Экология

Халыкара экология форумы ачылды

13 октября

Кичә Уфаның “Нефтьчеләр” мәдәният сараенда “Уралэкология. Сәнәгать хәвефсезлеге-2011” дигән халыкара экология форумы һәм махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Башкортстан Хөкүмәте, Табигатьтән файдалану һәм экология, Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыклары, Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм “Лигас” коммерция инновацион үзәге оештырган әлеге чара өч көн барачак. Экологик форумның һәм күргәзмәнең максаты — әйләнә-тирәне саклау өлкәсендә иң яхшы фәнни-технологик казанышларны күрсәтү, калдыкларны җыюны һәм эшкәртүне, агынты суларны чистартуны контрольдә тотучы заманча технологияләрне гамәлгә кертү. Форумның программасы киң һәм аның кысасында актуаль экология проблемаларын күтәрүгә һәм аларның чишелеш юлларын карауга багышланган гыйльми-гамәли конференцияләр, су хәзерләү һәм сәнәгать предприятиеләрендә агынты суларны чистарту технологияләре буенча семинарлар узачак. Шушында ук яшь галимнәр үзләренең эшләнмәләрен һәм проектларын тәкъдим итә. “Уралэкология. Сәнәгать хәвефсезлеге-2011” форумы Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Марат Мөлековның сәламләү чыгышы белән ачылып китте. Русия Федерациясенең 20 субъекты вәкилләре, Британия компаниясе вәкиле, федераль, республика һәм муниципаль орган җитәкчеләре, эре сәнәгать предприятиеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашлыгында үтүче әлеге экологик җыенның бүгенге көн өчен әһәмиятен ассызыклап, ул мондый мөһим проблемаларны хәл итүдә дәүләт органнары, гыйльми институтлар һәм предприятие җитәкчеләренең бердәмлеге кирәклеген әйтте. Башкортстан Республикасының табигатьтән файдалану һәм экология министры Азат Котлыәхмәтовның чыгышы Башкортстанның экологик сәясәтенә багышланды. Ул бүгенге көндә халыкны борчыган төп экологик проблемаларга тукталды. Мәсәлән, Уфа, Стәрлетамак, Салават шәһәрләрендә су, һава сыйфаты бик начар булып кала. Сәнәгать үссә дә, һаваны газдан чистарту җайланмалары 43 процентка кимегән, гамәлдәгеләре дә инде 20 еллап элеккеге, ягъни физик һәм мораль искергән. Каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру һәм эшкәртү мәсьәләсе көн үзәгендә кала. Бүгенге көндә республикада 2 мең гектар мәйданда 2,5 мең чүплек бар. Нибары 36 полигон гына тиешле экологик таләпләргә җавап бирә. Чүпне сортларга бүлү станцияләре төзү, икенчел чималны эшкәртү мәсьәләсе нигездән хәл итүне көтә. Министр агынты суларның һәм эчәр суның сыйфаты, әйләнә-тирәнең чисталыгы, экологик тәрбия мәсьәләләренә дә тукталды.

Экологиядә экономияләргә кирәкми

07 сентября

Президент җитди чарага әзерлексез килгәннәрне каты тәнкыйть утына тотты Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә узган Җәмәгать иминлегенең ведомствоара советы утырышы экология хәвефсезлеге мәсьәләләренә багышланды. Анда Хөкүмәт әгъзалары, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты. — тирә-як мохитне саклау мәсьәләсе бүгенге утырышның көн тәртибенә ни өчен чыгарылуы барыгызга да аңлашыладыр дип уйлыйм. Халыкның тормыш сыйфаты беренче чиратта тирә-якның, һаваның чисталыгына бәйле. Бүген һәр тарафта, һәр илдә экология хәвефсезлеге — дәүләт иминлегенең аерылгысыз өлеше, чөнки бу өлкәдәге тупас хаталар дәүләт бөтенлегенә куркыныч янавы ихтимал. Мисал өчен, 1957 елда Чиләбе янындагы “Маяк” предприятиесендәге шартлауларны һәм аның бүгенге көнгә кадәр сиздергән зыянын, Чернобыль һәлакәтен, яки егерме ел элек үзебезнең республикадагы фенол фаҗигасен искә төшерик. Шуңа күрә тирә-як мохитне саклау темасы федераль дәрәҗәдә дә торган саен көчлерәк яңгырый. Ил җитәкчелеген бу мәсьәлә борчуын Президентның экология хәвефсезлеге буенча билгеләгән бурычлары да күрсәтә, алар шушы өлкәдәге законнарны камилләштерүгә юнәлтелгән, — дип билгеләде Рөстәм Зәки улы.

