Экология

Баеган саен чүп арта

26 января

Соңгы чорда чүплекләр турында күп язылды. Торак пунктлар, урманнар, елга буйлары чүпләнү, законсыз чүплекләр күбәю кемнең генә җанына тими икән? Элек, СССР заманында, кибетләрдән кәнфит-прәннекне гәзиткә төреп алып кайта идек, шактый дефицит саналган полиэтилен пакетлар да ул вакытта калын була һәм озакка җитә иде. Хәзер исә кечкенә кәнфит кисәге дә матур кәгазьләргә төрелеп сатыла, бер тапкыр гына кулланыла торган пластик савытлар, шешәләр турында әйткән дә юк. Шулай булгач, яшәү шартлары үзгәрү үзе үк калдыкларның күбәюенә китерә. Иң начары шул: бу калдыклар чүплектә әллә ничә ел ятып та ни эреми, ни череми. Әнә, шулай итеп, Русиядә елына 4 миллиард тоннага якын каты көнкүреш калдыклары җыела. Болар — кәгазь, пластмасса, азык-төлек һәм үсемлек калдыклары, кара һәм төсле металлар, пыяла ватыклары, тукыма, агач, күн, резина калдыклары, сөяк, тирес һ.б. Көнкүреш калдыклары чүплеге төрле чирләр таратучы җәнлекләр һәм бөҗәкләр үрчү өчен алшартлар тудыра. Шуның өчен бүгенге көндә, беренчедән, калдыкларны бер-берсе белән бутамыйча, аерым контейнерларга җыю, икенчедән, аларның кайберләрен эшкәртеп, икенчел файдалану, табыш алу көн таләбенә әверелә. Билгеле ки, әлегә илдә калдыкларның нибары 10-15 проценты гына эшкәртелә, ә көнкүреш калдыкларының — бары тик 3-4 проценты. Башкортстанда да шулай. Нигездә, калдыклар ил территориясендәге 11 мең чүплеккә, чыгарыла. Аларда инде 82 миллиард тонна калдык күмелгән. Әнә шул рәвешле җир шары әкренләп үзе чүплеккә яки калдыклар зиратына әйләнеп бара түгелме?! Калдыкларны эшкәртеп икенчел продукция җитештерү, табыш алу, калдыклар эшкәртү белән нәтиҗәле идарә итү табигатьне пычрату һәм юкка чыгаруны булдырмау гына түгел, төбәктәге социаль-икътисади хәлне сәламәтләндерү ягыннан да отышлы. Калдыклар белән тиешенчә эш итү, беренчедән, экологик халәтне һәм халыкның сәламәтлеген яхшыртуга, икенчедән, яңа предприятиеләр һәм өстәмә эш урыннары булдыруга, өченчедән, чүплек урыннарын киметүгә хезмәт итә.

Урманнарга керсәң, агач киссәң...

20 января

“Яшел калкан”ыбыз кайчан битарафлык корбаны булудан туктар?

