17.11.2012 - Икътисад

Инвесторлар яңа технологияләр кертә

Мидхәт Канафин (уңда) операторлар Рөстәм Хәсәнов, Рәфит Гайнуллин һәм  Данис Шәйхинуров белән.Президент Рөстәм Хәмитов Башкортстанда инвестицион климатны яхшырту көнүзәк мәсьәләләрнең берсе икәнлеген даими ассызыклап килә, район һәм шәһәрләрдә бу юнәлештә эшләр заман таләбеннән артта калуын да билгели.

Быел Балтач районында бу юнәлештә зур адым ясалды. Билгеле булуынча, бу төбәктә яшәүчеләр, нигездә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Соңгы елларда монда терлекчелек тоемлы үсеш алды. Район хакимияте хуҗалыклар алдына ит һәм сөт җитештерүдә маллар санын арттыру гына түгел, ә заманча яңа технологияләр кулланып үстерү бурычы куйды. Районда “Агрохим” җәмгыяте ачылу шушы юнәлештә ырамлы адым булды.

Эшкуарлар — Түбән Кансөяр авылында туып-үскән, Пермь шәһәрендә эшләп бай тәҗрибә туплаган, хәзер хаклы ялдагы Хәбибрахман Мазһаров һәм аның дусты, шул ук шәһәрдә университетта кафедра мөдире булган Александр Гайнанов район үзәгендә буш торган бер бинаны сатып алып, ремонтлап Чехиядән белгеч китереп, катнашазык заводы проектын эшләттеләр. Новгород шәһәреннән кайтартылган катнашазык чыгару корылмасын тиз арада җыеп, сынап эшкә куштылар. Завод терлекчелектә һәм кошчылыкта файдалану өчен җиде төрле продукция чыгарырга исәпләнгән. Аның составында бодай, арпа, кузаклы һәм башка иген культуралары, тоз, акбур, шикәр чөгендере сыгынтысы, төрле витаминнар бар. Алар катнашазыкның нинди малга һәм кошка бирелүенә карап рецепт буенча салына. Бу процесс тулысы белән автоматлаштырылган һәм компьютер аша тикшерелә. Әгәр ниндидер чимал кирәкле дозада бирелмәсә, аппарат эшләүдән туктый һәм сигнал бирә. Югары температура астында пресс-экструдер аша вакланып чыккан азык суытылып капчыкларга тутырыла һәм тегелә. Завод сәгатенә ике тонна продукция җитештерә ала. “Агрохим” җәмгыяте киләчәктә тагын да киңәюне һәм рапс мае сыгуны максат итеп куйган. Бу җәһәттән алдагы ел башында яңа завод төзү планлаштырыла. Балтачта җитештерелгән экологик яктан чиста, сыйфатлы майны Чехиягә һәм Германиягә сату күзаллана. Бу җәһәттән республика районнары белән чимал әзерләү буенча килешүләр төзелә. Җәмгыятьтә ике заводның да эшли башлавы балтачлылар өчен дә отышлы — чөнки монда 52 эш урыны булачак. Хәбибрахман Хәбибнаҗар улы заводта эшләүчеләргә уңайлы шартлар булдыруны да күз уңыннан ычкындырмаган. Хезмәткәрләр махсус кием, түләүсез төшке аш белән тәэмин ителгән.

“Район җитәкчеләре безнең инвестор буларак хуҗалыклар, халык өчен файдалы производство ачу ниятебезгә уңай бәя бирде, һәрдаим ярдәм итеп тора. “Россельхозбанк”ның урындагы филиалы ярдәме дә тоемлы булды. Заводларга корылмалар кайтару өчен кредитлар алу мәсьәләсен тиз һәм уңай хәл иттеләр, һәм без моңа чиксез рәхмәтлебез. Туган төбәгемә кайтып якташларыма игелек китерердәй эш башкаруым минем өчен зур шатлык”, — ди директор Хәбибрахман Мазһаров.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»