Экология
Рима Баталова дәрес бирә
18 апреляДәүләт думасы депутаты, җиңел атлетика буенча 13 тапкыр Паралимпия чемпионкасы Рима Баталова Бөтенрусия экологик акциядә катнашты һәм экология атнасы ачылуга старт бирде.
Кеше баеган саен калдыклары арта
21 мартаБелүебезчә, һәр төбәктә, һәр муниципалитетта экологик хәвефсезлекне тәэмин итү, тирә-як мохитне саклау буенча программалар кабул ителгән. Хәзер инде билгеләнгән чараларны финанслау һәм гамәлгә ашыру иҗтимагый хәрәкәтнең мөһим бер юнәлешенә әйләнергә тиеш. Бу җәһәттән Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының территориаль органнарына зур җаваплылык йөкләтелә, чөнки бу өлкәдә дәүләт күзәтчелеге функцияләрен үтәү нәкь шушы оешмалар карамагына тапшырылган.
Чүп эшкәртү чүп эш түгел
21 мартаСтәрлетамакта бу юнәлештә яңа технологияләр үзләштерелә
Күптән түгел матбугатта көнкүреш калдыкларын аерып җыючы Стәрлетамак предприятиеләре турында язылган иде. Яңа технологияләргә нигезләнеп корылган бу предприятиеләр халыкта зур кызыксыну тудырды. Ә М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты студентларында бу предприятиеләрне үз күзләре белән күрү теләге туды.
Киндернең гаебе юк
13 мартаТәү чиратта кешеләрнең аңын чистартырга, рухын сафландырырга кирәк
Экология турында сүз чыктымы, иң тәүдә җиңел һәм авыр сәнәгатьне, нефть һәм газ чыгаручыларны пыран-заран китереп ташларга яратабыз. Әлбәттә, сулаган һавабызга, эчкән суларыбызга аларның да кире йогынтысы бар. Атмосферада озон катламының тишелүе дә, бәлки, шулар белән бәйледер. Башкалада яшәүче балаларыбызның авылга кайткан саен үзебезнең Ташчишмә суын флягага тутырып алып китүен күрәбез дә, анда көн итүче халыкны кызганып, хафага төшәбез.
Киек-җанвар тыюлыкларда сыену таба
09 мартаӘмма браконьерларны бу гына туктатамы?..
Цивилизация үсеш кичергән саен тирә-як мохит кешеләрдән күбрәк зыян күрә. Кыргый хайваннар сирәгәя, үсемлекләрнең аерым төрләре югала. Тормыш болай дәвам иткәндә, киләчәк буыннар өчен мираска нәрсә калдырырбыз? Агымдагы елны “Тирә-як мохитне саклау елы” дип игълан итү, бәлки, Табигать-анабыз алдында җыелган бурычларыбызның беразын гына булса да кайтарырга ярдәм итәр. Кушнаренко районында кыргый хайваннарны коткару буенча ачылган үзәк — шушы ел уңаеннан оештырылган мөһим чараларның берсе.
Уфа һавасы пычранмасын
06 мартаБашкортстан Хөкүмәте белән “Башнефть” акционерлар нефть компаниясе атмосфера һавасын саклау өлкәсендә килешүгә кул куйды. Документка Хөкүмәт ягыннан — Премьер-министр урынбасары Эрнст Исаев, “Башнефть”тән компания президенты Александр Корсик кул куйдылар.
Яшеллекне бетонга катырдылар...
19 февраляБашкаланың Сипайлово бистәсендә яшәүчеләрнең өметләре акланмады
Сипайлово бистәсе халкы өчен Караидел елга-сының яр буе иң яраткан ял итү урыны санала. Халык бирегә кышын чаңгы шуарга, җәен елгада су коенырга, кояшта кызынырга, я булмаса, саф һава суларга чыга. Яфракларын суга манчып үскән тал-тирәкләр сафлык бөркә. Ә иртә таңда анда сандугачлар сайравы, кыр үрдәкләре, бакалар тавышы ишетелә. Менә шундый матур табигать почмагында урнашкан Сипайлово бистәсе.
Җир үчеме, әллә кешеләр комсызлыгымы?
18 декабряЗаман кешесенә җир йөзендә үзен илаһи зат һәм барлык тереклек дөньясының патшасы итеп тоеп яшәү хас. Бу шулай булырга тиеш тә кебек. Шунысы кызганыч: кеше, үзен барысыннан да өстен куеп, табигать кануннарына каршы гамәлләр кылып, үзе яшәгән мохитне, табигатьне яшәү өчен яраксызга әйләндереп бара — җир-суны, һаваны пычрата, калын-калын урманнарны юкка чыгара, җир маен — “кара алтын”ны бертуктаусыз суыртып, җир кабыгына зур зыян китерә. Ә җир катып калган бер объект түгел, ул тере организм кебек сулый, хәрәкәтләнә һәм кешенең шушы гамәлләренә җавап кайтара. Җир йөзендә соңгы вакытта ешайган төрле табигать казалары һәм һәлакәтләр шушындый эшчәнлекнең нәтиҗәсе түгелме? Башкортстанда күзәтелгән җир тетрәү һәм җир убылу очраклары шул хакта сөйләмиме? Югыйсә, галимнәр бу хакта күптән чаң суга бит инде.
2013 - Тирә-як мохитне саклау елы
07 декабряКичә Президент Рөстәм Хәмитов 2013 елны Башкортстанда Тирә-як мохитне саклау елы дип игълан итү турындагы указга кул куйды. Документка ярашлы, моңа җаваплы республика оештыру комитеты расланган, аңа 2013 елның 1 гыйнварына кадәр тиешле чаралар планын әзерләү һәм раслау йөкләтелгән.
Рухи ярлылык куркыныч
16 ноябряУфа шәһәренең 1нче китапханәсе мөдире эшенең төп максатын балаларның күңел байлыгын арттыруда күрә
Китапханәләргә экологик белем бирү буенча зур бурыч йөкләтелгән. Бу, үз чиратында, тирә-як мохитнең торышы, табигатьтән сакчыл файдалану турында мәгълүмат бирүне, табигатьне саклауга юнәлтелгән акцияләр үткәрүне, шулай ук мәгълүмат дөньясына күбрәк халыкны җәлеп итү буенча эзмә-эзлекле эшчәнлекне күз уңында тота. Әмма барлык китапханәләрдә дә мондый эшчәнлек алып барыламы? Уфа шәһәренең 1нче китапханәсендә исә халыкның экологик мәдәниятен үстерүгә, экологик белем һәм тәрбия бирүгә, бигрәк тә яшь буынның рухи дөньясын баетуга җитди игътибар юнәлтелә. Китапханәгә 2009 елда “экологик белем бирү бүенча үзәк” статусы бирелү дә шул хакта сөйли. Үзәкнең мөдире Рая Сәетова безне китапханәнең эшчәнлеге белән якыннанрак таныштырды.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”