Урман... Борын-борынгыдан адәм баласын ачы салкын җилләрдән саклаучы да, аңа торак-яшәү шартларын тудыручы да, җылытучы да, туендыручы-сыйлаучы да, күңелен күрүче дә син идең бит. Ә хәзер иң матур, мәһабәт агачларыңны кисеп тар-мар итеп кенә калмыйлар, син зур янгыннар корбанына әверелдең. Алай гынамы, бөдрә-матур ябалдашларыңны ачып, эчкә үтим дисәң — җирәнгеч чүплек. Бу вәхшилекләр барысы да үз балаларыңның кулы белән, аларның ваемсызлыгы, игътибарсызлыгы, җавапсызлыгы аркасында эшләнә түгелме? Җир йөзендә 40 миллион квадрат километрга якын мәйданда урман бар. Бу барлык коры җирнең өчтән бер өлешен алып тора. Урманнарның 30 проценты — ылыслы, 70 проценты яфраклы агачлардан тора. Ерак тарихка күз салсак, соңгы 10 мең елда борынгы урманнарның өчтән икесе генә калган, 500 миллион гектар җир вак-төяк куаклардан башка бернәрсә дә үсми торган кысыр чүлгә әверелгән. Кешелек яшәеше өчен мөһим булган тропик урманнар минутына 26 гектар тизлек белән юкка чыга бара, 25 елдан соң аларның бөтенләй булмау куркынычы бар, диләр. Билгеле ки, урманнар азайган саен, һава гына сафлыгын югалтып калмый, елгалар саега, күлләр кибә, җир асты сулары төпкә китә, җир йөзенә корылык яный. Дөньядагы урман запасларының 22 проценты Русиядә. Илебездә 722 миллион гектар урман, аларда 75 миллиард кубометр агач запасы бар. Русия урманнарының 42,7 проценты техник яктан җитлеккән урманга керә. Ләкин соңгы елларда зур янгыннар нәтиҗәсендә миллион гектар урман харап булды. Шунысы аяныч: экспертлар ачыклавынча, хәтта тыюлыкларда да урман янгыннарының 30 проценты кеше гаебе белән килеп чыга. Быел Русиянең күп төбәкләрендә боз яңгырлары яуды, йөзләрчә гектар урман боз белән капланды, агачлар сыгылып төште, ботаклар сынды. Белгечләр фикеренчә, аларның күбесе инде үз кыяфәтенә кайтмас, ә сынган ботаклар корып, тагын да янгын куркынычын арттырыр. Шөкер, Башкортстан урманнары боз яңгыры афәтенә юлыкмады. Аның каравы, соңгы елларда көчле давыллар аркасында урманнарыбызга зур зыян килде. Республикабыз урманнарына, аларның экологик халәтенә килгәндә, хафаланырлык нәрсәләр байтак.

Дәрьяга — бер тамчы дегет

11 января

Халык телендәге “Бал мичкәсенә бер тамчы дегет” дигән канатлы сүзтезмә зур бәлане аңлата. Соңгы вакытта матбугатта Стәрлетамак районының Васильевка һәм Кантюковка авыллары янындагы нефть продуктлары саркып торучы су чыганагы турында күп язылды. Кайбер басмалар, хәтта анда 55 миллион тонна бензин бар икән, дип тә халыкны шаккатырды, бу “хәзинә”дән кемнәрнеңдер рәхәтләнеп файдалануы хакында да сүзләр йөрде. Әлбәттә, Стәрлетамак янында зур “хәзинә күле” ачмаганнар. Ләкин, бер тамчы дегет белән бер мичкә балны бозып булган шикелле, нефть продуктлары туфракка, аннан җир асты һәм җир өсте суларына тамчылап кына эләккәндә дә табигатькә шактый зур зыян килүе ихтимал бит! Бу төбәктәге нефть продуктлары чыганагы нидән гыйбарәт, ул кайчан килеп чыккан, хуҗалыкларга нинди зыян салган, моңа кем гаепле? Үзебезне кызыксындырган шундый сораулар белән Стәрлетамак шәһәре хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча бүлек җитәкчесе Азат Әхәтовка мөрәҗәгать иттек. — Бу проблема яңа гына тумаган, — дип сүз башлады ул. — Кырыгынчы елларда ук, әлеге сазлык урынында нефть скважиналары бораулап караганнар. Нәтиҗәдә җир пычранган, туфракка нефть продуктлары сеңеп калган. Хәзерге көндә биредә скважиналар юк, мөгаен, чыганак эшкәртү өчен кулай булмаган, тиешле күләмдә продукция бирмәгәндер. Әлеге сазлыктан ерак түгел нефть сыешлыкларын пар белән юдыртучы станция бар, аның агынты сулары әлеге пычрануны китереп чыгармаганмы икән, дигән сорау туа. 3-4 чакрымда гына “Салаватнефтеоргсинтез” берләшмәсе. Мондый гигантның табигатькә зыяны юклыгын раслап булмый. Шуңа да сазлыктан чыккан нефть продуктлары кемнең гаебе икәнлеге белгечләр тикшерүен таләп итә. Дөрес, 2007 елдан башлап биредә “Девон” җәмгыяте нефть калдыкларын җыеп алу, агынты суны бераз чистарту эшләре алып барды. Хәзерге көндә биредә махсус экологик холдинг шөгыльләнә.

