07.12.2012 - Икътисад

Башкортстан - инновацияләр үзәге

Инновацион эшчәнлектә яшь малтабарлар һәм яшь галимнәр мөһим роль уйный. Дәүләт тә аларга даими  ярдәм күрсәтә. Башкортстанда бу эш системалы рәвештә алып барыла. Шундый чараларның берсе кичә “Конгресс-Холл”да  оештырылды. Чарада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов һәм Русиянең инновацион төбәкләре ассоциациясенең башкаручы директоры  Иван Бортник катнашты. Республиканың яшь галимнәре, малтабарлары тәҗрибә уртаклашып, үзләренең эшчәнлеге турында сөйләде, инновация проектлары тупланган бай күргәзмә тәкъдим ителде. Шуннан соң “түгәрәк өстәл” утырышы үтте.

—  Һәммәгезне дә ихлас сәламлим!  — диде Рөстәм Зәки улы. — Бүгенге аралашу казанышларны барлауга гына кайтып калмасын, анда проблемалар да тулы чагылыш тапсын. Безгә  акыллы җәмгыять төзергә кирәк.  Бу юнәлештә алга китә алсак, республиканың сәләтле яшьләре чит җирләрдә бәхет эзләмәс иде. Химия сәнәгате игътибар таләп итә. Җәмгыятьтә “3D” төшенчәсе  еш телгә алына. Без дә бу җәһәттән артта калырга тиеш түгелбез. Форсаттан файдаланып, Иван Бортникка, аның фондына чиксез рәхмәт сүзләре җиткерәм. Фонд җәмгыятьнең актив, акыллы катламын “уята”, хәрәкәт иттерә. Нәтиҗәдә,­ сәләтле яшьләр каршында яңа мөмкинлекләр ачыла.

—  Һәммәгезнең дә тормышка ашырырга теләгән идеясе бардыр, — диде үз чиратында Иван Михайлович. — Яхшы идея товарга әйләнмәсә, аның кыйммәте юк. Билгеле, идея тормышка ашсын өчен сезнең тырышлык кына җитми. Урындагы җитәк­челекнең ярдәме, матди ярдәм таләп ителә. “Бортник фонды”нда фәннең һәр өлкәсе буенча грантларга дәгъва итәргә мөмкин.  Тыгыз бәйләнештә эшләсәк кенә максатка ирешә алачакбыз. Активрак булыгыз.

Яшьләр грантларны алу үзенчәлекләре, Башкортстанда инновацияләрне гамәлгә ашыру нечкәлекләре белән кызыксынды. Рөстәм Зәки улы һәр башлангычны хуплап, ярдәм кулы сузарга вәгъдә бирде.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»