05.01.2012 - Экология

Жир-анага миһербанлы булыйк

Яңа ел башланды. Тышта талгын гына йомшак ак кар ява. Кешеләр сафлыкка кинәнә. Адәм баласы бөтен күңеле белән һәрвакыт табигать пакьлегенә, аклыкка, хозурлыкка омтыла шул. Ә үзе нишли соң? Көндәлек тормышында, эшендә нинди гамәлләр кыла?

Дөнья мәшәкатьләренә бирелеп, керем артыннан куып, ашыгып-түлегеп, үз-үзен белештермичә, Җир-анага пычрак түгә, чүпли, һавасын, суын пычрата, бөтен тереклекне һәлакәткә илтеп тери.

Еллар алышынган мизгелдә һәр җаваплы зат, һәр коллектив ел буе башкарган эшләренә хисап тота. Ә Башкортстанда табигать сафлыгын кайгырту буенча нинди эшләр башкарылган соң? Кайсы мәсьәләләр чишелеш көтә?

Сер түгел, узган елда республикадагы экологик мәсьәләләрне кыю кузгаткан шау-шулар күп булды. Мәсәлән, Стәрлетамак районы Кантюковка авылы янында нефть күлләре хасыйл булу сәбәпле июнь аенда бирегә экология һәм табигатьтән файдалану министры Азат Котлыәхмәтов һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Наил Котлыгилдин белән Валерий Лебедьков килү бу мәсьәләгә җәмәгатьчелекнең зур игътибарын җәлеп итте. Әлеге мәсьәлә 2009 елның көзендә үк күтәрелгән булса да, анда бернинди дә алга барыш булмавы ачыкланды. Белгечләр әйтүенчә, монда кайбер урыннарда нефть концентрациясе шулкадәр көчле ки, хәтта шырпы сызсаң, ут кабарга тора. Әлеге территориядән берничә торбаүткәргеч уза, янәшәдә — “Газпром нефтехим Салават” җәмгыяте. Төрле тикшерүче ведомстволар һаман да кәгазь тутыру белән мәшгуль, ә гаеплене табу һәм экологик зыянны бетерү буенча эшләнми. Монда туфракка нефть сеңгән, коедагы, чишмәдәге сулар эчәргә дә, бакчага сибәргә дә ярамый. Әгәр дә нефть катнашмасы янәшәдәге Агыйделгә эләксә, бөтен республиканың зарарлану куркынычы бар. Кантюковка авылы янындагы нефть күлләрен юк итәргә бюджетта акча юк, диләр. Янәшәдәге сәнәгать предприятиеләре шулай ук җаваплылыкны үз өсләренә алмый. Әйләнә-тирәгә кире йогынты ясау һәм анализ федераль үзәгенең Уфа филиалы директоры, эколог Сергей Спиридонов сүзләре белән әйтсәк, проблема гомум Русия дәрәҗәсен ала.

— Экология өчен акча бик аз бүленә. Базар мөнәсәбәтләре шартларында, бизнесның башын катырмаска, дип югарыдан кычкырганда бу бигрәк тә. Менә шулай итеп, бизнес экологиягә акча салырга теләми. Ләкин моның уңай ягы — монда эре предприятиеләрнең катнашы бар һәм сәяси сәбәпләр дә җитәрлек. Имеш, Салаватка бәйләнергә кирәкми, — ди БР Экологлар союзы рәисе Александр Веселов.

8 сентябрьдә “Газпром нефтехим Салават” җәмгыятенең генеральный директоры Дамир Шәвәлиев Мәскәүдә Экологик, технологик һәм атом күзәтүе буенча Федераль хез-мәт җитәкчесе Николай Кутьин белән очрашты. Алар гамәлдәге производстволарны файдалануда, яңа сәнәгать объектларын проектлау һәм төзүдә, подряд оешмалары белән эшләүдә экологик хәвефсезлек өлкәсендә компаниянең Ростехнадзор белән үзара эшчәнлеге мәсьәләләрен тикшерде. Бу очрашуның төп нәтиҗәсе — “Газпром нефтехим Салават” сәнәгать һәм экологик хәвефсезлек чараларын тормышка ашыруга өстәмә средстволар бүләргә сүз бирде.

