31.01.2013 - Икътисад

Инвесторлар Уфаны үз итә

Уфа территориясендә гомум күләме 149,2 миллиард сум тәшкил итүче 86 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Мондый мәгълүмат 1 гыйнварга тапшырылды дип хәбәр итте Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Альбина Йосыпова.

Инвестиция проектлары буенча 17,5 мең эш урыны булдырылган. Моннан тыш, 60 проект тәмамлану алдында, аларның инвестиция күләме 93, 2 миллиард сум тәшкил итәчәк һәм анда 8,5 мең эш урыны булдырылачак.

Узган елда Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары бул­ган дәүләтләр башлыклары Советы утырышын һәм БРИКС дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыклары очрашуын Уфада үткәрүгә әзерлек башланды.

— Бу саммитлар Уфа өчен бик мөһим. Алар шәһәр инфраструктурасы үсешенә этәргеч һәм өстәмә инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк, — дип ассызыклады Альбина Сәгыйть кызы.

Уфа шәһәре хакимиятенең тышкы икътисади бәйләнешләр бүлеге агымдагы елда ШОС һәм БРИКС әгъзалары булган илләргә танышу сәфәренә баруны планлаштыра.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»