10.04.2012 - Экология

Урман ни дип шаулый?

Элегрәк безнең илдә бик матур традиция яшәп килде: ул елларда мәктәп укучылары дәррәү килеп макулатура җыя иде. Бу, бердән, мәктәп бинасында уку елы дәвамында җыелган артык кәгазьдән арынырга ярдәм итсә, икенче яклап, агачларны азрак кисәр өчен икенчел чимал туплауга булышлык итте. Һәр яңалыкның ныклап онытылган иске нәрсә икәнлеген истә тотып, бүген мәктәпләрдә бу традицияне янә кайтарырга булдылар. Бу — бик вакытлы адым, чөнки сәнәгатьтә кәгазь куллану елдан-ел арта, ә урманнар, кызганычка каршы, сирәгәя. Бу җәһәттән “Табигать” дәүләт унитар предприятиесенең “Кәгазьгә — икенче гомер!” дип аталган экологик акцияләре һәм бу юнәлештәге эшчәнлеге аерым әһәмияткә ия.

Барыбызга да билгеле булуынча, бер тонна макулатура кимендә биш төп агачны саклап алып калырга мөмкинлек бирә. Ә бер миллионлы шәһәрдә ел саен 40 миллион тонна кәгазь кулланыла. Димәк, безнең миллионнан артык кеше яшәгән башкалабыз халкы өчен генә дә олы бер урман тамырдан киселә. Көн саен күпме кәгазь чүпкә ташлана, чүп кәрзиннәре бушарга өлгерми. Ә реклама почтасы?.. Нәтиҗәдә, кыйммәтле кәгазь продукциясенең яртысы юкка чыгарыла.

Шул ук вакытта, макулатура икенчел чимал буларак та яхшы хезмәт итә ала бит. Өстәвенә, чималны яңадан эшкәртү целлюлоза эшкәртүгә караганда экологик һәм энергияне сакчыл куллану ягыннан күпкә өстенрәк. Тагын бер мөһим момент: бер тонна кәгазьне яңадан эшкәртүгә җибәрү һаваны 900 килограмм зарарлы газ чыгудан саклый һәм полигоннарда өч кубик метрга кадәр урынны бушата. Моңа өстәп, икенчел чималны куллану икътисади яктан да файдалырак, чөнки агачтан целлюлоза җитештерүгә ресурслар күбрәк тотыныла.

Башкортстанда 2010 елда 81 мең тонна кәгазь һәм катыргы калдыгы эшкәртелгән. Макулатураны җыю һәм эшкәртү эше белән бездә Туймазы катыргы-кәгазь комбинаты, Нефтекамада — “Да Юань”, Учалыда — “Кровля”, Октябрьскийда “Грин” җәмгыятьләре шөгыльләнә. “Табигать” дәүләт унитар предприятиесе бүген республика исәбенә төзелгән 15 каты калдыклар полигонын хезмәтләндерә. Полигоннарда калдыклар күләме елдан-ел арта, аларның составы катлаулана, араларында йөзәр ел череми ята торганнары да очрый. Шулай булуга карамастан, яңадан эшкәртүгә калдыкларның бик азы гына җибәрелә.

Республикада кәгазь калдыкларын эшкәртү күләмен арттыру кирәклеге бәхәссез. Бу җәһәттән халыкта кәгазь калдыкларына карата булган мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртү һәм балаларны кәгазьгә сакчыл карашта тәрбияләү таләп ителә. “Табигать” дәүләт унитар предприятиесе бу юнәлештә даими эшчәнлек алып бара: экология темасына акцияләр, төрле конкурслар үткәрә. Шулай, мәсәлән, 2011 елның азагында һәм 2012 ел башында башкалада макулатура җыю буенча “Кәгазьгә — икенче гомер!” дигән экология акцияләре үтә. Башкала хакимияте ярдәмендә предприятие белгечләре, махсус программа эшләп, аны мәктәпләрдә таратты. Анда укучыларга бу акциянең әһәмияте турында аңлатма бирелде. Укучылар җыйган макулатураны предприятиенең “Экомобиле” дигән хезмәте яңадан эшкәртүгә озатты.

Мәктәпләр бу эшкә җиңел алынды һәм гомуми белем бирү учреждениеләре арасында оештырылган ярышларда катнашты. Акция, берничә этапка бүленеп, районнар буенча үткәрелә. Беренче этапның нәтиҗәләре буенча Уфаның Октябрь, Ленин һәм Дим, Совет һәм Киров районнары мәктәпләре 87,4 тонна макулатура җыеп, 435 төп агачның гомерен саклап алып калды. Арытаба бу акция Орджоникидзе һәм Калинин районнары биләмәләрендә дәвам итә.

Балаларның хезмәте юкка чыкмады, барлык макулатура, төрләргә бүленгәннән соң, эшкәртүгә җибәрелде. Акцияләрне оештыручылар табигатьне саклау, балаларны шәһәрне чистарту эшенә җәлеп итү, макулатура җыю системасын камилләштерү, файдаланылган кәгазьдән рациональ куллану бурычларын үти. Иң мөһиме — урманнарны саклау, калдыкларны җыю һәм аларны төрләргә бүлеп эшкәртүнең көн саен арта баручы калдыкларның күләмен киметүгә мөмкинлек бирүче бердәнбер нәтиҗәле чара икәнлеген республика халкы да аңласын иде. Туган якның табигатен, әйдәгез, бергәләшеп саклыйк! Бу мөһим эшкә кулыбыздан килгәнчә үз өлешебезне кертик. 

Альбина Шәмсетдинова,

“Табигать” дәүләт унитар предприятиесенең инженер-экологы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»