Министрлыкның таләпләре катгый

03 августа

Соңгы чорда Стәрлетамак районының Кантюковка һәм Васильевка авыллары тирәсендә җир астыннан бензин саркып чыгуы турында шау-шу булган иде. Күп еллар дәвамында “Газпром нефтехим Салават” җәмгыяте һәм Агыйдел елгасы арасында җир асты суларына нефть продуктлары эләкте. Әлбәттә, монда янәшәдәге предприятиеләр гаепле икәненә беркемнең дә шиге юк. Болар: “Газпром нефтехим Салават”, “Аллагуват” пар белән юдыру станциясе, “РИКО”, “Газпром добыча Оренбург“, “Подземнефтегаз”, “Стимул”, “Роса”, “Холдинг Экология природы” җәмгыятьләре. Табигатькә китергән зыян алар намусында һәм бу мәсьәләне хәл иткәндә алар берсе дә читтә калырга тиеш түгел, дип исәпли республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы. Әлеге предприятиеләр һәм пычранган территория дәүләт экологик контроль зонасына керә. Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, эколог-белгечләр прокуратура органнары уздыра торган барлык тикшерүләрдә дә экспертлар буларак катнаша. Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына әлеге пычрану зонасында гаеплеләрне ачыклауда байтак аналитик тикшеренүләр алып барырга туры килә. Пычратучы матдәләрнең составы һәм табигате турында бик күп мәгълүмат җыйган алар. Министрлыкның Дәүләт аналитик контроль идарәсе озак вакытлар катлаулы тикшерүләр алып барганнан соң, тиешле нәтиҗәләргә килгән. Туфракка сеңеп өлгергән нефть продуктлары төрле углеводородларның (бензин, дизель ягулыгы, газ конденсаты) кушылмасын тәшкил итә. Анализ нәтиҗәләренә караганда, бу пычратучы матдәләренең кайдан икәнлеге дә ачык күренә. Димәк, кем пычраткан, шул үз зыяны өчен җавап тотарга, территорияләрне тәртипкә китерергә тиеш.

Табигатьне саклау - изге эш

02 августа

Башкортстан Республикасының Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы ел дәвамында даими рәвештә төбәк дәүләт экологик контроль үткәрү эшен алып бара. Бу зур һөнәри әзерлек, түземлек таләп итә торган эш 11 территориаль идарә һәм комитет тарафыннан алып барыла. Министрлыкның матбугат хезмәте әзерләгән мәгълүматларга караганда, агымдагы елның беренче яртысында шундый 2865 чара уздырылган, шул исәптән табигатьне саклау законнары таләпләрен үтәүне тикшерү, административ хокук бозу турындагы эшләрне карау, табигатьне саклау законнарын бозу факты буенча материаллар теркәп барылган. Үткәрелгән чаралар барышында 3196 очракта табигатьне саклау законнарын бозу теркәлгән. Бу фактлар 1947 тикшерү барышында ачыкланган. Иң күп кимчелек калдыклар белән эш итүдә табылган. Аларның саны 2480. Республика территориясендә 380 санкцияләнмәгән чүплек барлыгы ачыкланган, аларның гомуми күләме 14,323 мең кубометр. Атмосфера һавасын саклау өлкәсендә 534 закон бозу очрагы теркәлгән. Һаваны төп пычратучылар — рөхсәтсез атмосферага төрле агулы матдәләр ташлаучылар, калдыкларны яндыручылар. Сулыкларны саклау — экологларның тагын да бер мөһим бурычы. Быел чишмәләр, инеш, елга-күлләрне пычрату буенча 131 очрак ачыкланган. Күп кенә закон бозучыларның рөхсәт документлары юк, алар законсыз рәвештә су ресурслары белән файдалана һәм шул ук вакытта табигатькә зур зыян сала. Җирне, туфракны саклау, нәтиҗәле файдалануны контрольдә тоту — шулай ук экологларның изге бурычы. Бу өлкәдә 41 закон бозу очрагы теркәлгән. Республика территориясендә 24 урында законсыз рәвештә файдалы казылмалар чыгарганнар. Аерым сакчыллык таләп итә торган табигать территорияләрен саклау өлкәсендә 6 урында әйләнә-тирәгә кире мөнәсәбәт булуы ачыкланган.

