Экология

Калдыктан да табыш алып була

08 июня

Октябрьский шәһәрендәге җаваплылыгы чикләнгән “Спецэкотранс” җәмгыяте коммуналь тармакта алдынгы предприя-тиеләрдән санала. Аның 2009 елда Бөтенрусия конкурсында җиңеп чыгуы һәм федераль министрлыкның югары дәрәҗәле дипломы һәм кубок белән бүләкләнүе дә шушы хакта сөйли. Бердәм һәм тырыш коллектив бүген дә шәһәр округында экологик хәвефсезлекне тәэмин итүгә, тирә-як мохитне саклауда билгеләнгән чараларны гамәлгә ашыруга зур өлеш кертә. Предприятие җитәкчесе, Русия торак-коммуналь хуҗалыгының почетлы, Башкортстан хезмәтләндерү өлкәсенең атказанган хезмәткәре Айрат Янбирдин белән корган әңгәмәбездә шул хакта сүз алып бардык. — Безнең эшчәнлек экологик хәвефсезлек, көнкүреш һәм сәнагәть калдыкларын җыю һәм үтилләштерү проблемалары белән бәйле, — дип башлады ул сүзен. Җәйге чорда исә эш күләме тагын да арта, шәһәр урамнарын, юл буйларын тазарту да безнең иңгә йөкләтелә. Мохитебез чиста булсын өчен коллективка күп көч салырга туры килә, чөнки шәһәр калдыкларны елдан-ел күбрәк “җи­тештерә”. Хәзер ул елына 250 мең кубометрга җитә. Дөрес, без контейнерларда җыелган чүпне вакытында чыгарырга, моның өчен махсус техниканы нәтиҗәле файдаланырга тырышабыз. Ләкин әлеге тарифлар безнең чыгымнарны капламый диярлек. Без эшләгән тармакта “бер кеше­дән җыелган калдыклар нормасы” дигән төшенчә бар. Ул елына 1,023 кубометр исә­беннән куелган. Шул тариф­ның инде байтактан үзгәртелгәне юк. Гамәлдә, без шәһәр кварталларыннан чүпне ике тапкыр күбрәк чыгарабыз. Шундый сорау туа: нормадан арткан эш күләме өчен предприятиегә кем түләргә тиеш?

Җир-суларны киләчәк буыннар өчен саклыйк

08 июня

Халыкара тирә-як мохитне саклау көнендә Башкортстанда “Җирне һәм суны киләчәк буыннар өчен саклыйк” дип аталган автомобильләр турына старт бирелде. Акциядә 15 автомобиль катнашты. Экология акциясен Башкортстанның Хатын-кызлар берлеге һәм Иҗтимагый палата оештырды. Ул 11-12 июньдә Мәскәүдә үтәчәк Гомумрусия халык фронтының беренче съездына багышланган. Чарада катнашучылар республиканың өч районында дүрт уникаль чишмәне, күлләрне һәм елгаларны чистартты. Беренче тукталыш Кырмыскалы районының зәңгәр күлендә булды. Аннары Архангель районының Абзан авылы янында Инҗәрдәге шарлавык һәм Кургаш авылындагы чишмә тазартылды. Соңгы тукталыш Белорет районының Кулмас авылы булды. Бу төбәктә Европа белән Азия чигендә ике тау елгасы кушыла, шуңа биредә туристлар һәрвакыт күп була. — Җиребез сусыз, урманнарсыз калса, табигатебезнең яме бетәчәк, — диде акциянең җитәкчесе, Хатын-кызлар берлеге рәисе Рәшидә Солтанова. Акциядә иҗтимагый оешмалар вәкилләре, медицина һәм мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты. Алар арасында Русиянең һәм Башкортстанның халык артисткасы Флүрә Килдиярова, Башкортстанның халык артисткасы Раилә Азнакаева да бар. Бу эшкә муниципалитетлар да кушылды. Елга-күлләрне чистартуны көзгә кадәр дәвам итү күз уңында тотыла.

Берне киссәң – меңне утырт!

06 июня

“Иглин урманчылыгы”нда шушы девизга таяналар Язгы чор урманчылар өчен бик тә тынгысыз вакыт. Сүз урманнарны янгыннардан саклау турында гына бармый. Әлбәттә, бу мәсьәлә дә бик мөһим. Кыш дәвамында киселгән агачлар урынына яңаларын утыртырга кирәк, ә моның өчен үсентеләр таләп ителә. “Иглин урманчылыгы”нда бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирәләр. — Таутөмән авылында унтугыз гектарда урнашкан питомникта эш кайный, — диде “Иглин урманчылыгы” җитәкчесе Юламан Каекбирдин. — Шушы көннәрдә карагай һәм чыршы орлыгы чәчтек. Арытаба иң җаваплы чор башлана. Үсентеләрне җәйнең кайнар кояшы харап итәргә мөмкин. Аларны исән-имин саклап калу өчен тирә-ягына пычкы чүбе сибәбез. Шул ук вакытта, үсентеләрне артык “очындырмыйбыз”. Алар табигатьнең кырыс шартларына күнегергә, яраклашырга тиеш. Ике елдан алар утыртырдай үсенте булып җитешә. Гомумән, ел саен бер миллион орлык чәчәбез, 70 гектарга 350 мең төп агач утыртабыз. Халык табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булган очракта гына үсентеләр агачлар булып үсеп җитәчәк. Шул хакта беркайчан да онытмасак иде.