Елганы пычратуга рөхсәт бирелгәнме?

15 декабря

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан идарәсе белән “Уфанефтехим” җәмгыятенең Агыйделне пычрату очрагына кагылган (китерелгән зыян күләме 20 миллион сумнан артык) ике елга сузылган суд тикшерүе килешү белән төгәлләнде. Күзәтчелек органының үз позиция-карашын кискен үзгәртүе күп сораулар тудыра. Башкортстан Арбитраж судының 2009 елның 3 ноябрендәге карарыннан шул билгеле булды: 2008 елның 1-29 декабрендә күзәтчелек хезмәте акционерлар җәмгыятендә үткәргән комплекслы тикшерү предприятиенең файдаланган суларны, биологик чистарту корылмаларыннан үткәреп, Благовещен районының Тугай авылы төбәгендә Агыйдел елгасына агызуы ачыклана. “Уфанефтехим”, шулай итеп, судан файдалану кагыйдәләрен, РФ Су кодексын һәм “Тирә-як мохитне саклау турында”гы Федераль законны боза, ягъни рөхсәт ителгәннән дә күбрәк микъдарда пычрак су агыза. 2008 елның 29 декабрендә бу турыда акт төзелә, ә 2009 елның 12 гыйнварында административ җаваплылыкка тарттыру — 20 мең сум штраф түләтү турында карар кабул ителә. Русия табигатькә күзәтчелек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе исәпләүләре буенча, “Уфанефтехим” җәмгыяте су объектына 20 миллион 106 мең 988 сумлык зыян китергән. Күзәтчелек ведомствосы предприятиегә карата Башкортстан Арбитраж судына дәгъва гаризасы бирә. Әмма 2009 елның 3 ноябрендә, лицензия шартларына карата пычрак су агызу нормативларын арттыруның тирә-як мохиткә тискәре тәэсирен исбатламавына сылтанып, суд идарә таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарта. Шундый җитди учреждениенең мондый анык булмаган аңлатма бирүе гаҗәпләндерә. Елгага пычрак су агызу үзе генә дә табигатькә тискәре тәэсир итү турында сөйли бит. Русиядә гамәлдәге административ законнар буенча шәһәр йортлары ихаталарында, яр буйларында машина юу да тыелганда шундый эре предприятиенең гамәлләре турында сөйләп тә торасы юк кебек. Күзәтчелек идарәсе, бу карар белән риза булмыйча, Урал округы буенча Федераль арбитраж судына дәгъва гаризасы бирә. Ул Башкортстан Арбитраж судының 2009 елның 3 ноябрендәге карарын гамәлдән чыгару һәм эшне шул ук судка яңадан тикшерүгә җибәрү турында карар кабул итә.

