17.11.2012 - Икътисад

Тиздән заводта роботлар эшли башлаячак!

Сәйтәк кирпеч заводы элек-электән сыйфатлы төзелеш материалы чыгаруы белән күрше районнарда да киң билгеле иде. Әмма узган гасыр азагында илдә барган үзгәрешләр бу предприятиенең таралуына, юкка чыгуына китерде. Балтачлылар мондый хәл белән килешә алмады. Шәхси эшкуар Рәдим Әхкәмов заводны тергезүгә алынды.  Дөресрәге, заман таләпләренә җавап бирүче технологиягә нигезләнгән, елына 10 миллион кирпеч чыгарырлык яңа предприятие төзеде, кул көче белән эшләүгә исәпләнгән искесеннән берни дә алынмады. 2008 елда ачылган завод тиз арада проект куәтенә керде һәм рентабельле эшли. Монда хезмәткә түләүдә, салымнар буенча бурычлар юк, шулай ук төзелеш өчен алынган кредитлар да тулысы белән түләнгән. 67 кешелек бу коллектив тиз арада сыйфатлы продукциясе белән танылып өлгерде. Хәзер алар чыгарган кирпечне сораучылар күп, барысын да канәгать-ләндерә алмыйлар. Шуңа быел заводта зур реконструкция эшләре башланды. Моның өчен Болгариядән корылмалар кайтартылды, алар инде безнең илдә дә сынау үткән, ышанычлы. 2013 елның беренче кварталында яңа корылмалар эшли башлаячак һәм заводның куәте ике тапкыр артачак, ягъни елына 20 миллион данә кирпеч бирерлек була. Андый үсешне тәэмин итәрлек матди-техник база бар, техника паркы даими яңартылып тора. Заводта кул көче соралган авыр эшләр бетә, аларны роботлар башкарачак. Яңа технологияләргә күчү эш урыннары кыскару дигән сүз түгел. Продукция җитештерү арткач, алар башка урыннарда кирәк булачак.

Әлеге реконструкция эшләрен башкару өчен Уфаның “Инвесткапиталбанк” акционерлар җәмгыятеннән ташламалы кредит алганнар.

— Башкортстанда кече эшкуарлыкка ярдәм итүче төрле программалар тормышка ашырыла. Моның өчен республика җитәкчелегенә чиксез рәхмәтлебез. Кредитлар алганда эшкуарлыкны үстерү фонды безгә ышаныч күрсәтте, үз канаты астына сыендырды. Эшкә тотынган тәүге көннәрдән алып район хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов  тарафыннан гел яклау һәм һәр башлангычыбызда хуплау таптык. Ул завод эшчәнлеге белән даими кызыксынып тора. Шәхсән аның ярдәме белән завод сафка бастырылды һәм бүгенге көндә тагын яңарыш кичерә. Район ныклы адымнар белән алга атлый, яшәү дәрәҗәсе күтәрелә, төзелешләр арта. Соңгысы безнең өчен иң мөһиме. Шулай ук заводның беренче көннәреннән үк эшли башлаган, үсешен тәэмин иткән эшчеләргә, остазларга зур рәхмәтлемен, — ди завод директоры Рәдим Әхкәмов.

Рәдим Гафит улы үзе дә халык арасында ихтирам яулап өлгергән. Быел 14 октябрьдә дүрт кандидат арасыннан сайлаучылар аңа өстенлек бирде һәм ул  икенче тапкыр район Советына депутат булып сайланды. Мондый ышанычны Рәдим Әхкәмов тырышлыгы, биргән вәгъдәсен үтәве белән яулады — наказ итеп бирелгән күперне дә үз исәбенә эшләтте, юлларын да ремонтлатты. Иганәчелек, хәйрия акцияләрендә даими катнашуы белән дә танылу алган ул. Район халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен алга этәрүгә дә күп көч сала. Кирпеч заводы кубогына районда хоккей турниры үткәрү инде традициягә әверелгән. Анда Балтачтан гына түгел, күрше районнардан да командалар катнаша.

Заводка тугыз авыл кешеләре җәлеп ителгән. Аларның эш вакытлары сменалап оештырылган. Эшчеләрне автобус белән йөртәләр. Алар көненә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә.

Төп төзелеш материалы җитештерүче  “Стройкерамика” җәмгыяте халык, хуҗалыклар, предприятие-оешмаларны сыйфатлы кирпеч белән тәэмин итүдә ышанычлы адымнар белән алга атлый.

Марат Зыятдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»