09.12.2011 - Экология

Тәрбиядә бушлыкка урын юк

Русия Мәгариф академиясе президенты Н. Д. Никандров фикеренчә, СССР таркалганнан соң мәгарифтәге иң зур югалту тәрбия өлкәсенә төште. Ул елларда югары даирәләрдә, коммунистик тәрбиягә караганда, бертөрле тәрбиянең дә булмавы яхшырак, дигән караш өстенлек итте. “Бу — бик зур хата иде, — ди Николай Дмитриевич. — Нәтиҗәдә, кешеләрне берләштерә торган популяр идеяләр алып ташланды, ә алмашка берни дә бирелмәде. Килеп туган бушлык Көнбатышның тәрбия өлкәсендәге примитив модельләре белән тутырылды. Мәгълүмат чаралары да моңа үз өлешен кертте, әлбәттә. Мин дөньяның бик күп илләрендә булдым, ләкин аларның берсендә дә безнең телевидениедәгечә көчләү, агрессия күренешләрен тасвирлаган фильмнар  күрсәтелми. Хәзер инде безнең җәмгыять бераз һушына килә башлады кебек. Бөтен тәрбия институтлары бергә атлаганда гына акылга сыешлы, изге һәм мәңгелек орлык чәчеп була”.

Әйе, тәрбия йөген төрле якка тартып, уңышка ирешү турында сүз алып бару файдасыз. Бу процесс илдә инде 20 ел  бара. Шушы вакыт эчендә үз проблемаларын намуссыз юллар белән, көч кулланып хәл итеп булган үрнәкләрдә тәрбияләнгән бер буын үсеп җитте. Элек әхлаксызлык дип исәпләнгән гамәлләр ул буын өчен гадәти яшәү рәвешенә әверелде. Бу уңайдан академик  Н. Д. Никандров шундый мисал китерә. Автомобильдә Мәскәүгә килеп кергәндә юл буенда кул күтәреп торучы бик күп фәхишәләрне очратасың. Алар анда тәүлек әйләнәсенә тора. Якында гына рестораннар, кафелар тезелеп киткән. Аларда официанткалар җитешми. Эш хакы — берничә дистә мең сум, өстәвенә, “чәйлек” тә бирәләр. Ничек кенә булмасын, алар теләсә нинди галимнән күбрәк эш хакы ала. Менә шулай юл буенда торып акча эшләүне һөнәри эшчәнлектән өстен күрүче яңа бер буын яшьләр үсте. Бу очракта, әгәр алар ачлыктан шундый кәсепкә салышкан булса, бәлки, моның икътисади проблема икәнлеген аңлап та булыр иде, кызганычка каршы, биредә проблема тәрбия өлкәсенә карый. Элек мондый “эшчәнлек”тән тыелырга мәҗбүр иткән принциплар  хәзер инде көчсез.

Үз вакытында тәрбия өлкәсендә килеп туган бушлыкны Владимир Путин традицион диннәр тутырырга тиеш, дип әйткән иде. Ләкин безнең җәмгыять моңа әзер булып чыкмады. Дөрес, мәчетләр һәм чиркәүләр, яңгырдан соң калыккан гөмбәләр сыман, барлык авылларда һәм шәһәрләрдә диярлек салынды. Дини бәйрәмнәрдә аларга халык та күпләп килә башлады. Тик бәйрәм көннәрендә генә шул! Башка вакытларда аларның күпчелегендә карт-корыдан башка кешене очрату кыен. Сәбәбе катлаулы түгел: диннең асылын киң катламга, барыннан да элек, яшьләргә аңлата, җиткерә белмәүдә. Моның өчен дини әзерлек алган укытучылар кирәк. Әгәр һәр гаилә үзенең яшәешендә динне аерылгысыз ярдәмче, киңәшче итеп санамаса һәм дини кануннарны ихлас кабул итмәсә, дин турында сүз алып бару чираттагы мәҗбүри кертелгән бер чара булып кына калачак. Озын сүзнең кыскасы — әгәр бүген тәрбия, шул исәптән дини тәрбия турында сүз алып барабыз икән, моңа бөтен җәмгыять белән тотынырга кирәк.

 Әхлак кануннарының нигез ташын дини кыйммәтләр тәшкил итә. Атаклы галимебез Ризаэтдин Фәхретдин бу хакта безгә мәңгелек тәрбия программасы булырлык билгеләмә язып калдырган: “Кешелек җәмгыяте барлыкка килеп яши башлаганнан алып Әдәп, Әхлак,  Шәфкать, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Пакьлек, Гаделлек, Яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар тупланмасы һәм Тәртип, Тәрбия һәм Әхлакның нигезе, гаиләдә тәртип сакчысы, тормышның төзек, гомерләрнең бәрәкәтле һәм файдалы узуына сәбәпче ул дин”.

Дингә өйрәтү һәм дини кыйммәтләрне өйрәнү — икесе ике нәрсә. Беренчесен — дин әһелләре чиркәүдә яисә мәчеттә, мәдрәсәләрдә, ә менә икенчесен махсус дини әзерлек курслары үткән тәрбиячеләребез, укытучыларыбыз башкара.

Конституция һәм дини оешмалар турында  канун буенча, Русия — дөньяви дәүләт. Шул ук вакытта мулланы яисә попны мәктәпкә чакырудан бер зыян да юк, тик алар дәрестән тыш башкарылсын. Барлык бөек тарихи диннәрнең тәрбия асылы бер — кешеләргә изгелек теләү, бер-береңә яхшылык эшләргә өндәү. Моны тәрбия эшендә файдаланудан мәктәпләр отачак кына, әлбәттә.

