31.01.2013 - Икътисад

“Буш ботлары”н үзләре ашасын!

Башкалабызның эре сәүдә челтәрендә дә, ваклап сатучыларда да, бәхеткә, әлегә чит илдән кертелгән ит һәм ит ризыклары күренми. Шулай да, аерым ит комбинатлары әлеге чималны читтән алалар икән, дигән хәбәрләр дә йөри. Русия Бөтендөнья сәүдә оешмасына әгъза булып кабул ителгәч, илебезгә хәтта кондициясез  ит күпләп кер­телә башлаган. Үзәк матбугатта кызганычка каршы, галим­нәрнең, “Русия дөнья күләмендә сыйфатсыз ит чүплегенә әверелергә мөмкин” дигән фикерен бик язып бармыйлар.

Уфа базарында әле сыер итенең килограммын уртача 180-270 сумга тәкъдим итәләр. Сатып алучы моны кыйммәт дип, ә авылда мал асрап дөнья көтүчеләр салынган хезмәтебез тагын да югарырак, дип бәяли. Әгәр дә чит илдән кертелгән сыйфатсыз, әмма арзан ит кибет киштә­ләрендә урын ала башласа, нәрсә булыр? Әйткәндәй, Евросоюз илләрендә җитештерүче фермерга  2-2,5 процентлы кредит белән ярдәм итсәләр, Русиядә банкларның 15-19 процент каерып алуын да истән чыгармыйк. Менә ни өчен чит ил азык-төлеге бездәгедән һәрвакыт арзанрак тора.

Глобаль сәүдә базарында Русиянең аграр тармагы үз урынын таба алырмы? Республикада ит җитештерүне арттыру перспективалары  нәрсәдән гыйбарәт һәм ни өчен үзебезнең ит бәяләре  югары булудан куркырга ярамый?

Русиянең Бөтендөнья сәү­дә оешмасына керүе аграр тармак җитештерүчеләрен зур сынау алдына куйды. Шул ук ит җи­тештерүне генә алыйк. Русиядә аның 60-70 проценты чамасы моңа кадәр шәхси һәм фермер хуҗалыкларында җитештерелә иде. Әмма хәзер инде бу күр­сәткечнең елдан-ел  кимиячәге көн кебек ачык. Аның сәбәбе авыл җитеш­терергә теләмәүдән түгел, ә крестьянның иркенләп сата алмавында.

Уфаның Үзәк базарын гына алыйк. Халык телендә “алып­са­тарлар” исеме тагылган сәү­дә­гәрләр кулында хәзер авыл җитештергән ит. Бу хәл “Колхоз базары”нда да күзәтелә. ­Әл­бәттә, бүген һәркем үз продукциясен үзе сатып йөри алмас иде. Кызганычка каршы, күп районнарда авылларны бүлешеп “хезмәтләндерүче” алыпсатарлардан башка хә­зерләүче-сатучы көндәшләр юк. Элекке кулланучылар җәмгыя­тенең хәзерләүчеләрен дә сагынып кына сөйлиләр авылда. Аннары “Агросәнәгать тармагын үстерү” гомумдәүләт проекты кысаларында респуб­ликаның һәр районында хәзер­ләүчеләр кооперативлары оештыру бурычы куелган иде. Тармак министрлыгы 2-3 ел элек эшнең кайда һәм ничек оештырылуы турында отчетлар да кабул иткән иде. Әмма алар, нигездә кәгазьдә генә калды. Шәхси ихаталарда җитештерелгәнне җыеп  сату белән шөгыль­лә­нү­че коопе­ративларның уңыш­лы эшләве турында Кырмыскалы районыннан гына яза алдык. Крестьян ихатасында җитеш­терелгән итнең табышы, әл­бәттә, алыпсатарлар кулына эләккәч, чамалы була. Илдә итнең төп өлешен әлеге кате­го­риядәге хуҗалыклар җитеш­тергәч, аларга тәгаен ярдәм чаралары күрсәтү стимул бирә алмас иде микән?! Бәлки, ки­бетләрдә әкренләп чит ил ризыклары өстенлек ала башлау сәбәпләре дә шуңа бәйледер?! Болар һәммәсе дә үзебезнең җитештерүчеләргә чит илләр фермеры белән көндәшлек итүдә зур киртә тудыра. Бер сүз белән әйткәндә, ит әлеге бәядән югарырак торырга һәм сатудан кергән акча җитеш­терүчегә күбрәк файда бирергә тиеш.

Бу мәсьәләдә Русиянең Ит җитештерүчеләр ассоциациясе башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Юшинның фикере игътибарга лаек.

Илебездәге терлекчелек тармагының юкка чыгуы барыбер русиялеләр “кесәсенә сугачак”. Тармактагы һәр яңа эш урыны сәнәгатьнең башка юнә­лешләрендә һәм авыл хуҗа­лыгында өстәмә рәвештә 5-8 эш урыны булдыруга стимул бирә. Шуңа күрә терлекчелек продукцияләрен арзан хакка сату турында сүз алып бару урынсыз. Төп максат — кешеләрнең хезмәт хакын югары һәм тотрыклы итү, эш урыннары булдыру. Әгәр бездә барлык нәрсә дә арзан һәм алар чит илнеке икән, димәк, иле­бездә эш урыннары  кими дигән сүз. Шул ук чит илнең арзан ризыгын да ул чагында кемнәр һәм нинди акчага сатып алырга тиеш?”, — ди ул.