Әйләнә -тирә сафлыгы өчен һәркем җаваплы

25 июня

“Башинформ” агентлыгында Башкортстандагы экологик хәлне тикшерү буенча “түгәрәк өстәл” утырышы үтте. Анда “ЭКА” төбәкара иҗтимагый экологик оешма, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, Мәгариф министрлыгы, югары уку йортлары, иҗтимагый оешмалар һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Сүз күбрәге балаларга һәм яшүсмерләргә, шулай ук өлкәннәргә экологик тәрбия бирү, көнкүреш калдыкларын җыю, урнаштыру һәм эшкәртү, ресурсларны бәрәкәтле файдалану хакында барды. Башкортстанның Экологлар берлеге вәкиле буларак катнашучы Борис Павлов, мәсәлән, экологик хәрәкәттә иҗтимагый активлыкның роленә басым ясады. Атом электр станцияләренең кешелек тормышы өчен зур һәлакәт белән янавы, радиактив калдыклар күмүнең хәвефлелеге мәсьәләләрен кузгатты. “Чиләбе өлкәсендәге “Маяк” атом электр станциясендә булган авария бәхетле очрак нәтиҗәсендә генә безне исән калдырды, — диде ул. — Юкса, әгәр шул чакта җил безгә таба искән булса, Идел буе төбәге тулысы белән радиактив зыян күргән була иде. Әле дә “Маяк” хәвеф белән янап тора”. Борис Павлов инде күптән булган диоксин фаҗигасен дә искә төшерде. Аның сүзләренә карагaнда, тормыш өчен куркыныч бу матдә әле дә җир-суларда, туфракта бетеп җитмәгән һәм үзенең җимергеч эшен дәвам итә. Олпат яшьтәге эколог чүп-чарларны балалардан бушлай җыештыртуга катгый каршы чыкты. Мондый эшләр өчен хакимият түләргә тиеш, диде ул. Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы вәкиле Рөстәм Шәмсиев соңгы чорда халык арасында табигатьне саклау буенча актив эш алып баручы “ЭКА” төбәкара иҗтимагый экологик оешма җитәкчесе Гүзәл Латыйповага һәм аның урынбасары Эльвира Кирәевага рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аларның эшчәнлегенә хуплау белдерде.

Урамыбызны чүплек йота, коткарыгыз!

04 июня

Фотофакт
Җәмәгать! Редакциягә бик гыйбрәтле берничә фоторәсем җибәрделәр. Аларда “Урамыбызны чүплек йота, коткарыгыз!” диелгән. Башка бер хәбәр дә юк. Кем җибәргәнен дә, кайдан килгәнлеген дә белә алмадык. Игътибар белән карасаң, уңдагы фотосурәттә ниндидер елга буе күренә, ярында бөдрә таллар үсә. Тал булган җирдә сандугач оя кормый калмас. Тик менә чүплекнең сасы исенә түзеп, сайрый алыр микән бахыр? рәсемнәрнең икенчесендә яшел алан. Яз башында ук күпереп торган үләнле-печәнле аланда җиләк тә уңадыр. Тик шакшы, тирес суы сеңгән җиләкне кем җыя икән? Чүплеккә терәлеп үк йортлар тезелеп киткән. Каралты-кураның төзеклеге, буялган-бизәлгәнлегеннән күренә: авыл ташландык түгел, киресенчә, хәлле генә кешеләр яшәве аңлашыла. Берничә йорт аша ындырга теплица корылган булса кирәк. Димәк, авылның эшкуарлары да бар. Шунысы гына аңлашылмый: шундый оҗмах почмагы янында чүплек каян барлыкка килгән? Кем ташлый анда абзар тиресен? Ялан тулы кәгазь, полиэтилен, катыргы тартмалар, бирелергә ак флаг күтәргән дошманнарны хәтерләтеп, җилдә җилферди, әллә каян “күзнең явын ала”.

