14.11.2012 - Икътисад

Башкаларга башкала үрнәк

Узган атнада Уфада “Урал сәнәгать форумы” үтте. Анда, төбәк сәнәгатенең аерым тармаклары казанышлары күргәзмәсеннән тыш, махсуслашкан секцияләр эшләде, тематик “түгәрәк өстәл”ләр артында фикер алышулар булды. Шуларның берсе “Уфа: сәнәгать үсеше юллары” дип аталды. Сөйләшүне Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Юрий Пустовгаров алып барды.

“Түгәрәк өстәл” башланыр алдыннан Русия Машина төзүчеләр берлегенең Башкортстан бүлекчәсе белән Сәүдә-сәнәгать палатасы (ТПП) арасында килешү төзелде. Документка бүлекчә рәисе, Уфа Моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең башкарма директоры Александр Артюхов һәм Палата президенты Юрий Пустовгаров кул куйдылар.

Башкортстан башкаласында 200дән артык сәнәгать предприятиесе эшли. Аларның иң куәтлеләре химия, нефть химиясе, машина төзелеше тармакларына карый, республиканың җитештерү потенциалының яртысы шул предприятиеләр өлешенә туры килә.

Юрий Леонидович фикеренчә, Уфаның сәнәгать стратегиясе, мәсәлән, автомобиль сәнәгате өчен комплектлаучы материал һәм детальләр җитештерү предприятиеләрен киңәйтүне күз уңында тота ала. Уфаның машина төзелеше тармагының потенциалын нәтиҗәле файдаланып, кирәкле шартларны тудырып, моңа ирешергә мөмкин. Шәһәр хакимияте исә, тәү чиратта, инфраструктураны булдыру өстендә эшләргә бурычлы. Берәүгә дә сер түгел, хәзер предприятиеләр зур-зур концерн һәм холдингларга берләшә. Мондый структур үзгәрешләрнең үзенчәлеге шунда: төп идарәчеләрнең күбесе Мәскәүдә утыра, акчалар да шунда әйләнә. Башкортстан нефть һәм нефть химиясе гигантлары, әйтик, мондый үзгәрешләрне кичерде. Төп табыш та Мәскәү кассасына керә. Урындагы бюджет билгеле салымнар белән генә чикләнә. Шуңа күрә үзебездәге предприятиеләрне үстерү һәм саклау көнүзәк бурыч санала.

Гомумән, сәнәгать ул җитештерү генә түгел. Александр Артюхов фикеренчә, сәнәгатькә бюджет, социаль сәясәт мәсьәләләрен хәл итү турыдан-туры бәйләнгән. Шул ук зур концерн һәм холдинглар федераль үзәк белән тыгыз элемтәдә торып эшләгәндә әлеге мәсьәләләрне чишү күпкә җиңелләшә. Федераль казнадан бүленгән средстволарны үзләштерү, җитештерүне камилләштерү юнәлешендә дә башкарасы эшләр бик күп.

Уфа — авиация һәм космик технологияләр үзәкләренең берсе. УМПО, Приборлар җитеш­терү берләшмәсе, “Гидравлика” җәмгыяте дөньяда тиңе булмаган продукция җитештерә. Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе, әйтик, иң заманча хәрби самолетлар, вертолетлар өчен двигательләр, нефть сәнәгате өчен җиһазлар чыгара. Аның продукциясенең сиксән процентка якыны чит илләргә озатыла. Биредә унбиш меңнән артык кеше эшли. Бүгенге көндә предприятие дистәләрчә миллиард сумлык продукция бирә, катлаулы техниканы хезмәтләндерү белән дә шөгыльләнә. Катлаулы дигәндә заманча таләпләргә җавап бирүче авиадвигательләрне күз уңында тотабыз. Биредә, мәсәлән, үз эшенең шундый осталары эшли: бер двигательдә эретеп ябыштырылган җөйләрнең генә дә гомум озынлыгы 10 километрга җитә. Бу — үзе генә дә бик югары осталык һәм профессионализм таләп итә торган хезмәт. Димәк, тармак әзерлекле кадрларга кытлык кичерми. Предприятие үзе дә талантлы белгечләрне әзерләүгә һәм аларның тәҗрибәсен үстерүгә зур игътибар бирә.

Шушындый гигантлар канаты астында яңа технологияләрне үзләштерүче кече пред­приятиеләр үсеп чыга. Алар төп җитештерү циклын катлаулы детальләр белән тәэмин итә алырлык дәрәҗәдә. Мондый “кечеләрне” эшкә җәлеп итү, аларга ярдәм итү җәһәтеннән УМПО башка эре предприятиеләргә үрнәк булып тора. Дөнья тәҗрибәсе дә шуны раслый. Мәсәлән, алга киткән илләрнең оборона комплексына караган куәтле концерннарның сиксән процентка кадәр заказларын кече предп­рия­тиеләр үти. Алар теләсә нинди шартларга яраклаша һәм тиз арада тиешле продукция чыгара башлый ала.

Машина төзелеше, заман технологияләренә таянып, көндәшле продукция  җитештерү зарурлыгы җитәкчеләр авызыннан төшми. Ләкин моның өчен шартлар тудыру, алга куелган максатка ирешү өчен эзмә-эзлекле рәвештә эшләүгә килсәк, нәтиҗәләр әлегә мактанырлык түгел. Чөнки анык стратегия юк. Уфада сәнәгатьне үстерү стратегиясе формалашу стадиясендә генә. Яңа хакимият заманча инфраструктураны булдыру һәм сәнәгатьне үстерүгә бүген беренчел игътибар бирә икән, димәк Уфа, чыннан да югары технологияле җитештерү үзәгенә әвереләчәк. Иң мөһиме — проблеманың җитдилеген аңлау бар, алга карап эшләргә омтылу бар. “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү барышында шушы ассызыкланды. Власть структуралары белән берлектә башкалабызның сәнәгать структурасын  эшләү һәм беренчел бурычларны билгеләү юнәлешендә активлыкны арттыру кирәклек билгеләнде сөйләшүдә.

Идрис Сәетгалиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»