27.11.2012 - Икътисад

Бурычлы үлми, дисәләр дә...

1 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Башкортстанда юридик берәмлекләрнең җылылык энергиясе һәм кайнар су өчен бурычы 1,6 миллиард сум тәшкил итә. Быел беренче тапкыр республика җылыту чорын кулланылган энергия ресурслары өчен 1 миллиард сумнан артык бурыч белән башлады. Энергия җитештерүчеләр алдындагы бурыч ел башыннан кимеми.

Җылыту чоры башыннан энергетиклар торак оешмаларының бурычлары кимүен, әмма аның җылылык-бүлү челтәрләрен хезмәтләндерүче предприятиеләр алдында артуын билгели. Мәсәлән, “Уфа инженер­лык челтәрләре” предприятиесе генә 600 миллион сумнан артык бурыч туплаган.

— Энергетиклар бурычларны суд аша кайтарырга мәҗбүр. Шушы елның гыйнварыннан торак оешмаларына карата гомум күләме 1,99 миллиард сум булган 226 дәгъва гаризасы тапшырылган. Шушы вакыт эчендә суд 152 гаризаны (1,35  миллиард сум) тикшергән, — диде “Башкортстан генерация­ләү компаниясе” җәмгыятенең әйдәүче белгече Николай Бәйрәмов.

Аның сүзләренә караганда, бүген “Баш­РТС” җәмгыятенең иң зур бурычлыларның берсе — Стәрлетамак “Башжилиндустрия” җәмгыятен банкрот итеп тану турындагы дәгъвасын канәгатьләндерү буенча суд процедурасы дәвам итә. Арбитраж суды “Башжилиндустрия”дә тышкы идарә кертергә карар иткән һәм аның директоры Владимир Алешинны компаниягә җитәкчелек итүдән алган. Җәмгыятьнең башкарма директоры итеп Евгений Артамонов тәгаенләнгән. Предприятие җитәкчелеге алмашыну тәкъдим ителүче хезмәтләрнең сыйфаты түбә­нәюгә һәм тарифлар күтәрелүгә китермәячәк.

Яңа җитәкчелекнең бурычы — предприятиене финанс ягыннан савыктыру, идарәче компания тарафыннан күпфатирлы йортларда яшәүчеләр, ресурслар белән тәэмин итүче компанияләр һәм башка оеш­малар белән килешүләр буенча йөкләмә­ләрне тулысынча һәм сыйфатлы башкаруны тәэмин итү.

Башкортстан энергетикларының мировой килешүгә кул куюдан баш тартучы яисә килешү шартларын бозучы башка идарәче компанияләргә карата да банкротлык процедурасы башлавы ихтимал.

Бер миллион сумнан артык бурычы булган торак оешмаларының тулы исемлеге “Башкортстан генерацияләү компаниясе” һәм “Башкортстан җылылык-бүлү челтәр­ләре” җәмгыятьләре сайтында бирелгән.

Галина Бахшиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»