Планета үпкәсе газга тончыга

04 июня

Бу ел илдә һәм республикада “Тирә-як мохитне саклау елы” дип игълан ителде. Ә 2007 елның 5 июненнән экологлар һөнәри бәйрәмнәрен билгели башлады. Республиканың тирә-як мохите нинди хәлдә? Аны саклау буенча тиешле чаралар тиешле дәрәҗәдә күреләме? Әлеге сораулар журналистларны матбугат конференциясенә җыйды. Тирә-як мохитне саклаучылар исә-бенә, экологлардан тыш, әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче галимнәр, бу өлкәдә хезмәт итүче оешмалар, кеше сәламәтлеген саклауга өлеш кертүче башка хезмәткәрләр дә керә. Халыкның агачлар утырту, тирә-якны чүп-чардан чистартуга зур игътибар бирә башлавы куанычлы хәл. Мәктәпләрдә бу темага кагылышлы үтүче сыйныф сәгатьләре, төрле конкурслар, акцияләр киләчәк буынны табигатькә карата миһербанлы, игътибарлы итеп тәрбияләү максатында оештырыла.

Тирә-як чистарып калды

21 мая

Республикада экологик өмәләр тәмамланды. Торак пунктлары территорияләрен җыештыру һәм төзекләндерү максатында оештырылган чаралар кысасында полигоннарга һәм чүплекләргә 317 мең тонна каты көнкүреш калдыклары чыгарылды.

Имәннәр шаулап үсәр

15 мая

Шушы көннәрдә Чакмагыш районының Сыерышбаш авылы янында, халык телендә “Аркылы тау” дип аталучы калкулык итәгендә элек шаулап үскән имәнлекне тергезү акциясе зур оешканлык белән үтте. Күңелләрне дәртләндереп күңелле көйләр, милли моң агыла. Киң яланга яше-карты җыелган. Әгәр кулларындагы көрәк-чиләккә игътибар итмәсәң, сабантуйга җыелганнар, дип уйларга да мөмкин. Балалар, үсмерләр күп. Әйткәндәй, алар Сыерышбаш, Тозлыкуш, Имәнлекул, Каразирек, Чакмагыштан һәм башка мәктәпләрдән килгән. Өмәдән, шулай ук, районның хуҗалык җитәкчеләре, барлык авыл биләмәләре хакимият башлыклары да читтә калмады. Ә инде авылның үз халкы иртә таңнан биредә: берәүләр тәкә суеп казан аскан, икенчеләр исә чәй табыны хәстәрли. “Алга” колхоз-кооперативы җитәкчелеге (рәисе — Рушан Гайсин) табын муллыгын үз өстенә алган, иң оста пешекчеләрен чакырган.

Туган йортыбыз ярдәмгә мохтаҗ

15 мая

Республика мәктәпләрендә Тирә-як мохитне саклау елына багышланган экология дәресләре үтте

“Экологик белем дәресләре” дип аталган бу проект РФ Дәүләт думасы депутатлары тәкъдиме белән ил буенча тормышка ашырыла. Анда Башкортстаннан 560 мәктәп катнашырга теләк белдергән. Гомум алганда, бу проектка 50 меңгә якын укучы җәлеп ителгән. Акцияне үткәрүдә экологлар, укытучылар, студентлар зур активлык күрсәтә. Экология дәресләре Табигатьтән файдалану һәм экология, Мәгариф министрлыклары һәм муниципаль районнар тарафыннан оештырылган.

“Яшел” бизнес киләчәкне кайгырта

26 апреля

Кичә республика эколог-эшкуарларының икенче съезды булды. Чараның әһәмиятен анда Республика Президенты Рөстәм Хәмитовның, Федерация Советының Оборона һәм хәвефсезлек буенча комитеты рәисе урынбасары Рудик Искужинның, “Яшелләр альянсы — Халык партиясе” рәисе Глеб Фетисовның катнашуы дәлилли. Эколог-эшкуарларның чираттагы съезды бер түбә астына власть һәм җәмәгать органнары вәкилләрен, экологларны һәм шәхси эшкуарларны җыйды.

Экологлар берләшә

26 апреля

24 апрельдә Уфаның “Башкортостан” кунакханәсендә “Яшелләр альянсы – Халык партиясе” җитәкчелеге матбугат конференциясе үткәрде, республикада яңа фиркане үстерү планнары турында сөйләде.

Үзебез кайгыртмасак...

18 апреля

Тәтешле районында үткән төбәк киңәшмәсендә мал авыруларының авыл хуҗалыгына зур матди зыян салуы, кеше гомеренә куркыныч тудыруы проблемалары да күтәрелде. Бу җәһәттән Башкортстан Ветеринария идарәсе начальнигы Вәкил Буранбаев төрле авырулардан үлгән малларны һәм эшкәртүдән барлыкка килгән биокалдыкларны утильләштерү мәсьәләсенең әле дә тиешле дәрәҗәдә хәл ителмәве турында җиткерде. Ведомство җитәкчесе сүзләренә караганда, мал күмү урыннары ветеринария таләпләренә җавап бирми һәм аларның күпчелеге әлегә кадәр хуҗасыз кала.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»