16.03.2012 - Экология

Көн үзәгендә - экология мәсьәләләре

Башкортстан Республикасы Парламенты утырышының чираттагы тыңлауларында экология өлкәсендә мөһимлеге белән аерылып торган мәсьәлә — каты көнкүреш калдыклары һәм аларны эшкәртү системасына идарә итүнең хокукый базасын камилләштерү буенча хәлнең торышы һәм бу юнәлештә килеп туган катлаулылыклар тикшерелде. 

Республикада ел саен 2 миллион тоннага кадәр каты көнкүреш калдыклары җыелуы, аның  ел саен 10 процентка арта баруы һәм һәр кеше исәбенә 300 килограммга җитүе мәсьәләнең актуальлегенә үзе үк ачык дәлил булып тора. Федераль дәрәҗәдә кабул ителгән законнар каты көнкүреш калдыкларын заманча технологияләргә нигезләнеп эшкәртүне һәм зарарсызландыруны күз уңында тота. Бүгенге көндә   барлыгы 100гә якын закон гамәлдә шушы максатка хезмәт итә. Әмма көн таләпләре үзгәреп тора, алар законнарның да камилләшүен таләп итә.

Узган елда республикада 2020 елга кадәр каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү системасын камилләштерү буенча озайлы программа да кабул ителде. Парламент тыңлауларында аның үтәлеше буенча ясалган беренче иң зур адымнардан каты калдыклар эшкәртүче 36 полигон төзелүе билгеләп үтелде. Программага ярашлы, 2020 елга кадәр шушындый тагын 200 полигон төзү каралган. Әмма монда муниципалитетлар белән берлектәге эшчәнлеккә, салым системасына, өстәмә финанслауга кагылышлы һәм башка бик күп проблемаларның калкып чыгуы каршылыклар тудыра. Утырышта катнашучы депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр килеп  туган мәсьәләләрне муниципалитетлар җитәкчеләре белән берлектә чишү юлларын эзләделәр һәм тиешле карарлар кабул иттеләр.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»