20.11.2012 - Икътисад

Меморандумга кул куелды

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Республика йортында “Honeywell International” компаниясе вәкилләре белән очрашты. Иң тәүдә Президент компания җитәкчелеген республиканың төп үсеш юнәлешләре, өстенлекле проектлар һәм агымдагы ун ай йомгаклары белән таныштырды.

— Башкортстан елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый. Ун айда республикада сәнәгать җитештерүе күләме, узган елның шул чорына карата, 6,5 процентка артты. Еллык тулаем төбәк продукты күләме 30 миллиард доллар булыр дип көтелә, — диде бу уңайдан Рөстәм Хәмитов.

Президент, сәнәгать җитештерүендә нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм машина төзелеше тармакларының өстенлекле юнәлешләр булуын сызык өстенә алып, компания җитәкчелеген актив хезмәттәшлеккә чакырды.

— Башкортстан илдә инвестицион эшчәнлек өчен уңай шартлар тудырылган төбәкләрнең берсе булып тора. Инвестицион җәлеп итүчәнлек буенча без беренче алты төбәк исәбенә керәбез. “Honeуwell International” компаниясе дә Башкортстанда нәтиҗәле эшчәнлек җәелдерә алыр, дигән ышанычтабыз. Атап әйткәндә, “Гидравлика” предприятиесе белән берлектәге проект бездә зур кызыксыну тудыра. Аны тормышка ашыруга Хөкүмәт һәрьяклы ярдәм күрсәтәчәк, — диде Рөстәм Хәмитов.

Башкортстан Президенты нефть химиясе һәм нефть эшкәртү өлкәсендә, радиоэлектроника кластерын төзүдә дә берлектәге хезмәттәшлекне үстерү өчен ныклы җирлек булуы турында белдерде. Янә дә Рөстәм Хәмитов техник вузлар, атап әйткәндә Уфа дәүләт нефть техник һәм авиация университетлары белән бәйләнешләрне үстерүнең дә файдалы булачагын ассызыклады.

— Безгә яңа производстволар, яңа предприятиеләр кирәк, һәм без сезгә республикада нәтиҗәле эшчәнлек өчен барлык уңай шартларны тудырачакбыз, — диде Президент.

Үз чиратында, “Honeуwell International” компаниясенең Русиядәге, Урта Азиядәге һәм Якын Көнчыгыштагы президенты Гилсдорф Норман да Башкортстан белән бәйләнешләрне үстерүгә гаять зур әһәмият бирүләре турында белдерде.

— Башкортстан бездә бизнесны үстерү уңаеннан да, берлектәге проектларны тормышка ашыру җәһәтеннән дә зур кызыксыну тудыра. Шуңа да без Башкортстанга иң җитди ниятләр белән килдек, — диде Норман әфәнде һәм төп эшчәнлек юнәлешләре, проектлар белән таныштырды.

“Honeуwell International” сәнәгать-технология корпорациясе дөньяның әйдәп баручы 100 компаниясе исәбенә керә. Тәүдә компания — Мәскәүдә, 1992 елда — Санкт-Петербургта һәм Киевта, 1996 елда Новосибирскида үз вәкиллекләрен ача. Аэрокосмик техника, шул исәптән авиация двигательләре; административ, сәнәгать һәм торак биналар белән идарә итү технологияләре, автомобиль техникасы белән тәэмин итү компания эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләр булып тора. Бу җәһәттән компаниянең “Энергетика һәм транспорт өчен системалары” 12 илдә эшли. Былтыр корпорациянең акча әйләнеше 37 миллиард долларга җиткән.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Башкортстан Республикасы һәм “Honeуwell International” компаниясе арасында хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды. Ул ике яклы хезмәттәшлектә өстенлекле юнәлешләрне һәм шартларны билгели.

— Без гаять зур яңа эш башладык. Һәм ул нәтиҗәле булсын өчен мөмкин булганны да, булмаганны да эшләячәкбез, — диде Рөстәм Хәмитов утырыш ахырында.

Илдар Фазлетдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»