04.02.2012 - Экология

Боз астында балык ярдәм сорый

Гыйнвар ахырында Авыргазы районы үзәге Толбазы авылындагы күлләрдә балыкларны кислород җитешмәү нәтиҗәсендә һәлак булудан коткару акциясе үтте. Бу чараны Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Уфа яны территориаль идарәсенең Авыргазы районы буенча әйдәүче белгече А. Нәгыймов һәм район хакимиятенең яшьләр эшләре буенча баш белгече Н. Кулагин оештырды.

Агым булмаган кечкенә сулыкларда балыкларга кислород җитешмәү февраль-мартта башлана, калын боз катламы суга һава керүне тоткарлый.

Авыргазыда төбәк табигатенә битараф булмаганнардан махсус төркем оештырылган. Борау, балта, лом белән коралланган, резина табанлы киез итекләр кигән кешеләр Беренче һәм Өченче дип аталган күлләрдә бәкеләр тиште. Аларда кипкән үлән сабаклары калдырып туңдыру да сулыкны һава белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә.

Өченче күлдә оештырылган акциядә анда катнашучылар өчен кайнар туклану да оештырылган иде. Саф һава, кояшлы, җилсез көн, учакта пешкән боткадан авыз итү, уен-көлке табигатькә битараф булмаган кешеләрнең күңелен тагын да күтәреп җибәрде. Эш тиз барды.

Балыкларны коткару акциясе районның башка сулыкларында да дәвам итәчәк.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»