09.01.2013 - Икътисад

Яшәү минимумы күпме?

1 гыйнвардан “Башкортстан Республикасында куллану кәрзинен һәм яшәү минимумын билгеләү һәм урнаштыру тәртибе турында” Законның 4 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Закон көченә керде. Аңа ярашлы, Башкортстанда 2013 елда пенсионерларның яшәү минимумы 5690 сум дип билгеләнде.

Яшәү минимумы күләме 2006 елның 31 мартындагы “Башкортстан Республикасында куллану кәрзине турында” Законда билгеләнгәнчә, куллану кәрзиненә һәм азык-төлек продуктларына, азык-төлек булмаган товарлар һәм хезмәтләргә бәяләр дәрәҗәсе хакында Башкортстан Республикасы буенча фе­дераль статистика хезмәте  мәгълүмат­ларына нигезләнеп расланды. Билгеләнгән күр­сәткечтән азрак пенсия алучы гражданнарга федераль бюджеттан өстәмә түләү каралачак.

2012 елда республикада пенсионер­ларның яшәү минимумы 5220 сум тәшкил итте. Пенсиясе азрак булганнарга федераль бюджеттан аерма күләме түләнде. 2012 елның 1 августы мәгълүматлары буенча мондый түләүләрне республиканың 100836 гражданы алды. Уртача өстәмә 960 сум тәшкил итте.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»