01.03.2012 - Экология

Юклыктан зарланган идек, хәзер котылып булмый

Безнең илдә дә хәзер һәр гаиләдә уртача алганда унлап көнкүреш  электрон приборы кулланышта. Аларның үз вакыты белән сафтан чыга баруын исәпкә алганда, ел саен искергән электроникадан нинди чүп өемнәре хасыйл булуын күз алдына китерү артык кыенлык тудырмый. Шушы рәвешле дәвам иткән очракта, тагын берничә елдан Җир шарын ватык компьютерлар һәм телевизорлар басмасмы? 

Әйтергә кирәк, бүген тормыш-көнкүрештә электрон ресурсларга ихтыяҗ артканнан-арта. Техник прогресс күп электрон продуктларны яңадан-яңа, камилрәк модельләр белән алыштыруны таләп итә. Мисал өчен электрон-нурлы трубкалы телевизорларны алырга мөмкин. Соңгы вакытта аларга алмашка яңа буын кристаллы телевизорлар килде. Башка төр электрон приборлар да техник үсеш кичерә. Шул сәбәпле, кешеләрдә аларның искеләреннән ничек котылу проблемасы килеп туа.

Электрон продукцияне үтилләштерү буенча Халыкара ассоциация хәбәр итүенчә, шушы елларда гына сафтан чыккан электрон продукцияне үтилләштерү куәтләрен 4-5 тапкыр арттырырга кирәк булачак. Төрле фаразлар буенча, Русиядә генә чыгарып ташланган электрон приборларның күләме якын арада 3-4 тапкырга артып китүе мөмкин. Чөнки үсешкән илләрдә компьютерларны хезмәтләндерү срогының кыскаруы күзәтелә. Шулай компьютерлар хәзер 2-6 елга кадәр хезмәт итсә, кесә телефоннарының хезмәтләндерү срогы ике елдан да ары узмый. Нәтиҗәдә, болардан тирә-якны агулаучы йөзләгән мең тонна электрон продукция калдыклары барлыкка килүе мөмкин.

Ачык һавада яңгыр астында озак яткан очракта, детальләр составына кергән кургаш һәм катлаулы хром кебек металлар, башка матдәләр белән бергә кушылып, җиргә сеңә һәм эчә торган суларыбызны агуларга керешә. Нәтиҗәдә, кешелек һәм барлык тереклек өчен куркыныч килеп туа. Шул сәбәпле, электрон калдыкларны үтилләштерүгә аеруча зур әһәмият бирелергә тиеш. 

Русиядә, кызганычка каршы, бу юнәлештә сүлпәнлек күзәтелә. Электр һәм электрон җиһаз калдыкларын системалы җыю һәм үтилләштерү программалары да әлегә юк. Шул сәбәпле, терекөмеш, кургаш, кадмий һәм башка куркыныч компонентлар белән дыңгычлап тутырылган электрон корпуслар, гадәттә, торакларга якын урнашкан чүплекләргә барып эләгә һәм шунда яшәүче кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерә. Әлбәттә, аннан кош-корт һәм маллар да зур зыян күрә. Күренүенчә, уйлап эшләнмәгән шушы  гамәлләребез аркасында үзебезнең гомерләребезне куркыныч астына куябыз. Шул ук вакытта, экспертлар әйтүенә караганда, компьютерларның 75-90 процентка кадәр детале икенчел куллануга яраклы. Бу исемлеккә пластик, пластмасса, кара һәм төсле металл калдыклары керә. Махсуслаштырылган үзәкләрдә срогы чыккан электрон приборларга сакчыл карашталар. Аларны анда зур саклык белән кулдан сүтәләр һәм төркемнәргә бүләләр. Шуннан соң гына аларның кыйммәтле детальләре алына һәм җитештерүче предприятиеләргә озатыла. Ә производствога яраксызлары заманча технологияләргә ярашлы зарарсызландырыла һәм үтилләштерелә.

Зарарлы электрон калдыклар турында сүз йөрткәндә, көнкүрешебездә үз урынын яулап ала баручы энергияне сакчыл кулланучы ягъни люминесцент лампочкалар турында да әйтми үтү мөмкин түгел. Өстенлекле яклары белән бер үк вакытта, бу лампалар да хезмәтләндерү срогы чыкканнан соң махсуслаштырылган үзәкләр аша үтилләштерелергә тиеш. Чөнки аның эченә кешеләр өчен зарарлы терекөмеш парлары һәм аргон газы тутырылган, ә лампаның эчке ягы люминофон белән буялган. Мондый лампочка ватылганда терекөмеш парлары кешене агуларга мөмкин.

Бу мәсьәлә бүген башка илләрне дә бик нык борчый. Германиядә, мәсәлән, Урбанистика институты мәгълүматларына караганда, лампаларның нибары 40 проценты гына нормага ярашлы үтилләштерелә. Ә бу Европа илләрендә өч тоннага якын терекөмешнең исәпкә алынмавы турында бәян итә. Экспертлар билгеләвенчә, Уфада якын арада 3 миллионга якын люминесцент лампа кулланылачак. Киләчәктә аларны халыктан ЖЭУларда җыю планлаштырыла. 

Ә бүгенге көндә республикада электр һәм электрон приборлар калдыкларын җыю һәм юкка чыгару буенча беренче адымнар гына ясала. “Табигать” дәүләт унитар предприятиесе көче белән бу юнәлештә әлегә социаль әһәмияткә ия бердән-бер “Экомобиль” проекты тормышка ашырыла. Проектка ярашлы, 2010 елның ноябреннән башлап халыктан 7 мең терекөмешле лампа җыеп алынган һәм үтилләштерелгән. Шушы вакыт эчендә “Экомобиль” Стәрлетамак, Туймазы, Уфа, Нефтекама, Учалы, Яңавыл, Сибай шәһәрләренә, Баймак һәм башка районнарга чыгып өлгергән. Шушы рәвешле, меңәрләгән терекөмешле лампаның табигатькә эләгүенә юл куелмаган.

“Экомобиль” бер үк вакытта иске компьютерларны да халыктан җыя. Уфада аларны кабул итү буенча махсус пункт ачылды. Ул Степан Кувыкин урамының 102нче йортында урнашкан. Кабул итү вакыты 9дан алып 18 сәгатькә кадәр. Бу максатта анда (347) 241-61-41 телефоны эшли.

Альбина Шәмсетдинова,

“Табигать” дәүләт унитар

предприятиесенең инженер-экологы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»