08.11.2012 - Икътисад

Бюджет - тормыш көзгесе

Кичә шушы  2012 елның тугыз аенда Башкортстан Республикасы бюджетының үтәлешенә багышлап Хөкүмәт Президиумының утырышы булды. Аны Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов үткәрде.

Тугыз айда бюджет үтәлеше, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 104,9 процентка җитте, бюджет кереме 105200 миллион сум булды. Төп керемнәрнең берсе — физик берәмлекләрдән алынучы салым, гомум җыемның 30,7 процентын тәшкил итә. Предприятиеләр һәм оешмалар табышы салымы бюджетта — 27,2, акцизларныкы — 13,2, милек салымы — 9,4 процент.

Өч кварталда  Башкортстанның тупланма бюджеты 103263,4 миллион сумга финансланды. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 19 процентка күбрәк. Барлык чыгымнарның 78,3 проценты социаль өлкәгә туры килә. Капитал салулар һәм юл хуҗалыгына барлык чыгымнарның 12,6 проценты, ягъни 12977,5 миллион сум юнәлтелгән.

Республика бюджеты үтәлеше динамикасы, тәү чиратта, икътисади процессларның активлашуы белән аңлатыла. Тугыз айда тулай төбәк продукты үсеше 105,2 процент булды. Бу 2012 елга билгеләнгән социаль-икътисади үсеш прогнозларына тулысынча туры килә. Башкортстанда шушы чорда сәнәгать җитештерүе — 6,5, эшкәртү өлкәсе күрсәткечләре 5,5 процентка үсте. Әйтергә кирәк, әлеге саннар гомумрусия күрсәткечләреннән ике тапкыр күбрәк.

Төзелеш тармагында үсеш сизелерлек. Тугыз айда 1435,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, ягъни үткән елдагыдан 12,2 процентка артык. Шулай ук ваклап сату сәүдәсе күрсәткечләре 6,2 процентка яхшырды, хезмәт хаклары уртача 14,2 процентка үсте.

Тугыз ай йомгаклары буенча Башкортстан социаль-икътисади үсеш ягыннан Русиянең әйдәүче  19  төбәге исемлегенә керде.

Идрис Сәетгалиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»