Экология

Шәһәр чисталыгы үзебезгә бәйле

30 июля

Нефтекама яшьләре һәм үсмерләре төзекләндерү өмәләрендә бердәм катнаша

Шәһәрнең Кәчәү микрорайонында Марьинка елгасы ага. Яшьләр эшләре буенча комитет үсмерләр белән берлектә ел саен әлеге елганы тазартуны оештыра. Шушы көннәрдә тырма-көрәкләр белән коралланган 35 кешедән торган хезмәт десанты янә елга буена килде. Тиз арада елга ярында чүп таулары хасил булды, тазарынып-чистарынып калган Марьинка яңа сулыш алгандай тоелды.

Кадер юкәләре онытмаслар әле...

27 июля

Рамил Галимов башлангычы белән авылның Яшьләр урамына 45 төп агач утыртылган

Илеш районының Кадер авылында яшәүче Рамил Галимов өч дистә елдан артык урман хуҗалыгында эшли. Шушы вакыт эчендә Рамил Гомәр улы “яшел калкан”ны саклау һәм яклау буенча гаять зур эш башкара. Урманнар гына түгел, авыл урамнары да аның ныклы игътибар үзәгендә. Агымдагы елның маенда Рамил Галимовның башлангычы белән Кадер авылының Яшьләр урамына 45 төп юкә агачы утыртыла. — Үз гомеремдә бик күп агач үсентеләре утыртуны оештырдым һәм үземә дә утыртырга туры килде. Үзебез яшәгән урамга агач утыртырга гына нишләптер кулым җитмәде. Республикада игълан ителгән “Табигатьне һәм тирә-як мохитне саклау елы”нда бу “хата”мны төзәтергә булдым. Шунысы куанычлы, агач утырту идеясен үзебезнең урам кешеләре дә, Кадер авылы хакимияте башлыгы Рәис Габбасов та, урындагы М. Горький исемендәге хуҗалык җитәкчесе Иршат Гыйльфанов та күтәреп алды, — ди Рамил Гомәр улы. Халыкта “Уйланган эш — эшләнгән эш” дигән матур әйтем бар. Май бәйрәмнәре чорында Яшьләр урамында яшәүчеләрнең күмәк көче белән үсентеләр өчен чокырлар казыла. Алар әзер булуга, Рамил Галимов, үзенең “УАЗ”ына төяп урманнан 45 төп юкә үсентесе алып кайта. Икенче һәм өченче көннәрдә үсентеләрне койма белән әйләндереп алу хәстәре күрелә. Бүгенге көндә юкәләр ныклы тамыр җибәреп, урамны матурлап, шаулап үсеп утыра.

Чиста суда балык тиз үрчи

18 июля

Канлы Төркәй авылы янында урнашса да, бу буа рәсми чыганакларда Таллыкүл сугару сусаклагычы исеме астында билгеле. Ул 1975 елда Матросов исемендәге совхоз исәбенә төзелә. Гомум мәйданы 270 гектар тәшкил иткән су яткылыгы озак еллар дәвамында төп максатта — төбәктәге басуларны сугару өчен файдаланылды. Моңардан тыш ул халыкның яраткан ял урынына да әверелде. Сөйләм телендә “Матросов буасы” дип йөртелгән буа балыкка да бай булды.

Табигатьне саклау - үзебезне саклау ул

18 июля

2013 ел республикада Президент карары белән “Тирә-як мохитне саклау елы” — дигән исем астында үтә. Тормыш-көнкүрешебез, яшәешебез әйләнә-тирә мохит белән тыгыз бәйләнештә. Шуңа бу тема беркемне дә читләп үтмәскә тиеш.

Диңгезгә дә хуҗа табылырмы?

10 июля

Урман-суларны арендалаучылар хокуклары белән бергә бурычлары турында да онытмасын иде

Бурдан кала, уттан калмый, ди халык. Җәйге челләдә янгын куркынычы бермә-бер арта. Урманга якын авыллар өчен бу бигрәк тә хәвефле. Аларның күбесендә янгын сүндерү машинасы да, аңа салыр өчен су чыганаклары да юк. Әмма бу мәсьәләнең күзгә күренеп торган өлеше генә әле.

