Икътисад

Картлар йортларын – бизнес карамагына

30 сентября

Эшкуарларны социаль өлкәгә җәлеп итү — көн таләбе, әмма..

Максат – 600 миллиард сум!

10 сентября

Башкортстан инвесторларны нинди уңай шартлар белән җәлеп итә?

Вертолетлар очачак. Куәтләр артачак...

03 сентября

Икътисади санкцияләр Русия авиация техникасы җитештерү тармагына да кагылырга мөмкин. Нәтиҗәдә, якын киләчәктә безгә бу юнәлештә дә үз көчебезгә таянырга туры килү ихтимал. Әйткәндәй, стратегик мәсьәләне хәл иткәндә Башкортстан ил терәге була ала. Күмертау авиация җитештерү предприятиесенең куәтләре дә, мөмкинлекләре дә зур. Үткән атнада Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов эш сәфәре барышында Күмертау авиация җитештерү предприятиесендә булды. Предприятиегә яңа шартларга яраклашырга нәрсә комачаулый? Җитештерү куәтен арттыру өчен нинди чаралар күрү мөһим? Бу юнәлештә эш башланганмы? Рөстәм Зәки улы шушы мәсьәләләргә тукталды.

Республика аграр сәнәгате үсеш кичерә

12 июля

Мәләвез районында “Басу көне-2014” республика семинар-киңәшмәсе үтте

Урак башлануга санаулы көннәр генә калып бара. Башкортстан хуҗалыклары җитди сынауга әзерме? Бу юнәлештә хәл итәсе нинди мәсьәләләр бар? Мәләвез районының Җиргән авылында Салават исемендәге кооперативта бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыюны оештыру буенча үткән “Басу көне-2014” республика семинар-киңәшмәсендә шул хакта да сүз булды. Чарада Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов, Премьер-министр урынбасары Эрнст Исаев, авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко, республика районнарының хакимият башлыклары һәм башка җитәкчеләр катнашты. — Соңгы елларда зур казанышларга ирештек, — диде Рөстәм Зәки улы. — Табигать көйсезлеге белән көрәшергә туры килсә дә, республика агросәнәгате үсеш кичерә. Соңгы биш елда корылык тармакка зыян салды, әмма нәтиҗәләр канәгатьләнерлек. Продукция, азык-төлек җи­тештерелә. Төзелешләр дәвам итә. Яңа техника сатып алабыз, яңа технологияләр үзләш­терәбез. Белгечләр җиң сызганып эшли. Болар барысы да тармакның куәтен ныгыта. Башкортстан — илнең агро­сәнәгать комплексы югары дәрәҗәдә үсешкән иң эре төбәкләренең берсе. Күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгылар исәбендә барабыз. Авыл хуҗалыгында тулай төбәк продукты буенча илдә җиденче урындабыз. Бу күрсәткечләр күңелне җылытса да, камиллекнең чиге юк, алга бару өчен, яңача эшләргә өйрәнергә кирәк. Нәкъ шу­шындый киңәшмәләрдә тар­мактагы көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышабыз. Яңа техника, технологияләр, сортлар куллану мөһимлеген яхшы аңлыйбыз. Җитештерелгән продукцияне эшкәртүче сәнәгать предприятиеләре төзү юлларын да тикшерәбез. Ләкин бу мәсьәлә бик тиз хәл ителми. Меңләгән кеше хезмәт салган пред­приятиеләрне сафка кертү өчен вакыт таләп ителә. Бу максатка да ирешергә, заман шартларына яраклашырга тиешбез. Фәкать шунда гына республика хуҗалыклары көндәшләреннән калышмаячак. Бу максатка ирешү өчен Башкортстанда тотрыклы хуҗалыклар да, уңган хез­мәткәрләр дә бар.

Өч елда – 700 миллиард сум!