Чирен яшергән — үлгән

11 мая

Бүген җир йөзендә, ил күләмендә һәм республикада экологик проблемалар глобаль төс ала. Табигатькә иң зур хилафлыкны китерүче сәнәгать предприятеләре керем артыннан куып, табигатьне пычратудан туктамый, аны саклауга чыгымнар чыгармас өчен ялган отчетлар белән котылып килә. Русия Президенты Дмитрий Медведевның Федераль җыелышка Юлламасында да, илебез табигатенең бай һәм матур булуыннан тыш, анда экологик проблемалар җитәрлек булуы турында җитди кисәтелә. Бу мәсьәләне фәкать табигать өлкәсендә заманча идарә итү системасын булдырып кына хәл ителәчәгенә басым ясала. Беренчедән, пычранган территорияләрнең реаль торышын бәяләргә кирәклеге ассызыклана, дәүләт белән партнерлык механизмын үстерү кирәклеге карала. Башкортстанда да табигать сафлыгы өлкәсендә борчылырлык урыннар бихисап. Бу хакта республиканың Экологлар берлеге күптән һәм нигезле сүз алып бара. Хәзерге вакытта алар республика территориясендә эш алып баручы предприятиеләрнең экологик эшчәнлек нәтиҗәлелегенә төп игътибарны юнәлтә. Бигрәк тә “Башнефть” компаниясе, нефть-химия эшкәртү предприятиеләре игътибар үзәгендә тора. Нефть компаниясенең мәгълүмати биклелеге, статистик мәгълүматларның чынбарлыкка туры килмәве, кискен экологик проблемаларны шомартып кую гадәте, эзлекле экологик сәясәт булмау – болар барысы да республика табигатенә зур һәлакәтләр белән яный. Әнә шундый кискен мәсьәләләр БР Экологлар берлегенә Башкортстан дәүләт радиосы, матбугат журналистлары катнашлыгында Агыйдел елгасы буйлап экологик тур оештырырга этәргәндер. Әлеге турның Радио көнендә үткәрелүе очраклы түгел. Табигатьне саклау юнәлешендә эзлекле эш алып баручы Русия радиосының Башкортстан бүлеге, республиканың Экологлар берлеге, тикшерү-күзәтү органнары вәкилләре, журналистлар катнашлыгында узган әлеге чара әнә шул көчләрне берләштерү максатын күздә тота иде. Бу хакта 20 ел буе радиодан “Экология һәм без” программасын алып баручы Римма Сәрвәрова да, Экологлар берлеге рәисе Александр Веселов та әйтеп уздылар.

Коткарырга һәм саклап калырга

27 апреля

Башкортстанда халыкның экологик мәдәниятен күтәрү акциясе башланды. Хөкүмәтнең 25 апрельдәге 396-р боерыгы белән Рөстәм Хәмитов 25 апрельдән 14 октябрьгә кадәр “Коткарырга һәм саклап калырга” дигән экологик акциясе үткәрергә кушты. Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Эрнст Исаев җитәкчелегендәге оештыру комитеты составы һәм чаралар планы расланды. Документта акциянең республикада экологик белем бирү һәм мәгариф системасын камилләштерү, халыкның экологик мәдәнияте дәрәҗәсен күтәрү максатында үткәрелүе билгеләнә. Акциянең девизы: “Тере табигатьнең төрлелеге — планетаның кыйммәтле хәзинәсе”. Алар исәбенә “Парклар маршы” һәм республика экологик конкурслары кебек традицион чаралар да, шулай ук халыкның экологик аңын күтәрүгә юнәлтелгән “Балалар бакчасының яшел дөньясы” республика смотр-конкурсы, яшьләр һәм мәктәп укучылары катнашлыгындагы халыкара экологик акцияләр һәм конкурслар керә. Быел җәй ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан Республикасы комитеты җитәкчелегендә “Йөрәктау, Куштау һәм Торатау шиханнарын дөнья әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре комплексы буларак коткарыйк һәм саклап калыйк” дип аталган семинар үтәчәк. Шулай ук ЮНЕСКО белән хезмәттәшлек итү юнәлешендә “Коткарырга һәм саклап калырга” акциясе кысаларында “Башкортстан Уралы” комплекслы биосфера резервы проектын әзерләү планлаштырыла. Ул “Мәдәни ландшафт” номинациясе буенча Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы исемлегенә тәкъдим ителәчәк. Акция планында өч дистәгә якын чара үткәрү күз уңында тотыла. Аларның берничәсе шушы атнада ук старт алачак. “Минем республикам” яшьләрнең социаль-экологик акциясе апрельдән октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, шулай ук апрельдән июньгә кадәр Башкортстан укучылары “Яшел планета” Бөтенрусия конкурсында катнашачак.

