21.11.2012 - Икътисад

Палата комитеттан көчлерәк...

Соңгы чорда Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы (ТПП) эшчәнлеге шактый активлашты. Палата яңа проектларны гамәлгә ашыру, предприятиеләрнең җитештерү һәм икътисади потенциалын ил күләмендә һәм читтә таныту буенча күзгә күренерлек эшләр башкара.

ТППга йөкләтелгән бурычлар, аның үзенчәлеге турында сөйләвен үтенеп без бу оешманың президенты Ю. Л. Пустовгаровка мөрәҗәгать иттек.

— Юрий Леонидович, Сәүдә-сәнәгать палатасының төп функциясе нидән гый­барәт?

— Әйдәгез, тарихка мөрә­җәгать итик. Тәүге сәүдә-сәнәгать палаталары Европада XV гасырда ук бар­лыкка килгән. Шул чорда ук малтабарларга товарлар җитештерүче, хезмәт күрсәтү­челәр буларак, үзләрен борчыган гомум проблемалар­ны күрсәтергә һәм танытырга кирәк булган. Палаталар бар­лыкка килгәч, аларга мал­табарлар вәкаләтләре йөклә­телгән. ТППлар төрле чорда төрле функцияләр башкарган. Аерым чорда бу функцияләрне биржалар, махсуслашкан ас­социа­ци­яләр дә башкарган.

Хәзер Сәүдә-сәнәгать па­латалары төрле төбәктә төрле бурычлар үти. ТПП — дәүләт структурасы түгел, аның төп эшчәнлеге бары тик табыш алуга гына да корылмаган. Әмма эшчәнлекне алып бару өчен ТПП коммерция белән дә шөгыльләнә. Бүгенге көндә, мәсәлән, без бизнеска кара­ганда дәүләткә күбрәк хезмәт күрсәтәбез. Шулай килеп чыккан, республика палатасына кайчандыр дәүләт структуралары башкарган эшләр йөк­ләтелгән. Мәсәлән, пре­зентацияләргә, күргәзмәләр оештыруга дәүләт байтак акча сарыф итә иде. Бүген исә, мондый средстволарны тотынуга тәмам чик куелмаса да, казна акчасының күп өлеше янга кала. Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы бизнес өчен чит төбәкләрдә чаралар оештырса да, ул бөтен республика исеменнән эш йөртә, аның мәнфәгатьләрен беренче планга куя.

Без инвесторлар өчен тулы күләмле, бай мәгълүмат туплыйбыз. Ягъни урындагы шартлар һәм мөмкинлекләрне күрсәтеп инвесторларга төбәк белән танышуны уңайлаштыру максат итеп куела. Кыскасы, республика икътисадына средстволар салырга килүчеләр икътисади потенциал, географик шартлар, логистика, хокукый база турында тулы мәгъ­лүмат алырга тиеш. Палатаның нинди булуына, эшне ничек оештыруына карап инвесторларның республика хакында фикер йөртүен без яхшы аңлыйбыз. Бу уңайдан безнең палата яхшылар исәбенә керә. Күрсәтелгән хезмәтләр күләме дә шуны дәлилләп тора. Мәсә­лән, 2010 елда барлыгы 65 миллион сумлык хезмәт күр­сәтсәк, былтыр бу сумманы 110 миллионга җиткердек. Агымдагы елның ун аенда эш күләме 140 миллион сумлык булды.

Дәүләт безгә бюджеттан тыш фондлар средстволарын тотынуга да рөхсәт бирә. Чөнки республика күләмендәге, ил дәрәҗәсендәге чараларны оештырабыз. Әйтик, икенче ел рәттән “Зур химия” халыкара форумын үткәрүдә турыдан-туры катнашабыз. Бу Русиядә химия сәнәгате, тармак үсеше мәсьәләләрен тикшергән иң әһәмиятле форум исәпләнә.

— Соңгы чорда республика төбәкләрен социаль-икътисади үстерүгә зур игътибар бирелә. Белүебезчә, Сәүдә-сәнәгать палатасы бу эштә дә актив катнаша.

