06.12.2012 - Икътисад

Патент алсаң - отасың

2013 ел башыннан Башкортстанда салымның патент системасы гамәлгә кертелә. Ул малтабарлар эшчәнлеген җиңеләйтү, аларга салым түләүне көйләү өчен бик мөһим. Патент системасы хакында закон республика  парламенты тарафыннан кабул ителде. Ул РФ Салым кодексына ярашлы эшләнде. Әлеге закон Башкортстанда федераль дәрәҗәдә шәхси малтабарлардан алына торган салым системасына үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә кулланыла башлый.

Алдагы ел башыннан кече малтабарлык субъектлары өчен дүрт төрле салым режимы булачак: авыл хуҗалыгында товар җитештерүчеләр өчен салым түләү системасы; салым түләүнең гадиләш­терелгән системасы; аерым төр эшчәнлек өчен алынасы керем салымы систе­масы; салым түләүнең патент системасы.

Әйтергә кирәк, малтабарлык субъектлары (алар Башкортстанда 100 меңнән  артык) күпчелек  очракта гадиләш­терелгән  салым түләү системасына өстенлек бирә иде.  Патент  системасы шуны алыштырачак.

Патент системасының өстенлеге нидә соң? Билгеле булуынча, гадиләштерелгән система буенча салым түләүчеләр үз эшчәнлеген тормышка ашыру өчен 5 кешене хезмәткә җәлеп итә ала иде. Патент системасына күчкәч, эшләүчеләр саны 15кә җитәргә мөмкин. Бу исә  эшчәнлекне җәелдереп, күбрәк табыш алып та, салымны  булган бер күләмдә генә түләү мөмкинлеге булу дигән сүз. Моңа кадәрге салым системалары малта­барлыкның 69 төрен үз эченә ала иде. Әлеге яңалыктан соң, эшчәнлек төрләрен берләштерү исәбенә, патент системасы 47 төр буенча кертелә. Баш­кортстанның финанс министры Розалия Хисмәтуллина белдерүенчә, күпчелек малтабарлык субъектлары өчен салым күләме азая. Мәсәлән, патент системасын куллану прокат,  химчистка, транспорт хезмәте күрсәтүчеләр һәм башкалар өчен аеруча отышлы булачак.

Дәүләт җыелышы-Корылтай кабул иткән законда, шәхси малтабарлар эшчәнлеге төрләренә карап, ел дәвамында алынырга мөмкин керем суммалары да күрсәтелә. Әйтик, көнкүреш техникасын  ре­монтлау,  хезмәтләндерү белән шөгыльләнүченең еллык кереме 270 мең  сум итеп алына һәм патент өчен салым  да шул суммага салына. Әлбәттә, керем күбрәк тә, азрак та булырга мөмкин. Әмма аңа карап патент салымы буенча кабул ителәчәк норма (270000 сум) үзгәрми.

Гомумән, салымның бу системасы белән беррәттән алынасы керем салымы сис­темасы да гамәлдә булачак. Теләгән кеше үзе  теләгән системаны сайлый ала. Ә инде 2018 елда бу ике төр системадан бары патентныкы гына калачак. Чөнки аның өстенлеге күзгә күренеп тора. Шунысын да билгеләү мөһим, салым органнары моңа кадәр дә патент бирү белән шөгыльләнә иде.  Мәсәлән, 2012 ел башыннан рес­публикада җиде мең патент бирелгән. Бу 2011 ел күрсәткеченнән 1,5 тапкырга артыграк. Бу үзе үк патент системасының зур өстенлеге турында сөйли. Беренчедән, алда билгеләнүенчә, салым билгеле бер күләмдә генә һәм алынган керем дәрәҗәсенә турыдан-туры бәйләнмәгән. Икенчедән, вакыт сарыф итеп декларация тутырасы да юк.

Тагын бер үзенчәлеккә игътибар итү кирәк. Патент бары тик ул бирелгән субъект (край, өлкә, республика) территориясендә генә гамәлдә була ала. Шунысы да бар, әгәр дә аерым муниципалитетта билгеле бер төр эшчәнлек буенча алынасы керем салымы системасы куллану турында карар кабул ителгән булса, патент алу мөмкин түгел.

Салым түләүнең патент системасы илдә күптән түгел генә кулланыла башлады. Аны төбәкләрдә гамәлгә кертүне активлаштыру — малтабарлыкны җәелдерү дә хәлиткеч адымнарның берсе. Чөнки салым системасындагы җитешсезлекләр әлегә икътисадның бу тармагына тиешенчә үсеш алырга мөмкинлек бирми. Әлеге вакытта республика икътисадында малтабарлык өлеше 19-20 процент чамасы. Ә малтабарларның күбесе ваклап сату сәүдәсе, хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов әйтүенчә, ваклап сатуны, гомумән, малтабарлык дип атау кыен. Малтабар ул — хезмәт кешесе, эшчәнлек процессын, җитештерүне оештыручы, продукция эшкәртүне җайга салучы. Ә андыйлар бездә барлык малтабарлык субъектларының бары тик 4-5 проценты гына. Тармак үсеше турында сөйләгәндә җитештерү, эшкәртү белән шөгыльләнүчеләр санын 8-10 тапкырга арттыру күз уңында тотыла. Индустриаль парклар идеясе нәкъ менә шуны күз уңында тотып барлыкка килде дә.

Республикада социаль-икътисади хәлне яхшырту юнәлешендә малтабарлыкны җәелдерү көнүзәк бурычларның берсе. Салым системасындагы үзгәрешләр, хокукый базаны камилләштерү әлеге бурычларны хәл итүгә этәргеч бирергә тиеш.

Идрис Сәетгалиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»