Экология

Табигать ваемсызлыкны гафу итми

09 октября

Уфада IV “Урал экологиясе. Сәнәгать хәвефсезлеге-2013” төбәкара экология форумы эшли башлады. Чираттагы форумның табигатьне саклауга бәйле мәсьәләләр кискен торган мәлдә үтүе, әлбәттә, аерым игътибарга лаек. Моны чыгышында республика Президенты Рөстәм Хәмитов та сызык өстенә алды.

Шаулап үссен без утырткан урман!

08 октября

Узган шимбәдә Башкортстан журналистлары Бөтенрусия агач утырту акциясендә катнашты

“Кызыл таң”ның Чишмә, Бүздәк, Благовар районнары буенча үз хәбәрчесе Фәнүр Гыйльманов үз эшен, һәрвакыттагыча, зур җаваплылык белән башлап җибәрде. Аның почеркын монда да әллә кайдан ук танырга мөмкин иде — агач үсентеләре өчен ул казыган оялар каз теше кебек тип-тигез һәм кирәк кадәр генә уелган. Мин, үз чиратымда, сынатмаска тырышам, йомшак ямь-яшел үсентеләрне шушы ояларга утыртып, урманчылар киңәш иткәнчә, тамыр тирәсендә һава калмасын өчен туфракны таптап, тыгызлап барам. Шулай һәр үсенте янындагы “биюләр” ике сәгать чамасы дәвам итте. Күрше буразналарда “Баш­корт­стан” гәзите һәм “Шоңкар” журналы журналистлары минем сыман “биеп” тордылар. Арырак тагын телевидение хезмәткәрләре һәм урманчылар мәш килде. Дүрт участокка бүленгән биш гектарга якын олы ялан шушы рәвешле шау-гөр килеп торды. Кешеләрнең күңелен күтәреп, яланны “бию” көйләре яңгыратты.

Нинди сабак алдык?

18 сентября

Мәдәният турында сүз чыкса, күпләр моны бары тик зәвыклы итеп киенү һәм матур сөйләшү дип кенә аңлый. Сүз дә юк, алар да бу төшенчә эченә керә. Ә бит без мәдәниятле кеше турында сүз алып барганда, тәү чиратта, аның әйләнә-тирәдә булган кешеләргә, хезмәттәшләренә, шул исәптән, тирә-як мохиткә, булган мөнәсәбәтен күз уңында тотабыз. Җәмгыятьтә тоткан урынына, милләтенә һәм тоткан диненә карамыйча, башкаларга булган әхлакый, кешечә мөнәсәбәт – менә чын тәрбиялелекнең төп күрсәткечләре! Бер-берсеннән бик ерак яшәү­челәрне дә шушы уртаклык берләштерә. Бу инде, үз чиратында, кешенең рухилыгы чикләүләрне белми һәм гомумкешелек кыйммәтләре юнәлешендә ага дияргә хокук бирә. Кешеләргә карата булган ихтирам, изге күңеллелек, ярдәмчеллек һәм миһербанлык башка кешеләрдә дә шундый ук тойгылар уята. Төп коралы изгелек һәм башкалар белән мөнәсәбәттә эчкерсезлек, ышанучанлык, башкалар шәхесенә карата ихтирамлылык булган бөек урыс сәяхәтчесе һәм галим Н. Н. Миклухо-Маклай язмышын искә төшерү дә җитә. Нәкъ шушы сыйфатлары белән ул төрле кыйтгаларда яшәүче кешеләрнең ихтирамын яулый һәм кырыс шартларда да исән кала. Табигать кочагында чираттагы ялыннан соң үзе артыннан сүндерелмәгән учак, төрле савыт-саба, шешәләр һәм башка чүп-чар калдырып киткән кешене тәрбияле дип буламы? Юк, әлбәттә!

“Башкортстан диңгезе”ндә ак җилкәннәр чайкала!