Тәрбияне идеологияләштерергә кирәкме? Бу сорауга академик Н. Д. Никандров болай дип җавап бирә: “Идеология — илне, кешеләрне берләштерә торган идеяләр җыелмасы итеп каралганда, тәрбия процессы идеологияләштерелергә тиеш. Әгәр андый идеяләр җыелмасы юк икән, тәрбия эшен тулы куәтендә алып барып булмый”.

Бездә андый җыелма бармы соң? “Бу хакта күп бәхәсләшергә мөмкин, — ди Николай Дмитриевич, — ләкин Русиядә ул — дини рухлылык (духовность), патриотлык һәм халыкчанлык. Шушы сүзләр аша күп нәрсә турында сөйләшеп була. Шул ук вакытта милли идея булмаса, тәрбия эше була алмый”.

Тәрбия турында сүз чыкса, гадәттә, аның нигезе гаиләдә салына, дип сөйләргә күнеккәнбез һәм, моны расларга тырышып, “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр” дигән мәкальне дә китерәбез. Әгәр оясы ныклы булмаса?  Димәк, кошчык очып китә алмаячак.

Соңгы 20 елда безнең илдә барган сәяси-икътисади үзгәрешләр хатын-кызны ана буларак үзенең төп бурычы — тәрбияче булудан баш тартырга мәҗбүр итте. Ул элек ирләргә йөкләнгән вазыйфаны — матди байлык тудыруны үз җилкәсенә салды. Нәтиҗәдә, балалар җәфа чигә башлады. Меңнәрчә бала, әти-әниләре булып та, урамда караучысыз калды. Әхлак кагыйдәләренә һәм нормаларына сыймаган эчкечелек, наркотиклар куллану, фәхишәлек, көчләү, талау кебек хәлләр гадәти күренешкә әверелеп китте. Билгесез вакытка кадәр әхлак онытылды.

Хәзер, җәмгыятебез әхлаксызлык упкыны өстендә асылынып торганда, без зур ышаныч һәм шул ук вакытта үкенеч белән шуны раслыйбыз: хәзерге гаилә интеллектуаль яктан да, физик яктан да һәм рухи-әхлакый яктан да үз балаларында әхлак формалаштыруга сәләтле түгел.

Русиядә яшәүчеләрнең 30 проценты бүген бернәрсә дә укымый, 20 проценты кулына нәрсә эләксә, шуны укый, 1 проценты мәхәббәт турында һәм тагын шул чаклысы әкият укый.

Илдә исерткеч эчемлекләр куллану даими күренешкә әверелде. Яшьләрнең күпчелеге сыра чире белән авырый. Төрле төбәкләрнең үз мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, хатын-кызларның 64 проценты исерткеч эчемлек куллана, шуларның 95 проценты моңа гаиләдә өйрәнгән, 57 проценты тәмәке тарта.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләвенчә, алкогольле эчемлекләр куллануның һәр җан башына еллык нормасы 8 литр каралган. Бу — иң югары нокта. Моңардан 1 литр артык куллану да кеше гомерен бер елга кыскарта һәм арытаба генофондны югалтуга китерә. Ләкин безнең илдә ул 18 литр тәшкил итә. Нәтиҗәләр кычкырып еларлык. Европа илләрендә ирләрнең уртача гомере 72-75 яшь булганда, бездә ул 58 тирәсе. Икенче төрле әйткәндә, күпчелек ирләр пенсия яшенә дә җитә алмый.

Илдә үсмерләрнең 55 процентының үз-үзенә кул салу ихтималы бар. Шуны искә алып, күпчелек шәһәрләрдә аларны коткару үзәге төзелгән.

Никахка кергән һәр 1000 парның 800е аерылыша, дөньяның бер генә илендә дә мондый хәл юк.

Төрмәләр һәм аларда утыручылар саны буенча Русия дөньяда икенче урынны алып тора. Караучысыз балалар 700 меңнән артып китә (шуларның 95 процентының әти-әнисе исән), рәсми булмаган чыганаклар андыйларны 2 миллион дип исәпли.

Мондый саннардан соң “Русиядә хәзерге чорда гаилә үз баласын әхлакый яктан тәрбияләргә сәләтле”, дип әйтергә кемнең теле әйләнер икән?

Үз вакытында күренекле актриса Мария Миронова: “Ир кеше өйләнә, ә гаиләне хатын-кыз кора”, — дигән иде. Андый чаклар ерак үткәннәрдә генә калды  шул...

Килеп туган хәлләрдән чыгу юллары бармы соң?

Илнең сәясәтенә һәм икътисади тотрыксызлыгына тирәнтен кереп тормый гына (академик Н. Д. Никандровның: “Безнең бөтен бәхетсезлекләребезнең төп сәбәбе — икътисадның артталыгында”, дип раславына карамастан), балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләрне рухи-әхлакый яктан коткаруда без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Бу уңайдан, барыннан да элек, ата-аналарга тәрбия өлкәсендә белем бирүне максатчан итеп оештырырга тотыныйк. Бүгенге бала әхлак тәрбиясенә күпме мохтаҗ булса, аның ата-анасына да бу өлкәдә шундый ук ярдәм кирәк. Минемчә, моның башка юлы юк. Икенче төрле әйткәндә, балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү бурычын без, укытучылар һәм тәрбиячеләр, үзебезнең иң мөһим эшебез дип кабул итәргә тиеш. Тәрбия эшендә бушлыкка юл куярга ярамый.

Вил Казыйханов,

Русия мәктәпләренең атказанган укытучысы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»