01.02.2013 - Икътисад

“Уфа” аэропорты үсә

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “ВИМ-АВИА” компанияләр төркеме башлыгы Рәшит Мурсекаев белән сөйләшүләр үткәрде. Анда “Уфа” халыкара аэропортында база авиакомпаниясе оештыру мәсьәләләре тикшерелде.

— “Уфа” аэропорты яхшы үсеш ала, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов. — Узган елда ул ике миллионга якын пассажирны хезмәтләндерде. Бу — база авиакомпаниясе булмаган шартларда бик яхшы нәтиҗә. Аңлашыла, ул булган очракта нәтиҗә тагын да яхшырак булыр иде.

Якын арада халыкара терминал төзи башлау планлаштырыла, чөнки бүген сәгатенә 200 пассажирны үткәрүгә сәләтле терминал заман таләпләренә җавап бирми. Булачак терминал аша сәгатенә 500 кеше үтә алачак, чиратлар да булмаячак.

“Уфа” аэропорты территориясендә зур, авыр самолетларны урнаштыру өчен перрон төзү дә планлаштырыла.

 — Бу — бик перспективалы эш, — дигән ышаныч белдерде Башкортстан Президенты. — Ул безгә илдә алдынгы позицияләрне биләү мөмкинлеге бирер дип уйлыйм. Моннан тыш, без самолетларның күтәрелү һәм утыру полосаларын реконструкциялибез, аларны махсус юллар ярдәмендә үзара тоташтырачакбыз. Боларның барысы да эре аэропорт булдыруга нигез бирә.

Рәшит Мурсекаев әйтүенчә, узган елда Башкортстан җитәкчелеге белән сөйләшүләрдән соң, “Уфа” аэропорты аша пассажирлар агымын арттыру өстендә актив эш башланды. Биредә сүз пассажирларда зур ихтыяҗ белән файдаланылучы төбәкара очышлар турында бара.

— Республикадагы коллегалар белән берлектә бу мәсьәләне хәл итү юлларын эзләдек. Самолетлар паркын арттыру максатында, “Башкортстан Эйр” авиакомпаниясенең устав капиталын арттыру варианты тикшерелде, — диде Рәшит Мурсекаев.  “ВИМ-АВИА” компанияләр төркеменә керүче “Башкортстан” авиакомпаниясе узган елда 494 мең пассажирны хезмәтләндергән. Бу, 2011 ел белән чагыштырганда, 15 процентка күбрәк. Рейсларның нәтиҗәлелеге узган ел белән чагыштырганда, сизелерлек арткан.

Рәшит Мурсекаев сүзләренә караганда, самолетлар паркы элекке дәрәҗәдә калуына карамастан, узган елда компаниянең кереме 54 процентка үскән.

Моннан тыш, узган елда яңа юнәлеш — геодезия, картография һәм төзелеш өчен самолетлардан фотога төшерү һәм аларны эшкәртү буенча хезмәтләр күрсәтү актив үсеш алган.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»