Пычрак су гомерне кыскарта

17 марта

Мартта Бөтендөнья су ресурслары көне билгеләп үтелә. Бу көн 1992 елда Рио-де-Жанейрода БДБ илләренең әйләнә-тирә мохитне саклау буенча үткәргән конференциясендә билгеләнде. Җир шарында суның күпчелек өлешен диңгез-океаннар тәшкил итә, нибары 3 проценты гына төче су. Теоретик яктан караганда, җирдәге су ресурслары кешелек яшәеше өчен җитәрлек. Ләкин ихтыяҗ нык арта, шунлыктан күп илләр су җитмәүдән интегә. Монысы — бер мәсьәлә. Ә суның пычрануы тагын да зуррак куркыныч тудыра. Төче су планетаның нибары 40 процент өслегендә генә бар, калган 60 проценты төче су белән тәэмин ителми яки зур ихтыяҗ кичерә. Кешенең эшчәнлеге җир йөзендә төче су җитмәүгә кире йогынты ясый. Мәсәлән, күпләп урманнарны кисү, шуның нәтиҗәсендә көтүлекләр юкка чыгу, туфракның үлүе табигатьне тәмам корыта. Ә болай да җитешмәгән төче суларның пычрануы яшәешне бигрәк тә киеренке хәлгә куя. Һәр елда дөньядагы елгаларга 450 миллиард кубометрга кадәр сәнәгать калдыклары ташлана, шушы сәбәпле суда 13 000 төр агулы элемент җыела. Пычрак судан килеп чыккан чирләр аркасында җир йөзендә һәр 8 секунд саен бер сабый гомере өзелә, ел саен 500 миллион кеше авырый. Җир шарында кеше гомере торган саен ныграк кыскара, диләр. Соңгы 30 елда ул 7 елга кыскарган. Әгәр шулай дәвам итсә, 50 елдан: “Без үзебезне һәм балаларыбызны коткару өчен ни эшләдек соң?” дигән сорауны бирергә кеше дә калмаска мөмкин. Ел саен миллионлаган русияле вакытсыз вафат була. Моның сәбәпләре күп: начар экология, социаль проблемалар, сугышлар, чирләр һ.б. Шулар арасында күзгә күренми торган тагын бер дошман бар: экологик яктан пычрак, яшәү өчен куркыныч булган су. Коткаручыбыз булырга тиешле су безне үтерергә мөмкин икән! Ә бу хәвефне бетерү өчен без нишләргә тиеш соң? Хәлне контрольдә тоту өчен без иң беренче чиратта дөреслекне белергә тиешбез. Җир шарының өчтән икесен алып торган су — планета тормышының бишеге. Аның тереклекне бар итү көче дә, юк итү куәте дә бар. Соңгысы бигрәк тә бүгенге көнебезгә хас.

Чүп-чар арасында байлык бар!

