Экология

Сулар һавабыз сафмы?

10 ноября

Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, автомобиль газлары атмосферага иң зур зыян китерә, алар һавага чыгарылган зарарлы газларның 62 процентын тәшкил итә. Авто­мо­бильләр саны елына 5-7 процентка арта, димәк алдагы елларда алар эшләп чыгарган газлардан ките­релгән зыян күләме 70 процентка җитә­чәк.

Урман ни дип шаулый?

10 апреля

87,4 тонна макулатура җыеп, уфалылар 435 төп агачның гомерен саклап калды

Элегрәк безнең илдә бик матур традиция яшәп килде: ул елларда мәктәп укучылары дәррәү килеп макулатура җыя иде. Бу, бердән, мәктәп бинасында уку елы дәвамында җыелган артык кәгазьдән арынырга ярдәм итсә, икенче яклап, агачларны азрак кисәр өчен икенчел чимал туплауга булышлык итте. Һәр яңалыкның ныклап онытылган иске нәрсә икәнлеген истә тотып, бүген мәктәпләрдә бу традицияне янә кайтарырга булдылар. Бу — бик вакытлы адым, чөнки сәнәгатьтә кәгазь куллану елдан-ел арта, ә урманнар, кызганычка каршы, сирәгәя. Бу җәһәттән “Табигать” дәүләт унитар предприятиесенең “Кәгазьгә — икенче гомер!” дип аталган экологик акцияләре һәм бу юнәлештәге эшчәнлеге аерым әһәмияткә ия.

Көн үзәгендә - экология мәсьәләләре

16 марта

Башкортстан Республикасы Парламенты утырышының чираттагы тыңлауларында экология өлкәсендә мөһимлеге белән аерылып торган мәсьәлә — каты көнкүреш калдыклары һәм аларны эшкәртү системасына идарә итүнең хокукый базасын камилләштерү буенча хәлнең торышы һәм бу юнәлештә килеп туган катлаулылыклар тикшерелде. Республикада ел саен 2 миллион тоннага кадәр каты көнкүреш калдыклары җыелуы, аның ел саен 10 процентка арта баруы һәм һәр кеше исәбенә 300 килограммга җитүе мәсьәләнең актуальлегенә үзе үк ачык дәлил булып тора. Федераль дәрәҗәдә кабул ителгән законнар каты көнкүреш калдыкларын заманча технологияләргә нигезләнеп эшкәртүне һәм зарарсызландыруны күз уңында тота. Бүгенге көндә барлыгы 100гә якын закон гамәлдә шушы максатка хезмәт итә. Әмма көн таләпләре үзгәреп тора, алар законнарның да камилләшүен таләп итә.

Юклыктан зарланган идек, хәзер котылып булмый

01 марта

Якын арада Җир шарында 250 миллион компьютерның һәм 150 миллион кесә телефонының сафтан чыгуы көтелә

Безнең илдә дә хәзер һәр гаиләдә уртача алганда унлап көнкүреш электрон приборы кулланышта. Аларның үз вакыты белән сафтан чыга баруын исәпкә алганда, ел саен искергән электроникадан нинди чүп өемнәре хасыйл булуын күз алдына китерү артык кыенлык тудырмый. Шушы рәвешле дәвам иткән очракта, тагын берничә елдан Җир шарын ватык компьютерлар һәм телевизорлар басмасмы? Әйтергә кирәк, бүген тормыш-көнкүрештә электрон ресурсларга ихтыяҗ артканнан-арта. Техник прогресс күп электрон продуктларны яңадан-яңа, камилрәк модельләр белән алыштыруны таләп итә. Мисал өчен электрон-нурлы трубкалы телевизорларны алырга мөмкин. Соңгы вакытта аларга алмашка яңа буын кристаллы телевизорлар килде. Башка төр электрон приборлар да техник үсеш кичерә. Шул сәбәпле, кешеләрдә аларның искеләреннән ничек котылу проблемасы килеп туа.