Тарихтан шунысы бәхәссез һәм беркем тарафыннан да  инкарь ителми: Русиянең аграр тармагы үсешендә дә анык принципларга нигезләнгән тотрыклылык юк. Капитализм бе­лән социализм бер гасыр эчен­дә өч тапкыр алышынды. Халык та кемнең алыпсатар яки малтабар, коммерсант яки эшкуар икәнен аңлап җиткер­мәгән дәвердә яшибез. Ә инде гасырлар дәвамында ихата кереме белән дөнья көткән крестьянга бу төшенчәләр аеруча мөһим. Җәмгыять, дәүләт корылышы, сәяси юнәлеш үз­гәрсә дә, шул ук кешеләр, бер үк ил, ә ка­гыйдәләр башкача. Иң мөһиме — бу үзгәрешләр, беренче чиратта илнең аграр сәясәтендә чагылыш таба. Соңгы 20 ел дәвамында реформалаштыра торгач, иле­бездә төп туклану продуктларына ихтыяҗның 80 проценты чамасын чит илнеке белән каплыйбыз.

Башкортстанда ит җи­теш­терүне арттыру буенча зур чаралар билгеләнде. Әмма башта ук шуны да ассызыклау урынлы булыр: әлегә бу юнә­лештә кабул ителгән дәүләт программаларында шәхси һәм фермер хуҗалыклары эшчәнлегенә стимул бирүче чаралар күп түгел. Шулай да күптән түгел тармак минист­рының беренче урынбасары Азат Җиһаншин республика районнарында күмәр­тәләп җыю һәм сату үзәкләре оештырылачагын белдерде. Алар шәхси һәм фермер хуҗа­лыкларында үстерелгән, җи­тештерелгән продукцияне җыю һәм реа­лизацияләү белән шөгыль­ләнәчәк. Ихтимал, бу эшкә, район кулланучылар җәм­гыятьләре тәҗрибәсе белән бергә, алар үзләре дә җәлеп ителер, дигән фикердә ул.

Гомумән, соңгы ике елда республикада урындагы җи­теш­терүчеләр продук­цияләрен пропагандалау, аларны сәүдә базарында тәкъдим итү максатында акцияләр оештырылуы да уңай нәтиҗә бирә. “Үзебездә җитештерелгәнне сатып ал!” акциясе, мәсәлән, эре сәүдә челтәрләрендә чит­тән кертелгән азык-төлек янә­шә­сендә Башкортстан продук­цияләрен тәкъдим итүдә яхшы нәтиҗә биргән. Халык фикерен өйрәнү дә сатып алучыларның республика товар җитештерү­челәренә өстен­лек бирүен дәлилли. Әгәр, җитештерүче продукциясе күпмедер күләмдә дәүләт тарафыннан дотация­ләнеп, базарда ул сыйфаты бе­лән дә өстенрәк торса, мөгаен, импорт ите дә республикага тиз генә якын килә алмас иде.

Әлбәттә, әлегә республика ит продуктлылыгы буенча илдә лидерлар исемлегеннән ерак тора, ягъни, иткә махсуслашкан сыер маллары бездә күп түгел. Авыл хуҗалыгын 2020 елга кадәр үстерү буенча ел башында кабул ителгән программа бу юнәлештә зур бурычлар куя. Республикада шушы вакытка симертүдәге мал саны 20 процентка артырга тиеш. Әйткән­дәй, шундый ук аграр документ Русия буенча да әзерләнгән иде. Фаразлар буенча, сигез елда ит җи­теш­терүне ил күләмендә 20 процентка арттыру максаты куелса, Башкортстан буенча үсеш 1,7 тапкыр көтелә.

— Республикада мал санын саклау һәм, программага ярашлы, ел саен арттыру өчен барлык шартлар да бар. Азык запасын сыйфатлы һәм фәнни нигездә әзерләү буенча тәгаен чаралар кабул ителде. 51 районда ит терлекчелеген үстерү программасы уңышлы эшли. Иткә махсуслашкан сыер малы саны 2009 елгы дәрәҗәдән 2,4 тапкыр артты. Соңгы өч елда ит бирүче маллар 2,5 мең баштан күбрәккә ишәйде һәм 14,5 меңгә җитте. Кабул ителгән программалар республика халкын үзебездә җитештерелгән сыйфатлы продукция белән тулысынча тәэмин итәргә һәм дәүләт ярдәме нигезендә җитештерүчеләрнең эшчән­леген нәтиҗәлерәк оештырырга булышлык итәчәк, — диде Азат Җиһаншин күптән түгел үткән киңәшмәдә.

Кабул итәбезме, юкмы, глобаль сәүдә челтәре күпмедер вакыттан соң кибет киштәлә­рендә барыбер чагылыш табар, гаилә чыгымнарында сизелер. Әмма экологик чиста продук­циягә ихтыяҗ беркайчан да кимемәячәк. Сәүдә ноктасында үзебезнеке өстенлек алуы да үзебезгә бәйле.

Олег Төхвәтуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»