Табигать холкы җәмгыятьтә чагыла

14 декабря

Үрсәләнми генә уйлаганда, гомер тыныч кына үтә кебек. Илебез, дөньядагы зур җәнҗалларга тартылмый, үз җаена көн итәргә тырыша. Хәзер бит үтә дә тынычсыз заман килде. Гүя Җир үзәгендәге мәңге сүнмәс ут аның өстен дә кыздыра — кешеләр утлы күмергә баскан сыман чәбәләнә. Давылларның ешаюы һәм усаллануы, елгаларның ташуы, меңнәрчә гектар җирне ялмап алган янгыннар, санап чыккысыз башка афәтләр халыкның кәефенә, психикасына, әлбәттә, шифалы йогынты ясамый. Адәм баласы шәм сүнсә дә, учагы чамасыз дөрләп китсә дә ваемсыз кала алмый. Табигатьнең холык-кылыклары белән җәмгыятьтәге процесслар арасында эчке логик бәйләнешләр ачык күренә сыман. Ниндидер бер илнең икътисады, инвестицияләр чамасыз күп булудан яисә продукция җитештерү товар кулланучыларның ихтыяҗыннан артып китү сәбәпле үсми башласа, аны “кызган” диләр. Димәк, икътисади механизмның үсешне даими һәм мәҗбүри тәэмин итүче факторларын ясалма рәвештә көчсезләндерергә туры килә. Бу — зарури адым, һәм ул керемне мөмкин кадәр күбрәк алырга омтылучы хуҗаны да, әлеге предприятиедә эшләүчеләрне дә куандырмый. Икътисади күзлектән фикер йөрткәндә, һаман да үтеп бетмәгән кризиста дәртләндерүче нәрсәләрнең берсе дә шул. Кризисның барча дөньяны дәррәү генә басуында үзенә күрә уңай күренеш тә табарга мөмкин. Зарурлыгы килсә, бер-берсенең исемен дә ишетергә теләмәгән хас дошманнар да якынлашу, сүз килештерү юлларын эзләргә мәҗбүр. Һәм шулай булды да. Америка Кушма Штатларына эчке икътисади, финанс һәм сәяси проблемаларын йомшарту өчен үз мөмкинлекләре генә җитмәде, куәтле һәм мин-минле дәүләткә, тәкәбберлеген вакытлыча булса да йотып торып, килешмәстәй илләр белән дә уртак сүзгә килү юлларын эзләргә туры килде. Европа да, бер союзга берләшеп, үзен Америкага көндәш булырлык хәлдә тоя башлагач, дөньяда үзенең мөстәкыйль сәясәтен урынсыз тартынуларсыз гамәлгә ашыра. Кытай Халык Республикасының җитез күтәрелүе һәм икътисадта да, сәясәттә дә чит факторларга бигүк илтифат итмәве бу илне һәр җәһәттән якын елларда төп көчләрнең берсенә әверелдерәчәк. Һәм янә бер көч — Һиндстан, Бразилия, Көньяк Африка Республикасы. Технологик яктан һәм ил эчендә җитештерүне оештыру буенча бу дәүләтләр Русияне күптән артта калдырган. Шуңа күрә тиз үсүче икътисадларга иярү безгә җиңел булмаячак.

Экологияне саклау — мөһим бурыч

10 декабря

Шушы көннәрдә Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгында агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Анда министр урынбасарлары О. Н. Лаздина, Е. В. Щекина, Р. Ш. Дәүләтов, Ә. Х. Шаһиев, аерым табигый территорияләр һәм биотөрлелек бүлеге җитәкчесе Э. М. Корбанаева, Тормыш хәвефсезлеге гыйльми-тикшеренү институты директоры Ф. Ф. Хизбуллин, Гыйльми-тикшеренү экология үзәге директоры З. К. Әмирова чыгышлары тыңланды. Барлык чыгышлардан соң, А. Н. Котлыәхмәтов нәтиҗәләр ясады. Чыгышлардан күренүенчә, республикада экологик хәл, гомумән алганда, тотрыклы дип бәяләнә. Элеккечә үк, хәл ителмәгән проблемалар да кала: болар — автомобильләрнең һаваны пычратуы. Агынты су сыйфатының нормативларга туры килмәве, каты көнкүреш калдыкларының теләсә кая түгелүе, калдыклар эшкәртү дәрәҗәсенең түбән калуы һ. б. 1 октябрьгә республика территориясендә җир асты байлыкларыннан файдалану өчен 315 лицензия, 162 уведомление гамәлгә кергән. Республика бюджетына күчерелгән керем суммасы 4 702,7 мең сум тәшкил иткән. Тугыз айда табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирәне саклау өлкәсендәге законнар үтәлеше буенча 1612 тикшерү үткәрелгән, 363 тикшерү материалы хокук саклау органнарына тапшырылган, 551,9 мең сумлык административ штраф салынган. Быел республикада табигатьне саклау чараларына 100 миллион сум акча каралган, 9 айда шуның 55,8 миллион сумы үзләштерелгән. Гидротехник корылмаларны ремонтлау өчен федераль бюджеттан 29 миллион сум акча бүленгән. Киңәшмәдә табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирәне саклау мәсьәләрен хәл итү юнәлешендәге башка эшләр белән дә танышканнан соң, тиешле карарлар кабул ителде. Министр Азат Котлыәхмәтов даими контроль һәм җентекле эшләү таләп итүче төп юнәлешләрне билгеләп үтте.