Яшь экологлар конкурсы

09 июля

ХХI яшь экологлар һәм урманчыларның Тирә-як мохитне саклау елына һәм өстәмә белем бирү дәүләт системасының 95 еллыгына багышланган республика слет-конкурсына йомгак ясалды. Слет-конкурс Зианчура районының Сөләйман авылында “Алый парус” балалар сәламәтләндерү лагеренда үтте.

Табигать сагында - резерват

06 июля

— Якындагы өч елда “Башкортстан Уралы” биосфера резерватын үстерүгә 15 миллионнан алып 20 миллион сумга кадәр акча юнәлтеләчәк. Әлеге вакытта финанслауга заявка тутырабыз, — диде “Шүлгәнташ” дәүләт табигать тыюлыгы директоры Михаил Косарев “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә. — Барлык акча инфраструктураны үстерүгә юнәлтеләчәк.

Экологик малтабарлык – өстенлекле юнәлеш

28 июня

Әмма бу өлкәдә хәл итәсе мәсьәләләр дә бихисап

Башкортстанда эшкуарлар хокуклары буенча вәкил каршындагы Иҗтимагый экспертлар советы утырышы үтте. Экспертлар Башкортстанда эшкуарлыкның аерым юнәлешләрен үстерү мәсьәләләрен тикшерде.

Экология торышын тикшерәчәкләр

27 июня

28 июньдә Тирә-як мохитне саклау елы чикләрендә “Башнефть” компаниясе оештырган “Экотур-2013” старт ала. Компания хезмәткәрләреннән торучы экспедиция Башкортстанның берничә районында экология торышын билгеләп, республиканың уникаль табигатен саклауга үз өлешен кертәчәк.

Һәр яңалык — халык һәм экология файдасына

15 июня

“Башкирская генерирующая компания” җәмгыяте журналистлар өчен республиканың иң зур электр станцияләренең берсе — Карман ГРЭСына матбугат туры оештырды. Журналистларны ГРЭС директоры Юрий Ковалев, баш инженер Юрий Махаев, директор урынбасары Вадим Островский каршы алдылар. Без ГРЭС цехлары буйлап үттек, аларның эшчәнлеге белән таныштык. Карман ГРЭСы 1963 елда төзелә башлый һәм биш елда сафка кертелә. 1973 елда Карман гидроэлектростанциясе Башкортстанда гына түгел, бөтен СССРда иң куәтлеләрнең берсе булып таныла. Ә 1981 елда ГРЭС югары икътисади күрсәт­кеч­ләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Бүген дә заводта модерни­зациягә зур игътибар бирелә, алдынгы технологияләр сафка кертелә. Шуларның берсе – барлык энергоблокларга да урнаштырылган. “Овация” программа-техник комплексы (ПТК) базасында ешлык һәм куәтлелекне автоматик көйләү системасы. Энергетиклар әйтүенчә, әлеге системаны кертү ГРЭСны тагын да югарырак технологик дәрә­җәгә чыгарган. Яңалык энерго­системаның ышанычлылыгын тәэмин итә, электр энергиясенең ешлыгын автоматик режимда тиешле күләмдә тота, бу исә энергиянең сыйфатын яхшырта. Ә ПТК станциянең техник җитәк­че­легенә һәм цех белгечләренә үз эш урыннарында утырган килеш кенә энерго­блокларның ничек эшләве турында мәгъ­лүматны он-лайн режимда алу мөмкинлеге бирә. ГРЭСта бу системаны кертү 2005 елда 1нче электроблокта башланган һәм быел 6нчы электроблокта тәмамланган. Танылган Америка корпорациясе “Эмерсон” — технологик процессларны көйләү һәм алар белән идарә итү буенча яңа­лыклар кертүдә дөнья лидерлары. Нәкъ шушы фирманың генераль подрядчы булуы белән ГРЭСта горурланалар. Шулай ук, проектны тормышка ашыруда “УралТЭП” институты (Екатеринбург), җаваплылыгы чикләнгән “Энергоавтоматика” җәмгыяте (Уфа), “Энергетик Системалар Институты” ябык акционерлар җәмгыяте (Мәскәү) үз өлешен кертә. Станция­нең үз хезмәткәр­ләре дә читтә калмый, алар системаны коруда булыша, аны үзләштерә. Бу исә хәзер, әгәр программага төзәтмә­ләр кертәсе булса, чит белгечләрне җәлеп итмичә генә эшне үз көчләре белән башкарып чыгу мөм­кин­леге бирә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»