— Әйе. Шушы максатта үзебезнең бүлендек структура буларак Малтабарлык буенча үзәк оештырдык. 2013 елда республика буенча аның филиалларын булдырачакбыз. Утыз филиалда вуз һәм ссузларның 4-5 курс студентлары арасыннан 200 кеше эшләячәк. Бу проектның асылы нидә соң? Без моны үсешне тәэмин итүче командаларны формалаштыру дип атыйбыз. Мондый командалар барлыкка килгән уку йортлары һәм муниципалитетлар белән берлектә шушы аерым төбәкне үстерү планын эшләүне максат итеп куя. Студентларның бурычы — төбәкне үстерү буенча планны төзүче һәм тармакны оештыручы команда булып формалашу. Бу команда муниципаль район башлыгының ярдәмчесе булырга тиеш.

Малтабарлык үзәгендә Уфа вузларының чыгарылыш курслары студентлары эшкә кереште дә инде. Бу үзәккә без 5 миллион сумнан күбрәк акча бүлдек.Үзәкнең һәм филиалларның төп стратегиясе шуннан гыйбарәт — кече бизнесны үстерү һәр хакимият башлыгы өчен беренчел бурыч булып саналырга тиеш. Ягъни кече бизнесны үстерүгә юнәлтелгән дәүләт программалары турыдан-туры урыннарда тормышка ашырылырга тиеш. Ә әлегәчә эшләү, булган программаларны үзәктән көйләү нәтиҗә бирми. Аерым малтабарларга матди ярдәм күрсәтелә күрсәтелүен. Әмма аңа бүленгән акча файдалы итеп сарыф ителми. Ә инде средстволарны муниципалитетларга бирү кече бизнес өчен инфраструктураны үстерү дигән сүз.

Инфраструктура эшчәнлек алып бару мәйданнары, электр чыганагына тоташу, җиһазлар сатып алуны үз эченә ала. Шушыларны булдыру бүленгән средстволарның нәтиҗәлелеген ун тапкырга арттыра. Кыскасы, малтабарлыкка ярдәм итү системасын тамырдан үзгәртергә кирәк. Башкортстан бу юнәлештә үрнәк күрсәтергә тиеш дип уйлыйм. 2013 елда без әлеге үзәкнең устав капиталының чирек өлешен дәүләт карамагына тапшырачакбыз. Гомумән, дәүләткә малтабарлык буенча махсус комитет тоту кирәк түгел (Хөкүмәтнең яңа составында бу комитет хәзер юк), бизнеска ярдәм күрсәтү процессы үзкөйләнүле була ала.

— Шуннан чыгып, палатаның “Стартка хокук” дип аталган проекты да гамәлгә керә дия алабыз.

— Нәкъ шулай. 2011 елда бу проект эшләнгән иде. Быел, әйткәнемчә, Малтабарлык үзәге булдырылды, филиаллар формалаша башлады. Әгәр дә проектта планлаштырылган буенча эш ителсә, 5-7 ел дәвамында бизнеста эш урыннары берничә тапкырга артачак. Әйткәндәй, яшьләрне эшкә урнаштыру буенча тәкъдимнәр күп төрле. Мәсәлән, һәр муниципаль районга хезмәт белән тәэмин итү буенча программа булдырырга кушылды. Программа — ул бары кәгазь генә. Ә инде анык юнәлешләр билгеләнгән, барлык үзенчәлекләрне эченә алган эшлекле программа бөтенләй башка. Безнең территорияләрне үстерүне күз уңында тотып филиаллар челтәрен җәелдерү проекты әлеге программаларның үзәген тәэмин итәргә тиеш дип уйлыйбыз. Палата бу юнәлешне үстерүдә үзенчәлекле драйвер булачак.

— Юрий Леонидович, Сез бизнес өчен чит төбәкләрдә күргәзмә-чаралар үткәрү, инвесторларга шартлар тудыру хакында әйттегез. Шуларга җентеклерәк тукталсагыз иде.

— Башкортстан өчен икътисади отышлы чаралар үткән төбәккә без җитештерүнең аерым тармаклары хакында тулы мәгълүматны туплап алып барырга тырышабыз. Мәсәлән, Казандагы “Газ. Нефть” күргәзмәсендә Башкортстан стенды иң күләмлесе. Анда нефть химиясе өчен машиналар җитештерү тармагы, нефть һәм газ инженерингы буенча бай мәгълүмат бирелгән. Әйтергә кирәк, бу өлкәдә Башкортстан иң көчле үзәкләрнең берсе. Без бер урында республиканың 60 предприятиесенең куәтен күрсәтәбез. Элек исә күргәзмәдә катнашырга теләп кем (предприятие) акча түли, шуның стенды гына куела иде.