17 февраля

Аны исраф итү — зур гөнаһ

Мөселман әхлагы күзлегеннән караганда, исраф, ягъни эшкә яраклы һәммә нәрсәне, ризыкны, суны, һ.б. әрәм итү зур гөнаһ санала. Бәрәкәтле гаиләләрдә, хуҗалыкларда җитәрлек кенә азык-төлек куллану, калса, мал-туарга, кош-кортка ашату, иске әйберләрне чимал итеп файдалану, яки калдыкларны кирәкле урынга тапшыру гадәткә кергән була. Авыл халкы бу яктан бәхетлерәк. Без бала чакта (макулатура белән тимер-томырны әйткән дә юк) өйдәге бөтен кирәкмәгән чүпрәк-чапракны, бәрәңге бакчасында, тиреслектә яткан сөякләрне, фермадагы силос чокыры тирәсендәге полиэтилен кисәкләрен, хәтта мичтә калган көлне чүпрәкче абыйга илтеп тапшыра идек. Бик аз гына тиеннәр җыела иде алардан, ләкин шул акчага чүпрәкче абый безгә ул вакытта дефицит булган кунычлы галош, һинд чәе кебек товарлар, балаларга бигрәк тә татлы сагыз, сыбызгы, кармак кебек әйберләр бирә иде. Анда-монда яткан пыяла шешәләргә дә битараф түгел идек, анысын кибеткә тапшырсаң, тагын файда. Исраф — гөнаһ, дибез. Эшкә яраклы әйберне әрәм итү генәме соң әле бу? Юк, ул гына түгел, әрәм итү үзе артыннан әйләнә-тирәне чүпләү, ямьсезләү, пычрату, хәтта җир-суны, һаваны агулау кебек яман күренешләрне ияртә. Русия Федерациясенең торак пунктларында ел саен 150 миллион кубометр каты көнкүреш калдыклары җыела. Аның төп өлеше төрле полигоннарда һәм чүплекләрдә яндырыла, күмелә һәм нибары 5 проценты икенчел эшкәртелүгә һәм яңа продукция ясауга китә. Икътисади кризиска карамастан, Башкортстанда да калдыклар күләме арта. Бу хакта без Экологик, технологик һәм атом күзәтүе федераль хезмәте инженеры, бәйсез эксперт-эколог Равил Әсфәндияров белән сөйләштек. Ул биргән мәгълүматларга караганда, республиканың төрле полигоннарында ел саен 1 миллион тонна тирәсе каты көнкүреш калдыклары җыела. Республика территориясендә каты көнкүреш калдыклары өчен 3000 чүплек бар, алар 2000 гектар мәйданны били. Чүплекләрнең 80 проценты табигатьне саклау таләпләренә җавап бирми, ягъни җир бүленү турында документлар юк, табигатьне саклау корылмалары ясалмаган, фильтрлануга каршы экран юк, әйләнә-тирәгә мониторинг ясау оештырылмаган. Күп кенә торак пунктларда чүп җыю, аны транспортлау һәм урнаштыру каралмаган. Калдыкларның теләсә кайда өелеп ятуы җәмгыятькә зур экологик, икътисади һәм социаль зыян сала. Бигрәк тә җир өстендәге һәм астындагы суларның, һаваның һәм туфракның зарарлануы кеше сәламәтлегенә турыдан-туры кагыла. Ягъни халыкның яшәү шартларының начараюы, табигый ресурсларның бозылуы — болар барысы да калдыкларны тиешенчә урнаштырмау бәласе. Республиканы социаль-икътисади үстерү стратегиясенең бер юнәлеше нәкъ менә көнкүреш калдыкларын үтилләштерү, зарарсызландыру, экологик яктан хәвефсез итеп күмеп кую, пычрату чыганакларын бетерү, икенчел ресурсларны файдалану системасын үстерү, чүпне сортларга аеру һәм эшкәртүне күздә тота. “2004-2010 елларга һәм 2015 елга чаклы Башкортстан Республикасының экологиясе һәм табигать ресурслары” максатлы программасын тормышка ашыру барышында көнкүреш калдыкларының 34 полигоны сафка басты. Мондый объектларны нәтиҗәле файдалану максаты белән үзенең филиаллар челтәре булган “Табигать” унитар предприятиесе оештырылды. Республикада калдыкларны урнаштыру объектларына килгәндә, байтак мәйданны авыл чүплекләре тәшкил итә. Ләкин эксплуатациядән чыгарылган чүплекләр рекультивацияләнми. Нефтекама, Стәрлетамак, Октябрьский, Туймазы