30.01.2013 - Икътисад

Муниципалитетларның акчасы артачак

Административ реформаның хокукый базасы эшләнүгә, ниндидер үзгәрешләр башлануга ун елдан артык вакыт үтеп китте. Европа илләрендә гасырлар дәвамында тупланган тәҗрибәдән чыгып фикер йөртсәк, бездәге үзидарә яралгы хәлендә генә. Русиядә, чит илләрдәге кебек, тарихи тәҗрибә юк. Без әле һаман да урындагы властьны мөстәкыйль структура итеп кабул итәргә өйрәнә алмыйбыз. Моның өчен, ягъни муниципалитетның дәүләт структурасы түгел, ә идарә итүнең бер төре икәнлеген аңлау өчен, чын мәгънәсендә, буыннар алмашынуы кирәк.

Финанс ягыннан, муниципаль дәрәҗәдәге чараларны тормышка ашыру җөмләсеннән, урындагы үзидарә органнары мөстәкыйль булырга тиешләр. Бу уңайдан игълан ителгән реформа үз максатына ирешә алмады. Монда төп сәбәп — әлеге идарә итү системасының финанс базасы булмауда. Реформаларның ярты-йортылыгы шуннан килә. Ни өчен югары власть ресурсларны муниципалитетларга бирергә курыкты соң? Җавап гади: дәүләт структуралары муниципалитетларның артык мөстәкыйльлегеннән шөрләде. Акча булгач, бәйсезлек барлыкка килә. Мондый бәйсезлекнең исә, атап әйткәндә, сайлаулар чорында, сәяси хатага китерүе ихтимал. Ничек кенә булмасын, урындагы үзидарә органнарын финанс яктан ныгытырга кирәк. Бу — бәхәссез. Халык тормышын яхшырту, төзекләндерү, тәртипкә китерү эшләрен акчасыз башкару мөмкин түгел. Ә сәяси якка килгәндә, бу мәсьәлә хәзер шактый көйләнгән. Соңгы чорда үткәрелгән чаралар шуны исбатлады.

Башкортстан муниципаль берәмлекләр саны буенча Русиядә икенче урында тора. Бездә алар — 895. Барлыгы 54 муниципаль район, 14 шә-һәр һәм 818 авыл биләмәсе бар. Аларның, тышкы яктан караганда, барлык власть атрибутикасы да бар. Ә чынында көче дә, энергиясе дә юк.

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, төрле дәрәҗә бюджетлардан өлеш-өлеш кенә бүленүче средстволарны акрынлап үзидарә органнарына тапшыра барырга кирәк. Бу процесс дистәләрчә еллар дәвамында, ашыкмыйча алып барылырга тиеш. Шунысын истән чыгарырга ярамый, ресурсларны файдалану икътисади ирек бирү белән беррәттән, зур җаваплылык та өсти.

Шул ук вакытта урындагы үзидарә органнарының финанс мөстәкыйльлеген тәэмин итү өчен республикада күзгә күренерлек эшләр дә тормышка ашырыла башлады. Чыгымнарны тигезләү өчен дотацияләр, социаль өлкәдә дәүләт функцияләрен башкарган өчен субвенцияләр бирелә. Урында җыелып республика бюджетына күчерелергә тиешле аерым төр салымнар муниципалитетлар казнасында калдырыла һ.б.

Биләмәләрнең күпчелеге югарыдан ярдәмгә мохтаҗ. Аерым районнар, авыл биләмәләре исә үз көнен үзләре күрә. Тик андыйлар бармак белән генә санарлык. Уңышка ирешергә тырышканнар байтак. Алар төрле конкурслар аша 10-20 миллион сумлык субсидияләр, грантлар ала. Моннан тыш, социаль һәм мәрхәмәтлелек фондлары да ярдәмгә килә. Бу средстволар, башлыча, муниципаль объектлар төзүгә һәм ремонтлауга, мәдәният йортларын тотуга, суүткәргечләрне тәртипкә китерүгә һәм башка максатларда тотыныла.

Муниципалитетлар җитәкчеләре эшенә бәя биргәндә, билгеле булуынча, берничә төп критерий исәпкә алына. Шулар арасында төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген үстерү иң мөһимнәрдән санала. Берәүгә дә сер түгел, инвесторлар районнарга барырга атлыгып тормый. Инвестор, ягъни акчалы кеше, кая гына барса да, үзенә карата яхшы мөнәсәбәт көтә. Территорияне социаль-икътисади үстерүгә хакимият башлыгының кызыксынуы булса, инвестор килә. Инвесторларны җәлеп итү буенча республикада хокукый база булдырылды. “Башкортстан Республикасын үстерү корпорациясе”, “Төбәк фонды” инвесторларны җәлеп итү белән махсус шөгыльләнә. Шулай ук Башкортстанның инвестиция декларациясе әзерләнде. Инвестиция проектларына төрле өстенлекләр биргәндә республика соинвестор буларак чыгыш ясый.

Бүгенге көндә базар икътисады механизмнарын эшкә кушу өчен байтак проблемаларны чишәргә кирәк. Шулар арасында иң кискене, әлбәттә, җир мәсьәләсе. Җир базары юк дәрәҗәсендә. Урындагы бюджетларга җир салымы бик аз керә. Бу җәһәттән биниһая эшләр башкарырга кирәк булачак. Кешеләр аңында файдаланган һәр нәрсә өчен түләргә кирәк, дигән төшенчә ныклап урнашырга тиеш.

Әйе, урындагы үзидарә системасы бик зур авырлык белән формалаша. Тормыш бер урында гына тормый. Хаталар, ялгышулар аша ниндидер позитив үзгәрешләр барлыкка килә. Мәсәлән, авыл биләмәләренә квартал саен 100 мең сум акча бүлү аларның яшәешенә яңа сулыш өрде. Урам-ихаталарга ямь керде. Мондый уңай күренеш-ләр күбрәк булсын, халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелсен өчен һәркем үзенә йөкләтелгән эшне намус белән башкарырга тиеш.

Идрис Сәетгалиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»