12.02.2013 - Икътисад

Чират Башкортстан алтынынамы?

Узган атнада Русия Эчке эшләр министрлыгының Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш буенча Баш идарәсе Башкортстанның табигый байлыклардан файдалану идарәсендә һәм ведомство җитәкчесе Расих Хәмитовка тентү үткәрде. Тикшерүче ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2008 елның октябрендә алтын чыгару белән шөгыльләнүче коммерция компаниясе Баймак районы территориясендә алтын яткылыгы ачуга таныклык алган. Әмма моны раслаучы бер генә документ та китермәгәннәр. Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш буенча Баш идарә хезмәткәрләре, Башкортстанның табигый байлыклардан файдалану идарәсе бу эшкә тиешле аукцион үткәрмәгән, шуның нәтиҗәсендә дәүләт 6,3 миллион сумлык зыян күргән, дигән фикердә. Моннан тыш, алар, Табигый байлыклардан файдалану идарәсенең геологик заданиене үтәмәве гомум бәясе миллиард сумнан арткан 680 килограмм алтын запасының да дәүләт исәбеннән яшерелеп калдырылуына китергән, дип белдерә.

— Вазыйфадан усал нияттә файдаланып җинаять кылучыларны һәм төбәк идарәсе чиновникларының алтын чыгаручы компанияләр белән коррупцион элемтәләрен ачыклау буенча оператив-тикшерү эшләре дәвам итә, — диелә бу уңайдан Русия Эчке эшләр министр-лыгының рәсми белдерүендә.

Әлеге мәсьәләдә чишмә башы кая барып тоташа соң? “Коммерсантъ” гәзите язуынча, 2010 ел ахырында Башкортстанның табигый байлыклардан файдалану идарәсе җитәкчесе Расих Хәмитов “Недра” ябык акционерлар җәмгыятенә Баймак районының Түбә яткылыгында разведкалау һәм алтын чыгару эшләренә лицензия биргән. Моның өчен компания бер тапкыр түләнүче 577,68 мең сум акча керткән. Лицензиядә бу участокта файдалы казылмалар эзләү өчен дәүләт чыгымнарын каплату да каралмаган. Эчке эшләр министрлыгында исә, лицензия мотлак аукцион яисә конкурс нәтиҗәләре буенча гына бирелергә тиеш булган, дип исәплиләр. Шушы рәвешле әлеге эшчәнлектән дәүләт күргән зыянны 6,36 миллион сум күләмендә бәялиләр. Түбә яткылыгында алтын запасларының күләме турында рәсми мәгълүмат булмаса да, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре шушы чорда “Башнедра” чиновникларының 680 килограмм алтын рудасын дәүләт исәбеннән яшереп калдыруын да ничектер исәпләп чыгара алган. Аны алар 1,2 миллиард сум күләмендә бәяләгән.

Шул ук вакытта, Башкортстанның табигый байлыклардан файдалану идарәсе килеп туган хәлгә бөтенләй башкача аңлатма бирә. Бу җәһәттән 6 февральдә узган тентүләргә карата Табигый байлыклардан файдалану идарәсе җитәкчесе Расих Хәмитов киңкүләм мәгълүмат чараларына түбәндәгеләрне белдерде.

— Бу — шәхсән миңа карата оештырылган һөҗүм. Федераль бюджет исәбенә әлеге яткылыкта законсыз рәвештә алтын чыгаруга һәм геологик-тикшеренү эшләре үткәрүгә рөхсәт алалмаган бер көнлек фирмаларның үч кайтаруы. Әмма биредә бернинди дә хилаф эшләр юк. Без моңа кадәр булган нигезсез гаепләүләрне фаш итеп килдек, шөкер, хәзер дә җиңәрбез, — диде ул.

Чыннан да, шул ук “Коммерсантъ” гәзите хәбәр итүенчә, Башкортстанның табигый байлыклардан файдалану идарәсендә тикшерү эшләре узган елның сентябрендә дә үткәрелгән. Русия Тикшерү комитетының Башкортстан идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Светлана Абрамова белдерүенчә, “Башнедра”ның билгесез чиновниклары тарафыннан вәкаләтләрен арттыруына бәйле җинаять эше узган елдан бирле тикшерелә. Әмма гаеплеләр әлегә ачыкланмаган”.

