвира Латыйпова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»