шәһәрләренең полигоннарын анализлаганнан соң, белгечләр шундый фикергә килгән: калдыкларның 50 проценты эшкәртелеп, икенчел кулланышка яраклы. Ә бездә аларның нибары 3 проценты файдага китә: тимер-томыр, төсле металлар, яхшы сыйфатлы кәгазь һәм яхшырак агач калдыклары. Калдыкларны төрләргә аерып җыйганда шактый зур икътисади, экологик һәм социаль нәтиҗә буласы һәркемгә билгеле. Югыйсә, морфологик сыйфат буенча көнкүреш калдыклары: кәгазь, катыргы, азык-төлек, агач, металл, тукымалар, сөяк, пыяла, күн, резина, таш, полимер материаллар кебек төркемнәргә бүленә. Республика территориясендәге чүплекләргә бүгенге көндә 150 мең тонна макулатура, 70 мең тонна катыргы, 28 мең тонна тимер-томыр, 107 тонна полимер әйберләр, 14 мең тонна төсле металл, 54 мең тонна пластмасса, 36 мең тонна тукыма чыгарып түгелә. Һәм шушы төр калдыклар, бер-берсенә буталып, бернәрсәгә дә яраксыз хәлгә килеп, чүплекләргә түгелеп исраф була! Югыйсә, аларның һәркайсын эшкәртеп, тормышка файдалы әйберләр ясап яки җитештерүдә файдаланып булыр иде. Хәзерге көндә авыл чүплекләрендә иске буралар, коймалар, башка ташландык агач материаллар тау-тау өелә. Югыйсә, алар менә дигән ягулык бит. Шул ук вакытта, халык ягулык өчен урман кисә яки үзе хәзерләргә көче булмаган карт-коры кыйммәт бәягә утын сатып ала. Моннан тыш, чүплекләрдә электрон калдыклар арта. Болар — иске компьютерлар, электрон көнкүреш приборлары һәм җиһазлар. Мәсәлән, ел саен халыктан 120 мең телевизор, 160 мең компьютер, 40 мең принтер һәм 10 мең тонна башка ваграк техника яраксызга чыга. Бүгенге көндә республикада көнкүреш калдыкларына булган мөнәсәбәт тамырдан үзгәрә. Кәгазь һәм полимер калдыклары, төсле һәм кара металл, тукымалар, пыяла ватыклары, тузган шиннар иң файдалы компонентлар дип билгеләнә. Ләкин гомум контейнерларда азык-төлек калдыклары белән буталган чимал сортларга аеру станциясендә дә эшкәртелүгә авыр бирелә. Калдыкның 50 проценты эшкә яраклы булса да, әнә шул буталу һәм пычрану сәбәпле, нибары 10 проценты сайлап алына. Шулай булгач, халыкның көнкүреш калдыклары түгел, ә предприятие калдыклары гына коммерция мәнфәгатенә җавап бирә. Димәк, халыктан азык-төлек калдыкларын аерым җыюны таләп итү бердәнбер дөрес юл булып кала. Бу ысул калдыкларны сортларга аеруда шактый җиңеллек тудырыр иде. Республикада көнкүреш калдыкларын эшкәртүгә килгәндә, күптөрле хәл ителмәгән мәсьәләләр калкып чыга. Чүп җыю контейнерларының тузуы һәм ямьсезлеге, чүп ташый торган машиналарның искергәнлеге һәм җитмәве, калдыкларның вакытында чыгарылмавы, икенчел чимал җыю пунктлары челтәренең үсешмәве, калдыклар эшкәртүдә көндәшлек булмау кебек күренешләр, әлбәттә, бу өлкәдә эшне сүлпәнәйтә. Ә бит икътисади алдынгы илләрдә калдыклар белән эш итү югары үсешкә ирешкән, рентабельле һәм инвестицияләр җәлеп итә торган тармакка әверелгән. Һәм аларда калдыкларның күп өлеше кече предприятиеләр тарафыннан эшкәртелә. Республикада әнә шул чит илләр тәҗрибәсен өйрәнү, шулай ук кече эшкуарлыкны финанс, инфраструктур, мәгълүмати яктан тәэмин итү беренче нәүбәткә чыга. Башкортстанда калдыклар белән эш итүгә рөхсәт алган 300 предприятие бар. Алар алдында торган төп мәсьәлә — калдыкларның ресурс потенциалын максималь рәвештә файдалану һәм җиргә күмә торган калдыклар өлешен мөмкин кадәр киметү.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»