Боз астында балык ярдәм сорый

04 февраля

Гыйнвар ахырында Авыргазы районы үзәге Толбазы авылындагы күлләрдә балыкларны кислород җитешмәү нәтиҗәсендә һәлак булудан коткару акциясе үтте. Бу чараны Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Уфа яны территориаль идарәсенең Авыргазы районы буенча әйдәүче белгече А. Нәгыймов һәм район хакимиятенең яшьләр эшләре буенча баш белгече Н. Кулагин оештырды. Агым булмаган кечкенә сулыкларда балыкларга кислород җитешмәү февраль-мартта башлана, калын боз катламы суга һава керүне тоткарлый.

Чүплектән котылуны да чит илдән өйрәнәбезме?

04 февраля

Эстония активистлары бу эшне яңа технологияләр буенча башкара

Хәзерге вакытта табигате нык пычратылган төбәкләр арта бара. БДБ илләренең 100дән артык шәһәре экологик яктан нык зарарлы зоналар исәбенә кертелгән. Башкортстанда да экологик хәвефле саналган урыннар җитәрлек. Моның өчен ерак йөрисе түгел. Һәркем үзе яшәгән төбәкне генә күз алдына китерсен. Шәһәр эчендәге шәһәр — Сипайловода да андый урыннар юк түгел. Утыз елга якын вакыт эчендә ул Уфага терәлеп торган бәләкәй генә бер авылдан 200 меңнән артык кешеле заманча районга әйләнде. Шул ук вакытта сипайловолылар табигатькә шактый зыян китереп өлгерде. Бу бигрәк тә халыкның яраткан ял итү урыннары — Кашкадан күле һәм Караидел буе мисалында яхшы күренә. Кашкадан күле тирәсен чистарту шундагы паркның хуҗаларына йөкләтелгән булса, Сипайловоны уратып алган яр буйлары — хуҗасыз урыннар. Димәк, беркемнеке дә түгел, анда чүпләсәң дә ярый дигән карашта кайберәүләр. Нәтиҗәдә, иң тәүдә шундагы табигать һәм шунда яшәүче шул ук кешеләр зыян күрә. Ә менә Эстониядә бер төркем яшьләрдән торган команда башлап проект төзегән, аны тормышка ашыру өчен 10 меңләп кешене, предприятиеләр арасыннан партнерлар эзләп тапкан, аларның ярдәмендә чүплекләрнең картасын төзегән, әзерлек барышында танылган шәхесләр һәм артистлар катнашлыгында видеороликлар күрсәтелгән. Нәтиҗәдә, урамнарны җыештырырга 50 меңнән артык кеше чыккан һәм 10 мең тонна чүп җыелып полигоннарга озатылган. Эстоннарның тәҗрибәсен өйрәнергә быел Таллиннга 115 илдән активистлар җыелган. Башкортстаннан да анда баручылар булган. Шуның нәтиҗәсе буларак, быел 15 сентябрьдә җирне чүптән тазарту буенча Бөтендөнья өмәсе үткәрү каралган. Бүгенге көндә аңа әзерлек бара. Башкортстанда бу эш белән “ЭКА-Башкортстан” җәмәгатьчелек хәрәкәте шөгыльләнәчәк. Аңа яшь эколог Гүзәл Латыйпова җитәкчелек итә. Аның командасына пиар-команда җитәкчесе Игорь Сидоров һәм проектның координаторы Анастасия Малинина кергән.

