04.02.2012 - Экология

Чүплектән котылуны да чит илдән өйрәнәбезме?

“Безнең кулдан килерлек эш бу”, — диләр “ЭКА-Башкортстан” командасы җитәкчеләре Анастасия Малинина, Игорь Сидоров һәм Гүзәл Латыйпова.Хәзерге вакытта табигате нык пычратылган төбәкләр арта бара. БДБ илләренең 100дән артык шәһәре экологик яктан нык зарарлы зоналар исәбенә кертелгән. Башкортстанда да экологик хәвефле саналган урыннар җитәрлек. Моның өчен ерак йөрисе түгел. Һәркем үзе яшәгән төбәкне генә күз алдына китерсен. Шәһәр эчендәге шәһәр — Сипайловода да андый урыннар юк түгел. Утыз елга якын вакыт эчендә ул Уфага терәлеп торган бәләкәй генә бер авылдан 200 меңнән артык кешеле заманча районга әйләнде. Шул ук вакытта сипайловолылар табигатькә шактый зыян китереп өлгерде. Бу бигрәк тә халыкның яраткан ял итү урыннары — Кашкадан күле һәм Караидел буе мисалында яхшы күренә. Кашкадан күле тирәсен чистарту шундагы паркның хуҗаларына йөкләтелгән булса, Сипайловоны уратып алган яр буйлары — хуҗасыз урыннар. Димәк, беркемнеке дә түгел, анда  чүпләсәң дә ярый дигән карашта кайберәүләр. Нәтиҗәдә, иң тәүдә шундагы табигать һәм шунда яшәүче шул ук кешеләр зыян күрә.

Ә менә Эстониядә бер төркем яшьләрдән торган команда башлап проект төзегән, аны тормышка ашыру өчен 10 меңләп кешене, предприятиеләр арасыннан партнерлар эзләп тапкан, аларның ярдәмендә чүплекләрнең картасын төзегән, әзерлек барышында танылган шәхесләр һәм артистлар катнашлыгында видеороликлар күрсәтелгән. Нәтиҗәдә, урамнарны җыештырырга 50 меңнән артык кеше чыккан һәм 10 мең тонна чүп җыелып полигоннарга озатылган. Эстоннарның тәҗрибәсен өйрәнергә быел Таллиннга 115 илдән активистлар җыелган. Башкортстаннан да анда баручылар булган. Шуның нәтиҗәсе буларак, быел 15 сентябрьдә җирне чүптән тазарту буенча Бөтендөнья өмәсе үткәрү каралган. Бүгенге көндә аңа әзерлек бара. Башкортстанда бу эш белән “ЭКА-Башкортстан” җәмәгатьчелек хәрәкәте шөгыльләнәчәк. Аңа яшь эколог Гүзәл Латыйпова җитәкчелек итә. Аның командасына пиар-команда җитәкчесе Игорь Сидоров һәм проектның координаторы Анастасия Малинина кергән.

— Бөтендөнья өмәсендә 82 ил катнашырга теләк белдерде. Ә шушы проект кысаларында 24 марттан 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк “Эшләрбез!” акциясе төрле илләрдән якынча 300 миллионга якын волонтерны берләштерәчәк дип көтелә. 15 май көнне  тәүге өмә үткәрү дә каралган, — диде Анастасия Малинина журналистларны үзләренең проекты белән таныштырганда. — Республика җитәкчелеге тәкъдимнәрне яклады, хәзер безнең алда үз иле, туган туфрагы язмышына битараф булмаган һәр кешене бу мөһим эшкә җәлеп итеп, Башкортстанның ЭКА-картасын төзү, ягъни электрон картада чүплекләрнең урыннарын билгеләү, транспорт әзерләү һәм башка оештыру бурычы тора.

Яшь активистлар билгеләвенчә, март-апрель айларында эко-проект буенча “кайнар линия” эшли башлаячак. Анда һәркем шалтырата һәм рөхсәтсез чүплекләр турында хәбәр итә алачак. Шушы рәвешле Башкортстанның чүплекләр картасы барлыкка киләчәк. Өмәдә аларны тазарту буенча колачлы эшчәнлек җәелдереләчәк. Чараны оештыручылар әйтүенә караганда, ул көнне көтмичә, бу хәбәрләрне һәм фотоларны latypova@eca-planet.com. электрон адрес буенча бүгеннән үк җибәрү мөмкинлеге бар. Картадагы чүплекләр кызыл төс белән билгеләнәчәк. Аларны бетергән урында зәңгәр төс пәйда булачак. Моны һәркем күзәтеп бара алачак. Оештыручылар әйтүенә караганда, Эстониядә бу картада зәңгәр билгеләр инде кызылдан өстенлек итә башлаган. Бу җәһәттән бездә ничек булыр, сынатмабызмы, читләр алдында көлкегә калмабызмы соң, дигән сорау туа. Чөнки алар моны Интернет аша теләгән вакытта ачып карый алачак. Чит илләр бүгеннән үк безнең чүплекләр белән кызыксына һәм алар арасында бездә чүпнең җыелып бетүенә шик белдерүчеләр дә бар икән. Әйе, илебез зур, әмма чит ил кешеләрен кызыксындырырлык нәрсәләрдән аның чүплекләреннән артык табигате матур. Һәрхәлдә, әлегә шулай дип әйтергә мөмкин. Шулай булгач, безгә эстоннардан калышырга ярамый, җир хакына, яшәү хакына җиң сызганып эшкә керешергә генә кирәк. Авыл, су буйларын чистартып торырга. Шәһәрләр янында яшеллек аеруча кадерле булырга тиеш. Чөнки без көн-төн завод-предприятиеләр, бихисап машиналар чыгарган төтенле һаваны сулыйбыз. Шушы һаваны чистарту эшен яшел калканыбыз — урманнар, агачлар башкарганын онытмаска, сулыкларны пычратмаска һәм аларны чүпкә күммәскә иде.

Рәзилә Низамова.



Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»