2017 елга кадәр җәмгыять чистарту корылмаларын яңартырга 2 миллиард сумнан артык акча бүлә. Әлбәттә, бу әйләнә-тирәгә предприятенең техноген тәэсирен шактый киметәчәк.

Узган елның июнендә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов белән интернет-конференция булган иде. Монда экологик мәсьәләләр дә җитди яктыртылды. Президент әйтүенчә, Башкортстанның экологик сәясәте Дәүләт җыелышы — Корылтай һәм республика Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән, Русия Федерациясенең субъектлар өчен билгеләнгән законнары, Башкортстан законнары һәм республикада кабул ителгән башка норматив-хокукый актлар белән билгеләнә. Тулаем алганда, хәзерге көндә Башкортстанда әйләнә-тирәнең хәле тотрыклы дип бәяләнә.

Дәүләт статистикасы мәгълүматларына караганда, соңгы 5 елда атмосферага пычрак ташлау елына 22,8 мең тоннага кимегән. Табигый чыганаклардан су алу бу чорда 62,455 миллион кубометрга, агынты сулар агызу елына 49,57 миллион кубометрга кимегән. 2006 ел белән чагыштырганда, 2010 елда, республикада  калдыклар 9,69 миллион тоннага күбрәк җыелган. Файдаланылган һәм зарарсызландырылган калдыклар күләме дә арткан.

Республикада 2012 елга кадәр калдыклар белән эш итү концепциясе тормышка ашырыла. Уфада һәм Стәрлетамакта калдыклар сортларга аерып җыела, шулай ук Уфа полигонында каты көнкүреш калдыклары сортларга аерыла. Туймазы, Баймак, Бәләбәй, Балакатай, Балтач, Бишбүләк, Бүздәк, Дуван, Кушнаренко, Хәйбулла, Уфа районнарында җитештерү калдыкларын селектив җыю җайга салынган.

Калдыклар белән идарә итүне җайлау өчен “Башкортстанда 2011-2020 елларда каты көнкүреш калдыклары белән эш итү системасын камилләштерү” максатлы программасы кабул ителгән. 2012 елда сәнәгать калдыклары белән эш итү буенча максатлы инвестицион программа кабул ителә.

Стәрлетамак, Салават шәһәрләре һәм Уфаның Орджоникидзе һәм Калинин районнары халкы һаваның нык газлануына зарлана. Әлеге мәсьәлә дә бүгенгәчә ачык кала.

Республика җитәкчелеге билгеләп үтүенчә, Башкортстан җир астындагы ядро шартлатуларыннан да нык зыян күргән, зарар шулай ук нефть химиясе производствосыннан да шактый. “Химпром” ясаган зыянны бетерү өчен генә дә 2 миллиард сум акча кирәк булачак. Республикада андый акча юк, шуның өчен  Русиянең экологияне яхшырту буенча федераль программасында катнашучылар сафына басарга кирәк, ди Президент. Шулай ук экологик программаларны нәтиҗәле чишү һәм зыянлы предприятиеләр өстеннән контрольне көчәйтү өчен законнарны да яңадан карау мөһим.

Шулар белән бергә, әлегә чишелеш юлы табылмаган мәсьәләләр дә Яңа елга ияреп керде. Узган көздә без Хәйбулла районына барып Бүребай тау-баектыру комбинатындагы аяныч хәлләрнең шаһиты булдык. Урал тау-металлургия компаниясе эш алып барган территориядәге экологик фаҗига, әлбәттә, федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиештер.

Яңа елда Җир-ананы яңа ак кар каплап китсә дә, экология проблемалары көрт астында калып озак ятмас. Бу хакта һәр гади кеше, һәр җитәкче уйланырга тиеш. Туган җирне яратыйк, хозурланыйк. Ләкин ул яратуның асылында Җир–анага булган Миһербанлык, Шәфкатьлелек, Изгелек ятарга тиеш.

Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»