24 августа

“Кызыл таң” гәзите редакциясе “Асылыкүл” тыюлыгында экологик өмә үткәрде

Гүзәл Башкортстаныбызның табигате гаять бай. Урманнар, елга-күлләр, чишмәләр — һәммәсе уртак байлыгыбыз. Биредә аерым урынны күлләр алып тора. Әйе, Башкортстанны очраклы гына күлләр иле дип атамыйлар. Республикада ике меңнән артык күл барлыгы билгеле. Әмма Башкортстанның иң олпат күле — Дәүләкән районында таулар арасында җәйрәп яткан Асылыкүл. Ял көннәрендә халык анда су коенырга, ял итәргә килә. Тик мондый сәяхәтләрдән соң, ни аяныч, күлнең якты көзгесе тоныкланып кала, яр буйлары чүп өемнәренә күмелә.

Тирә-як мохитне саклау - һәркемнең бурычы

22 августа

Идел буе федераль округының табигатьне саклау ведомстволары матбугат хезмәтләре вәкилләренең Уфада үткән I съездының тәүге көнендә экологиягә кагылышлы мәсьәләләр каралды, табигатьне саклауда киң мәгълүмат чараларының роле, аларның гражданнар аңына тәэсире турында сүз барды.

Җир-ана сафлыгы сагына аналар басты

10 августа

Берьюлы өч районда хатын-кызлар тирә-як мохитне чүптән тазартырга чыкты

Тирә-як мохитне саклау елы кысаларында Башкортстан Хатын-кызлар берлеге һәм Бөтенрусия халык фронты тарафыннан оештырылган “Җирне һәм суны киләчәк буыннар өчен саклыйк!” акциясе Дүртөйлегә килеп җитте. Район делегациясе үткән шимбәдә аны тантаналы рәвештә Краснокама районына тапшырды, ә Краснокама — Калтасыга. Әмма акция әләмен краснокамалыларга тапшырганчы, дүртөйлелеләр өмәгә чыкты, Иванай авылы янын чүп-чардан тазартты.

Чүплегебез кайда икән?

08 августа

Кызганычка каршы, күп урында аңа илтүче юлны аунап яткан чүп-чар күрсәтә

Бу язмамда мин тәгаен районны, тәгаен авылны күрсәтмим. Алардагы җитәкчелек белән мөнәсәбәтне бозасы килмәгәннән түгел. Күпчелек очракта җитәкчелек түгел, ә үзебез мондый күренешкә гаепле булган өчен.

Балкып торсын шәһәр урамнары

07 августа

Моның өчен хакимият һәм махсус оешмалар гына түгел, һәркем җаваплы

Нефтекама шәһәре 50 еллык юбилеен билгеләргә әзерләнә. Шуңа да аның төзеклегенә, матурлыгына быел аеруча зур игътибар бирелә. Юллар төзекләндерелә, коймалар буяла, эстетик матурлык та игътибар үзәгендә: “Благоустройство” җәмгыяте тарафыннан, мәсәлән, урамнарга 90 мең төп чәчәк, 100 төп агач утыртылган.

“Яшел калканыбыз”ны яңартучылар

06 августа

Борай урманы предприятиесе питомнигында ел саен сигез миллионнан күбрәк үсенте әзерләнә

Уннан артык кешене бер­ләштерүче “Борай урманы” предприятиесенең урман питомнигында эшләүчеләр 50 гектар мәйданда үсентеләр үстерә. Узган елда 8 миллион данә үсенте әзерләгәннәр. 1 миллион 200 мең данә үсен­тене “Борай урманы” пред­прия­тиесе үз биләмәләрендә файдаланган, калганын Башкортстан районнары һәм шә­һәрләренә, Чиләбе, Свердловск, Төмән, Ырынбур өл­кә­лә­ренә, Пермь краена озаткан. Питомник үсентелә­ренең, нигездә, 92- 95 проценты яңа урыннарда яхшы берегә.

Асылыкүлнең асыл төбәге

03 августа

“Табигать дусты” лагеренда балалар сәламәтләнеп кенә калмый, экологик тәрбия дә ала

Дәүләкән районының “Табигать дусты” балаларны савыктыру лагере Башкортстан халкының яраткан ял урыннарының берсе булган күл буенда урнашкан.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»