09 июля

Җәлеп ителгән инвестицияләр күләме буенча Башкортстан илдә алдынгылар исәбендә

Сер түгел, үзәктән ерак урнашкан төбәкләргә икътисади үсешкә ирешү җиңел түгел. Бу фикергә инану өчен, мәсәлән, Чукоткада көн күрүче халык белән мәскәүлеләрнең эш хакын, яшәү шартларын янәшә куеп карау да җитә. Төпкелгә инвесторлар да ашкынып килми. Мәсьәләне яшьләр­нең үзәккә күчеп китүе дә кис­кенәйтә. Илнең һәр төбәгендә, шул исәптән Башкортстанда да үзәктән ерак урнашкан җирләр бар. Республиканың Урал аръягы күп кенә күрсәткечләр, шул исәптән халыкның яшәү шартлары буенча да башка төбәкләрдән калыша иде. Башкортстан җитәкчелеге мәсьә­лә­гә битараф калмады. Урал аръягын үстерү буенча республика программасы кабул ителде. Программа төбәктә инфраструктура һәм башка мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә этәргеч бирде. Сибайда икенче тапкыр төбәкара инвестиция форумы оештырылуы да уңай күренеш. Хәбәр итүебезчә, узган атнада Сибайда “Урал аръягы-2014”: “Стратегия”25-20” Төбәкара хезмәт­тәшлек — берлектәге уңышның яңа мөмкинлекләре” дигән икенче төбәкара инвестиция форумы үтте. Беренче чара 2012 елда үткән иде. Быел форумда 200дән артык делегат катнашты. Алар арасында федераль һәм төбәк власть ор­ган­нары, үсеш институтлары, Русия­нең әйдәүче бизнес структуралары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм белгечләр катнашты. Форум­ның пленар өлешендә Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов, Ырынбур өлкәсе губернаторы, хөкүмәте рәисе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Юрий Берг, Курган өлкәсе губернаторы, хөкүмәте рәисе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Алексей Кокорин, Чиләбе өлкәсе губернаторы урынбасары Руслан Гаттаров, “Эшлекле Русия” иҗтимагый оешмасы рәистәше Андрей Назаров, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Илшат Таҗетдинов, Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Юрий Пустов­гаров һәм башкалар катнашты. Чара нәтиҗәле булдымы? Халык­ара, төбәкара дәрәҗәдә нинди ки­лешүләргә кул куелды? Урал аръ­ягының икътисади үсешенә өмет зурмы?

Башкортстан - Мексика: хезмәттәшлек киңәя

09 июля

7 июльдә Республика йортында Рөстәм Хәмитов Мексика Кушма Штатларының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рубен Альберто Бельтран Герреро белән очрашты, дип хәбәр иттеләр төбәк башлыгының матбугат хезмәтеннән.

Тотрыклылык һәм үсеш юлыннан

08 июля

Бик күп күрсәткечләр буенча Башкортстанның рейтингы югары

Республика Хөкүмәте төбәкнең икътисади хәлен яхшырту буенча чаралар күрә: хезмәт хакы, торак төзү күләмнәре арта, эшсезләр саны кими, инвестицияләр җәлеп итү активлаша. Бүген республиканың власть органнары нәтиҗәле эшли. Русия Федерациясе субъектлары башкарма власть органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге рейтингында 36нчыдан 10нчы урынга күтәрелдек. Республика өч елда икътисадны үстерү динамикасы буенча алты лидер-төбәк арасына керде. Русия Финанс министрлыгы Башкортстанның финанслар белән идарә итү сыйфатына югары бәя бирде.

Үсеш - 12,5 процент!

03 июля

1 июльдә Уфада Башкортстан Хөкүмәтенең Өстенлекле инвестиция проектларын карау һәм аларга ярдәм итү буенча комиссиясе утырышы үтте.

Башкортстан – гөлләр һәм яңа мөмкинлекләр иле

01 июля

Республика буйлап бер атнага якын матбугат турында булган чит ил журналистлары шундый фикердә калды

Мәгълүм булуынча, 2015 елда Уфада ШОС һәм БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитлары үтәчәк. Билгеле, чара уңаеннан республиканы дөньяга таныту, төбәкнең мөмкинлекләре белән чит илләрне таныштыру мөһим. Шушы уңайдан Башкортстанга Кытай, Бразилия, Италия, Казахстан һәм Һиндстан журналистлары килде. Кунаклар республиканың истәлекле урыннарында булганнан соң, Уфада Башкортстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов белән очрашты.

Керемнәр чыгымнардан күбрәк

01 июля

1 июньгә Башкортстанның барлык дәрәҗәдәге бюджетлар тупланмасы керемнәр буенча 63 миллиард 549,1 миллион сум тәшкил итте. Бу узган елның гыйнвар-май айлары керемнәреннән 5,8 процентка күбрәк. Чыгымнар 59 миллиард 865,6 миллион сум күләмендә финансланган — узган елның шушы чоры күрсәткечләреннән 2,8 процентка күбрәк. Шулай итеп, республиканың тупланган бюджеты 5 ай дәвамында чыгымнардан 3 миллиард 683,5 миллион сумга күбрәк булган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»