04.12.2012 - Икътисад

Кунакханә төзелешенә старт бирелде

2015 елда Уфада Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) әгъзалары булган дәүләтләр башлыклары утырышы һәм БРИКС дәү­ләтләре һәм хөкүмәтләре җитәкчеләре очрашуы үтәчәк. Башкалада ШОС һәм БРИКС саммитларын үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде. Халыкара чаралар уңаеннан башкаланың барлык районнары да үзгәреш кичерәчәк: социаль объектлар реконструкцияләнәчәк, яңа кунакханәләр, мәктәп, балалар бакчалары, поликлиникалар төзеләчәк.

“Кәрвансарай” комплексы янында яңа кунакханә комплексы төзелешенә старт бирелде. Шушы чара уңаеннан үткән киңәшмәдә Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов, башкаланың Киров районы хакимияте башлыгы Динар Хәлилов, проектның инвесторы Дамир Мөгыйнов, “Кәрвансарай” җәмгыятенең генеральный директоры Андрей Медяков катнаштылар.

— Бүген без башкалада халыкара дәрәҗәдәге кунакханә төзи башлыйбыз. — Шәһәрдә кунакханәләр төзү өчен ун участок бүленде. Төзелешнең графигын катгый үтәргә кирәк. Башка объектларны төзүчеләр сездән үрнәк алачак, — диде башкала хакимияте башлыгы Ирек Ялалов, инвесторлар һәм төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Кунакханә комплексының проекты Уфаның архитектура үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән. Объект иң югары халыкара таләпләргә җавап бирәчәк кунакханә комплексын һәм бизнес-үзәкне үз эченә ала. Комплекс территориясендә, 200 номерга исәпләнгән кунакханәдән тыш, ресторан зонасы, бизнес-үзәк һәм җир асты паркингын үз эченә алган инфраструктура төзү дә каралган. Объектның гомум мәйданы 49 мең квадрат метр тәшкил итә.

Киңәшмәнең икенче өлеше кунакханә комплексының төзелеш мәйданында булды. Биредә объект төзелешенә старт бирелде. Экскаватор кунакханә нигезе өчен котлован казый башлады.

“Кәрвансарай” комплексына идарә итүче “Аркада” компаниясе бу  проектның инвесторы булып тора. Проектны гамәлгә ашыруга 2 миллиард сум инвестиция салыначак. Комплекс 2015 елның беренче кварталында файдалануга тапшырылырга тиеш.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»