Жир-анага миһербанлы булыйк

05 января

Яңа ел башланды. Тышта талгын гына йомшак ак кар ява. Кешеләр сафлыкка кинәнә. Адәм баласы бөтен күңеле белән һәрвакыт табигать пакьлегенә, аклыкка, хозурлыкка омтыла шул. Ә үзе нишли соң? Көндәлек тормышында, эшендә нинди гамәлләр кыла? Дөнья мәшәкатьләренә бирелеп, керем артыннан куып, ашыгып-түлегеп, үз-үзен белештермичә, Җир-анага пычрак түгә, чүпли, һавасын, суын пычрата, бөтен тереклекне һәлакәткә илтеп тери. Еллар алышынган мизгелдә һәр җаваплы зат, һәр коллектив ел буе башкарган эшләренә хисап тота. Ә Башкортстанда табигать сафлыгын кайгырту буенча нинди эшләр башкарылган соң? Кайсы мәсьәләләр чишелеш көтә? Сер түгел, узган елда республикадагы экологик мәсьәләләрне кыю кузгаткан шау-шулар күп булды. Мәсәлән, Стәрлетамак районы Кантюковка авылы янында нефть күлләре хасыйл булу сәбәпле июнь аенда бирегә экология һәм табигатьтән файдалану министры Азат Котлыәхмәтов һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Наил Котлыгилдин белән Валерий Лебедьков килү бу мәсьәләгә җәмәгатьчелекнең зур игътибарын җәлеп итте. Әлеге мәсьәлә 2009 елның көзендә үк күтәрелгән булса да, анда бернинди дә алга барыш булмавы ачыкланды. Белгечләр әйтүенчә, монда кайбер урыннарда нефть концентрациясе шулкадәр көчле ки, хәтта шырпы сызсаң, ут кабарга тора. Әлеге территориядән берничә торбаүткәргеч уза, янәшәдә — “Газпром нефтехим Салават” җәмгыяте. Төрле тикшерүче ведомстволар һаман да кәгазь тутыру белән мәшгуль, ә гаеплене табу һәм экологик зыянны бетерү буенча эшләнми. Монда туфракка нефть сеңгән, коедагы, чишмәдәге сулар эчәргә дә, бакчага сибәргә дә ярамый. Әгәр дә нефть катнашмасы янәшәдәге Агыйделгә эләксә, бөтен республиканың зарарлану куркынычы бар. Кантюковка авылы янындагы нефть күлләрен юк итәргә бюджетта акча юк, диләр. Янәшәдәге сәнәгать предприятиеләре шулай ук җаваплылыкны үз өсләренә алмый. Әйләнә-тирәгә кире йогынты ясау һәм анализ федераль үзәгенең Уфа филиалы директоры, эколог Сергей Спиридонов сүзләре белән әйтсәк, проблема гомум Русия дәрәҗәсен ала.

Балык башыннан чери

09 декабря

Коррупциянең социаль-икътисади асылы иҗтимагый власть аппараты үз-үзен хезмәтләндерә башлаганда ачыла. Коррупцияле аппарат дәүләт функцияләрен дә башкара алмый, аның җәмгыять өчен дә файдасы юк. Коррупция — латин сүзе, ул татарчага “бозыклык” дип турыдан-туры тәрҗемә ителә. Ә хәзерге вакытта ул безнең телдә властьтан усал нияттә файдалануны аңлата. Ягъни власть аппаратының үз-үзен генә хезмәтләндерүе чын мәгънәсендә бозыклык санала. Социаль-икътисади өлкәдә дәүләтнең төп функциясе — җәмгыять өчен файдалы эшләр башкару. Гыйльми телдә бу функция “иҗтимагый байлыкларны булдыру” дип атала. Ә коррупция исә, тәү чиратта, яшәеш өчен иң мөһим тармакларны — мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм сәнәгатьне тарката, дәүләтнең оборона куәтен какшата, хокук саклау системасын, судларны үз билгеләнешләренең тәмам киресен башкаручыларга — коррупцияне хезмәтләндерүчеләргә әверелдерә. Коррупциянең формалары төрле. Аны ниндидер законлы яисә законсыз гамәл кылган, я булмаса кайсыдыр эшне тормышка ашырмас өчен бирелгән һәм алынган ришвәт һ.б. дип аңларга кирәк. Вазыйфалы кешеләрнең коррупциялелеге аерым законнар һәм хокукый актларны яклаганда да чагыла. Бүгенге шартларда, әйтик, бу коррупциягә каршы законнарны кабул итүгә аяк чалуда аеруча күренә. Вазыйфалары кешеләрнең властьтан усал нияттә файдалануы нәтиҗәсендә бизнесның икътисади-финанс нигезенә зыян салына. Дәүләт идарәсенең, инвестицияләр җәлеп итүчәнлекнең нәтиҗәлелеген киметә коррупция. Гомумән, ул икътисади үсешне тоткарлый, социаль гаделсезлек тудыра, сәяси тотрыклылыкка яный.

