28.11.2012 - Икътисад

Инвесторлар, ау-у!

Агымдагы елда Башкортстан  икътисадына инвестицияләр күләме 230 миллард сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр ителгән иде. Билгеле булуынча, былтыр бу  күләм 185 миллиард иде. Соңгы мәгълүматлардан күренүенчә, инвестицияләр декабрь ахырына 253 миллиард сумга җитәргә мөмкин. Бу хакта Хөкүмәт вице-премьеры Евгений Маврин хәбәр итте.

Инвестицияләр күләме сәнәгать җитештерүе белән турыдан-туры бәйле. Монда да “Заводлар эшләсә генә икътисад тотрыклы була” дигән принцип берен­че урында тора.  Җитештерү арту исә та­быш алу үсүне аңлата. Табыш булгач, ул җитештерүне киңәйтү, инфраструктураны үстерүгә инвестицияләр салу мөмкинлеге бирә. Башкортстанда ун айда сәнәгать җитештерүе, узган елның шул чоры белән чагыштырганда,  6,8 процентка үсте. Ил күләмендә исә бу күрсәткеч 2,8 процент белән чикләнә.

Инвестицияләрнең төп чыганагы — эре һәм урта предприятиеләрнең үз средстволары. Аларга гомум күләмнең 57,1 проценты туры килә. Банк кредитлары өлеше 19,3 процент булса, бюджет акчалары — 10,9 процент. Инвестицияләр нинди  максатларга юнәлтелә соң? Әлеге миллиардларның 40 процентка якыны төрле җиһаз һәм машиналар, транспорт алуга тотынылса, гомум сумманың өчтән бер өлеше биналар һәм корылмалар төзүгә китә. Ә дүрттән бер өлеше торак төзелешендә файдаланыла.

Икътисади эшчәнлек төрләренә килгәндә, эшкәртү сәнәгатендә инвестицияләрнең 34,2 проценты туплана, 17,4 процент транспорт һәм элемтә тармакларына туры килә. Казылма байлыклар чыгару тармагында барлык инвестиция­ләрнең 16,8 проценты үзләштерелә.

Шулай итеп, җитештерүдә активлык күзәтелү инвестицияләр җәлеп итүчән­лекне арттыра. Ләкин гомум күләм артуга барса да, әлегә Башкортстан күрше төбәкләрдән бу юнәлештә калыша. Төп капиталга инвестицияләр салу буенча  без Идел буе фелераль округында өченче позициядә торсак, барлык сумманы төбәктә яшәүчеләр санына бүлеп караганда, Башкортстан округта алтынчы урында. Безнең республикада җан башына 36,116 мең сум инвестицияләр туры килә. Мондый саннан чыгып, җәлеп ителгән инвестицияләрнең сыйфаты турында фикер йөртеп була.   Ягъни әле сыйфат мәсьәләсендә күп эшлисе бар.

Бу уңайдан соңгы вакытта кертелгән бер яңалыкка тукталу урынлы булыр. Ул республика шәһәрләре һәм районнары хакимиятләрендә инвестицияләр буенча вәкил булдыруга кагыла. Якын арада һәр муниципалитет әлеге вәкил кандидатурасын раслаячак. Урыннарда инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен шушы вәкилләр җаваплы булачак. Әйтергә кирәк, гомум суммасы 100 миллион сумнан артмаган инвестиция проектлары буенча карар кабул итү, аларны гамәлгә кую шәһәр һәм районнарга тапшырыла. Проектларны тикшерүне, аларның нә­тиҗәлелеген ачыклауны, ярдәм оештыруны нәкъ әлеге вәкилләргә йөкләтә­чәкләр. Күпчелек урында бу вазыйфага хакимият башлыгының икътисад буенча урынбасары яисә икътисад бүлеге начальниклары тәгаенләнер дип планлаштырыла.

Башкортстанда өстенлекле дип аталган эре проектлар байтак. Аларның гомум суммасы 400 миллиард сумнан артып китә. Бүгенге көндә шуларның берничәсе тормышка ашырыла. Алдагы елда да ин­вестицияләр салу артачак, дигән фаразлар бар. Һәрхәлдә, аның күләме быелгы 250 миллиардтан ким булмаячак.

Гомумән, республика теләсә нинди юнәлешле, төрле күләмле яңа җитештерү куәтләрен үзендә урнаштыра ала. Эре проектларның, әйтик, күпчелеге җи­теш­терү потенциалын арттыруга юнәлтелгән. Башкортстанның куәтле икътисади һәм гыйльми-техник потенциалы Русия тө­бәкләре белән генә түгел, чит илләр бе­лән дә тышкы икътисади мөнәсәбәтләр ур­наштыру мөмкинлеге бирә. Республика дөньяның 90нан артык иле белән сәүдә итә. Соңгы чорда тышкы бәйләнешләр тагын да активлаша төште. Инвесторлар республика потенциалы, мөмкинлекләре белән кызыксына. Аларга өстенлекләр бирүдә хокукый база камилләштерелә. Әйтергә кирәк, көчле инвесторларның һәр­кайсы белән диярлек Президент Рөстәм Хәмитов шәхсән үзе очрашырга, үзара хезмәттәшлекнең икътисади нәтиҗәлелеген аңлатырга тырыша.

Сәяси һәм икътисади тотрыклылык, инвестицияләр җәлеп итүчәнлек ягыннан рейтингның хәзер ярыйсы ук югары булуы Башкортстанга киләчәктә зур мөмкинлекләр ача. Әлбәттә, супер-яңа җитеш­терү куәтләре, яңа автозаводлар яисә башка төр җитештерү мәйданнарын булдыру базарында көндәшлек көчле.

Русия төбәкләренең Мәскәүгә, диңгез буена якыннары чит ил инвесторларын үзләренә тиз җәлеп итә алды. Башкортстанның исә үз өстенлекләре бар. Менә шуларны потенциаль инвесторга җиткерә белү, төбәкне төрле дәрәҗәдәге презентацияләрдә күрсәтү бүген алгы планга чыкты. Хәзер бу юнәлештә дә эшчәнлек активлашты. Безгә килергә ашкынып торучы инвесторлардан чират тезелмәсә дә, мөһим проектлар буенча алга китү булыр, дияргә ныклы нигез бар.

Идрис Сәетгалиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»