01.12.2012 - Икътисад

“Транснефтепродукт” башлыгы Уфада

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Республика йортында “Транснефтепродукт” җәмгыяте башлыгы Владимир Шиманович белән очрашты. Анда җитештерү эшчәнлеге мәсьәләләре, шулай ук, Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белән нефть транспортлау компаниясе арасында узган ел төзелгән килешүнең үтәлеш барышы тикшерелде.

— 2010 елдан Башкортстан терри­ториясендә “Уралтранснефтепродукт” ком­паниясенә инвести­цияләрне унике тапкыр арттырдык. 2010 елда өч йөз миллион сумнан башласак, агымдагы елда 2,5 миллиард сумга чыктык. 2013 елга да сумма билгеләнгән — ике миллиард дүрт йөз миллион сум. 2014 елда сумма бераз күбрәк. Моңа бәйле салымнар һәм түләүләр артачак. Штатны кыскартуны планлаштырмыйбыз. Киләсе елда инфляция коэффициентына карата социаль пакет артачак, — диде Владимир Шиманович.

— Салымнар безгә кирәк. Укытучыларга, табибларга эш хакын арттырырга кирәк. Без юлларны төзек хәлдә тотабыз, балалар бакчалары, мәктәпләр төзибез. Сезнең хезмәткәрләр дә алар белән файдалана, — диде Рөстәм Хәмитов.

* * *

2011 елның 27 октябрендә “Транснефтепродукт” компаниясе белән Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы “Уралтранснефте­продукт” җәмгыятенә идарә итү һәм аның эшчәнлеген оештыру буенча хокуклар һәм бурычлар турында килешү төзеде. Компания эшчәнлекнең өч төп төрен гамәлгә ашыра: нефть продуктларын транспортлау, бүлү-тутыру һәм саклау. Предприятие магистраль­ләре буйлап Омск, Уфа, Салават, Түбән Кама, Самара, Пермь нефть эшкәртү заводларыннан нефть продуктлары илнең эчке базарына һәм экспортка чыгарыла.

“Башинформ”.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»