“Недра” җәмгыятенә лицензия бирүнең законлы булуына да Башкортстанның табигый байлыклардан файдалану идарәсе анык дәлилләр китерә.

— Лицензия бирү федераль законга ярашлы башкарылды. “Недра” җәмгыяте әлеге участокта геологик-тикшеренү эшләрен байтак еллар дәвамында үз акчасы исәбенә үткәрде. Бу яткылыкны да алар ачты һәм, аны ачучылар буларак, конкурс һәм аукцион үткәрмичә аңа таныклык алу хокукына ия булдылар. Бер тапкыр кертелүче түләүләрнең күләмен исә без түгел, Табигый байлыклардан файдалану буенча федераль агентлык исәпләде, бөтен документлар анда җибәрелде. Компаниянең яткылыкның баштагы чикләрен киңәйтеп, бер тапкыр кертелүче түләүләр нигезендә эшкәртү хокукы алырга теләве — монысы икенче мәсьәлә. Аның буенча без Русиянең Табигый байлыклардан файдалану идарәсенә мөрәҗәгать иттек һәм моның конкурс үткәрмичә мөмкин түгеллеге турында җавап алдык. Бу җәһәттән тиешле чаралар күрелде. Әмма болары — эш моментлары, һәм алар берничек тә җинаять эше өчен нигез була алмый, — диде бу уңайдан Башкортстанның Табигый байлыклардан файдалану идарәсе җитәкчесе урынбасары Людмила Бабишева.

Идарәдәге икенче бер чыганак та “әлеге тикшерүләр — тармакны кулга төшерүгә юнәлтелгән чара” дип бәяли.

— Шушы рәвешле кемдер берьюлы ике куянның койрыгын тотарга тели: беренчедән, Башкортстандагы иң эре алтын яткылыгын эшкәртү хокукын алырга, икенчедән, Расих Хәмитовны эштән бушатырга, — ди ул.

Халыкта: “Алтын күрсә, фәрештә дә шайтанга әйләнә”, — дигән әйтем бар. Хәер, алтын гынамы соң?.. Соңгы егерме елда гына да ничәмә буын республика халкының гомум тырышлыгы белән төзелгән җитештерү куәтләренең, Башкортстанның йөзек кашы булган предприятиеләрнең, сәнәгать гигантларының читкә китүенә, башында аерым шәхесләр торган эре компанияләр тарафыннан йотылуына шаһит булдык. Аларны саклап калу өчен бездә ихтыяр көче дә, федераль законнар нигезендә, аерым төбәкләр кебек, нәтиҗәле эш итү дә, ил һәм дөнья базарының арытабангы үсешен алдан икътисади күзаллау да җитмәде. Нәтиҗәдә, нефть тә, газ да, химия дә, башкасы да бүген инде Башкортстанныкы түгел. Алардан колак кагу процедурасын хәтергә төшергәндә, ихтимал, Башкортстан алтыны да тиздән Башкортстанныкы булмастыр, күрәсең. Һәрхәлдә, хәтерегездә булса, Башкортстан “кара алтыны”ның читкә китү процедурасы да моннан ун ел чамасы элек шушы рәвешле җинаять эшеннән башланды. Ул чакта республиканың төп нефть компаниясен дистә миллиардлаган салымны дәүләт казнасына кертеп бетермәүдә гаепләгәннәр иде...

Әлбәттә, моның белән кемнеңдер өстенә гаеп ташлап, урындагы җитәкчеләрне акларга теләмибез. Тикшерү, әгәр чыннан да объектив һәм гадел икән, барысына да ачыклык кертер һәм үз урынына куяр, дигән фикердәбез. Шулай да һичьюгы Башкортстан алтынына бәйле мәсьәләдә булса да гадел һәм республика халкы мәнфәгатьләрен күз уңында тотучы карар чыгарылуына ихлас ышанасы килә...

Илдар Фазлетдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»