Тәрбиядә бушлыкка урын юк

09 декабря

Русия Мәгариф академиясе президенты Н. Д. Никандров фикеренчә, СССР таркалганнан соң мәгарифтәге иң зур югалту тәрбия өлкәсенә төште. Ул елларда югары даирәләрдә, коммунистик тәрбиягә караганда, бертөрле тәрбиянең дә булмавы яхшырак, дигән караш өстенлек итте. “Бу — бик зур хата иде, — ди Николай Дмитриевич. — Нәтиҗәдә, кешеләрне берләштерә торган популяр идеяләр алып ташланды, ә алмашка берни дә бирелмәде. Килеп туган бушлык Көнбатышның тәрбия өлкәсендәге примитив модельләре белән тутырылды. Мәгълүмат чаралары да моңа үз өлешен кертте, әлбәттә. Мин дөньяның бик күп илләрендә булдым, ләкин аларның берсендә дә безнең телевидениедәгечә көчләү, агрессия күренешләрен тасвирлаган фильмнар күрсәтелми. Хәзер инде безнең җәмгыять бераз һушына килә башлады кебек. Бөтен тәрбия институтлары бергә атлаганда гына акылга сыешлы, изге һәм мәңгелек орлык чәчеп була”. Әйе, тәрбия йөген төрле якка тартып, уңышка ирешү турында сүз алып бару файдасыз. Бу процесс илдә инде 20 ел бара. Шушы вакыт эчендә үз проблемаларын намуссыз юллар белән, көч кулланып хәл итеп булган үрнәкләрдә тәрбияләнгән бер буын үсеп җитте. Элек әхлаксызлык дип исәпләнгән гамәлләр ул буын өчен гадәти яшәү рәвешенә әверелде. Бу уңайдан академик Н. Д. Никандров шундый мисал китерә. Автомобильдә Мәскәүгә килеп кергәндә юл буенда кул күтәреп торучы бик күп фәхишәләрне очратасың. Алар анда тәүлек әйләнәсенә тора. Якында гына рестораннар, кафелар тезелеп киткән. Аларда официанткалар җитешми. Эш хакы — берничә дистә мең сум, өстәвенә, “чәйлек” тә бирәләр. Ничек кенә булмасын, алар теләсә нинди галимнән күбрәк эш хакы ала. Менә шулай юл буенда торып акча эшләүне һөнәри эшчәнлектән өстен күрүче яңа бер буын яшьләр үсте. Бу очракта, әгәр алар ачлыктан шундый кәсепкә салышкан булса, бәлки, моның икътисади проблема икәнлеген аңлап та булыр иде, кызганычка каршы, биредә проблема тәрбия өлкәсенә карый. Элек мондый “эшчәнлек”тән тыелырга мәҗбүр иткән принциплар хәзер инде көчсез.

Чүптән акча эшли!

05 ноября

Күптән түгел Самара шәһәрендә эшкуарларның төбәкара форумы үтте. Башкортстан делегациясендә Октябрьскийдан Руслан Кәримов та бар иде. Ул “Чиста шәһәр” программасы буенча эш башлаган. Руслан Кәримов 2011 елның март аенда мәшгульлек үзәгенә эшсез буларак исәпкә баса. Көнкүрештәге каты калдыкларны беренчел эшкәртү турында проект әзерли һәм аны тормышка ашыруга ярдәм рәвешендә, 58 мең сум акча ала. Үзендә бер эш урыны булдыру өчен янә дә шул ук күләмдә акча бүленә. Шулай итеп, 117 мең сумнан артык акча белән Руслан Рамил улы эшен оештыра. — Тәүдә бер пресс һәм машина алдык. Пластик шешәләр, полиэтилен, шәһәр кибетләре белән килешү төзеп катыргы җыя башладым. Аларны пресслап икенчел эшкәртүгә Туймазыга озатам. Анда катыргы катыргы-кәгазь комбинатына тапшырыла, ә пластик белән полиэтилен вакланып чималга әйләндерелә, — ди Руслан Кәримов. Руслан Кәримов һәрьяклап мактауга лаек эшкә тотынган. Дөрес, әлегә эшне җайга салырга, машиналар, корылмалар сатып алырга кирәк. Ләкин табигатьне саклау, шәһәрне чистарак итү теләге аны алга әйди. Аннары, бу эшнең икътисади файда китерәчәгенә дә ихлас ышана ул.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»