Тармак мөмкинлекләре белән кызыксынучылар чит илләрдә дә күп. Нефть, нефть химиясе потенциалын Алжирда, Казахстанда, Кубада, Англиядә  күрсәттек. Безнең палата каршында нефть һәм газ, авиация өчен машина төзелеше консорциумнарының офислары ачылды. Бу өлкәдә дә Башкортстанның мөмкинлекләре зур. Әлеге тармакларның потенциалын чит илләрдә таныту республика өчен бик отышлы. Нефть һәм газ тармагы өчен машина төзелеше мөмкинлекләре белән таныштырганда без анык җиһазлар һәм корылмаларны күрсәтәбез. Ә инде авиация өчен машиналар төзүгә килсәк, монда, башлыча, безнең технологияләр белән кызыксыналар. Киләчәктә, шушы консорциумнар нигезендә Башкортстанда Русиянең төгәл машиналар төзелеше үзәген булдыру теләге бар. Шулай ук тендерларда катнашырга исәп.

— Уфа шәһәренең сәнәгать тармагын үстерүгә багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы барышында Сез башкалада автокомпонентлар җитештерү хакында әйттегез. Мондый эшнең перспективасы бармы? Бу тормышка ашырдай мәсьәләме?

— Үзегез белеп торасыз, дөньяның куәтле автоконцерннары Русиядә иномаркалар җыю өчен заводлар ачты. Кемдер Санкт-Петербургта, кемдер — Калугада, кемдер — Татарстанда. Логистик яктан Башкортстан чит илләр автомобильләре җыючы завод салу таләпләренә җавап бирми. Билгеле булуынча, Русиядә җыелган автомашиналар компонентлары чит илдән диңгез юлы белән китертелә. Ә тимер юл тарифлары бик югары. Шуңа күрә завод салу да, автомобиль җыю да Башкортстанда бик кыйммәткә төшәр иде. Ә менә бездә автокомпонентлар җыю тормышка аша торган нәрсә.

Билгеле булуынча, автокомпонентларның күп өлеше Русиядә җитештерелә башлаячагы турында автоконцерннарның РФ Хөкүмәте белән килешүе бар. Безнең республикада, әйтик, трансмиссияләрне, тәрәзә күтәрткечләр, кузов детальләрен чыгару өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Бездә химия тармагы үсеш алган, чималга кытлык юк. Машина төзелеше үсеш алган, хәтта двигательләр дә ясый беләбез. Автокомпонентлар базарының киләчәге өметле. Мондый производствоны бер урынга туплау мөмкинлеге дә бар. Бүгенге көндә чит илләр конвейерларына детальләр ясап җибәрүче предприятие-ләребез дә бар. Шуңа күрә бу тармакны үстерергә кирәк, бу тормышка аша торган хыял.

— Сәүдә-сәнәгать палатасында кемнәр әгъза булып тора һәм бу нинди өстенлекләр бирә?

— Әлегә күпчелек әгъзаларыбыз (809) — предприятиеләр. Ә менә Европа илләрендә закон буенча хуҗалык итүче һәр субъект палатада әгъза булып торырга тиеш. Бездә әлегә алай түгел. Якын киләчәктә дә булмастыр. Әмма үзебездәге әгъзалар — предприятиеләр, бизнес үсешенә этәргеч булырга тиешле оешма булуыбызны яхшы аңлыйбыз. Хәзерге вакытта кече бизнес белән эш итү идеологиясен булдырабыз. Ләкин бу кече бизнесның барлык субъектларын үзебезгә җәлеп итүне аңлатмый. Тәүге чорда аларга тәкъдим итәрдәй хезмәтләр җыелмасын булдыру шарт. 5-10 мең сумлык взнос исәбенә теләсә кайсы субъект башка урында берничә тапкыр кыйммәтле хезмәттән файдалана алырга тиеш. Юридик ярдәм булсын, консультация булсын, чит илләр белән элемтә урнаштыру булсын — барысы да әлеге хезмәтләр җыелмасы эчендә булырга тиеш. Менә шулар буенча хезмәт күрсәтү җайга салынгач, кече бизнес үзеннән-үзе безгә килер дигән фикердә торабыз.

Ә гомумән алганда, палата әгъзаларының өстенлекләре күп.

Идрис Сәетгалиев әңгәмәләште.

Фото: Юрий Пустовгаров “Зур химия” форумында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота һәм Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов белән. Май, 2011 ел.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»