Франис Сәйфуллин: “Суга стратегик ресурс буларак карарга вакыт”

20 ноября

Дәүләт җыелышы-Корылтайда “Русия Федерациясендә 2020 елга кадәр су стратегиясе һәм Башкортстан Республикасы территориясендә аны гамәлгә ашыру юллары” мәсьәләсе буенча парламент тыңлаулары үтте. Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Франис Сәйфуллин тыңлауларда ясалган йомгаклар, анда каралган мәсьәләләр турында “Башинформ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

Тормыш чыганагы —су, дибез,

19 ноября

тик һич аның кадерен белмибез

Әңгәмәдәш турында белешмә: Дамир Радик улы Мостафин Әлшәй районында 1959 елның 18 сентябрендә туган. Югары белемле — 1981 елда Башкортстан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаган. Хезмәт юлын Ташлы мәктәбендә физика укытучысы булып башлаган. Соңрак мәктәп директоры, авыл Советы рәисе, авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры булып эшли. 2001 елдан Әлшәй район Советы рәисе урынбасары. 2004 елдан Әлшәй районы хакимияте башлыгы. Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Саф сулар эчәр идем...

10 ноября

Кеше организмының 70 проценты судан торуы билгеле. Кеше үз массасыннан 6-7 процент кына суын югалтса да организм сусызлана, 10-20 процент югалса, гомер өчен куркыныч туа. Шулай булгач, сәламәтлекнең эчәр су белән бәйләнеше турында сөйләп торасы да юк. Эчәр су иң беренче чиратта эпидемик яктан куркынычсыз, химик яктан зыянсыз булырга һәм аның исе, тәме, төсе, күбекләнүе, болганчыклыгы булмаска тиеш. Бүгенге көндә җир йөзендә 1 миллиард 100 миллион кеше сыйфатлы судан мәхрүм. Һәм дөньяда кешеләрне сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү барлык илләр өчен дә глобаль күләмле медицина проблемасы һәм социаль мәсьәлә булып тора.

Менә сиңа хәзинә!

26 октября

Бензин якты нефть продукты санала. Нефть скважиналардан фонтан булып аткан чорда иң башта якты нефть продуктын — чиста бензинны җыйганнары хакында ишеткән бар. Хәзер кара алтын бик саекты, бу кыйммәтле хәзинәне зур көч салып, җир астына технологик сыекчалар кудыртып, азлап кына алалар. Һәм менә шул суга, битумга, парафинга, күкерткә буталган нефть продуктыннан бензинны бүлеп алу хәзерге көндә зур чыгымлы һәм катлаулы процесс булып тора. Ә менә республикабызның кайбер җирләрендә бензин чыганаклары барлыкка килү әкияткә охшаш. Уфа аэропорты заправкасы янындагы бакчаларда су коесына ут кабу турында язып чыккан идек инде. Кайчандыр, дистә еллар элек, биредә бензин цистернасы ауган булган, яки, тикшерүдән куркып, зур күләмдә бензинны махсус түккәннәр, дигән фаразлар яшәп килә. Шушындый ук хәл Салават шәһәре янында кабатлануы экологларны да, халыкны да пошаманга салды. Шәһәргә кергәндә “Салаватнефтеоргсинтез”га таба барган юлда җирдән бәреп торган бензин чишмәләре хакында хәбәр булган иде инде. Бушлай бензин таптым, дип сөенергә урын юк. Җирдән чишмә булып бәреп яткан нефть продуктлары инде җир асты суларына кушылырга өлгергән, елга, коеларны пычраткан булуы көн кебек ачык. Әлеге хәбәр буенча Росприроднадзор инспекторлары власть органнарын һәм фәнни-тикшеренү институтларын җәлеп итеп, тикшерү эше алып бара


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»