09.12.2011 - Экология

Балык башыннан чери

Коррупциянең социаль-икътисади асылы иҗтимагый власть аппараты үз-үзен хезмәтләндерә башлаганда ачыла. Коррупцияле аппарат дәүләт функцияләрен дә башкара алмый, аның җәмгыять өчен дә файдасы юк.

Коррупция — латин сүзе, ул татарчага “бозыклык” дип турыдан-туры тәрҗемә ителә. Ә хәзерге вакытта ул безнең телдә властьтан усал нияттә файдалануны аңлата. Ягъни власть аппаратының үз-үзен генә хезмәтләндерүе чын мәгънәсендә бозыклык санала.

Социаль-икътисади өлкәдә дәүләтнең төп функциясе — җәмгыять өчен файдалы эшләр башкару. Гыйльми телдә бу функция “иҗтимагый байлыкларны булдыру” дип атала. Ә коррупция исә, тәү чиратта, яшәеш өчен иң мөһим тармакларны — мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм сәнәгатьне тарката, дәүләтнең оборона куәтен какшата, хокук саклау системасын, судларны үз билгеләнешләренең тәмам киресен башкаручыларга — коррупцияне хезмәтләндерүчеләргә әверелдерә.

Коррупциянең формалары төрле. Аны ниндидер законлы яисә законсыз гамәл кылган, я булмаса кайсыдыр эшне тормышка ашырмас өчен бирелгән һәм алынган ришвәт һ.б. дип аңларга кирәк. Вазыйфалы кешеләрнең коррупциялелеге аерым законнар һәм хокукый актларны яклаганда да чагыла. Бүгенге шартларда, әйтик, бу коррупциягә каршы законнарны кабул итүгә аяк чалуда аеруча күренә. Вазыйфалары кешеләрнең властьтан усал нияттә файдалануы нәтиҗәсендә бизнесның икътисади-финанс нигезенә зыян салына. Дәүләт идарәсенең, инвестицияләр җәлеп итүчәнлекнең нәтиҗәлелеген киметә коррупция. Гомумән, ул икътисади үсешне тоткарлый, социаль гаделсезлек тудыра, сәяси тотрыклылыкка яный.

Халыкара экспертлар властьның бозыклыгын административ коррупциягә һәм “дәүләтне кулга төшерүгә (хосусыйлаштыру)” бүлеп карый. Административ коррупция закон һәм кагыйдәләр үтәлешенә аңлы рәвештә аяк чалу булса, “дәүләтне кулга төшерү” — аерым кешеләрнең законсыз гамәлләре нәтиҗәсендә дәүләт власте органнарының алар ихтыяҗлары өчен эшләве дигән сүз. Бер кешенең властьта озак утыруы коррупциянең төп факторларыннан исәпләнә. Икенче фактор — вазыйфаларга сайлап куелу булмавы, яки сайлаулар нәтиҗәләрен бозып күрсәтү.

Шуны ассызыкларга кирәк: коррупция — яшерен икътисадның аерылгысыз өлеше. Дәүләтнең идарә итү мөмкинлекләрен киметеп, ул ил һәм төбәк бюджетының керем базасын тарайта. Шул ул вакытта бюджетның чыгымнары үсә, инвестицияләр, шул исәптән чит илләрдән килергә тиешлеләре, кими. Коррупция аркасында ришвәт алу җиңел булган тармакларга бюджет акчалары күбрәк бүленә. Мондый тармаклар буларак, бүгенге көндә капиталь төзелеш, ремонт, юл хуҗалыгы һәм ЖКХ исәпләнә. Шулай ук, бу “авыру” товарлар бәясе артуга, дәүләтнең бурычы үсүгә китерә. Болар, үз чиратында, социаль проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге бирми. Бу инде гади халык ихтыяҗларын санга сукмау булып кабул ителә һәм властька ышаныч кимегәннән-кими.

Мондый хәлдән чыгу юлы бармы? Коррупцияне җиңеп буламы?

Чит илләр тәҗрибәсе (Сингапур, Көньяк Корея, Кытай) бу сорауларга уңай җавап бирергә нигез була ала. Бу “җәмгыяви авыру”га каршы көрәштә менә нинди чараларны нәтиҗәле дип атап була:

1. Сәяси эшчәнлектә билгелелеккә ирешү һәм җаваплылык булдыру. Сайланганнан соң аерым депутатларның хокук бозулары, хәтта җинаятьчел төркемдә торулары хакында билгеле булганда, билгелелек һәм матбугат органнары эшчәнлегенең сыйфаты турында сөйләп тору да урынсыз.

2. Ришвәтнең акча туплау ысулы булуын чикләү. Әгәр дә ришвәт биреп, кыска гына вакыт аралыгында миллионер, миллиардер булу мөмкинлеге бар икән, дәүләтнең коррупциягә каршы бернинди чарасы да әлеге ымсынуга каршы тора алмый.

3. Дәүләтнеке исәпләнмәгән оешмаларны коррупциягә каршы көрәшкә җәлеп итү. Власть хокук яклау оешмаларына бу яклап ярдәм күрсәтергә тиеш. Бүген исә коррупциягә каршы көрәшүчеләр белән хокук саклау органнарының “кызыксынуы” беркемгә дә сер түгел. Шикаять язучыларның үзләренең җавапка тарттырылу очраклары да күп. Хокук яклаучылар бүгенге шартларда хокук сакчылары һәм судлардан көчсезрәк булганга, русиялеләр, гаделлек эзләп, Европа судына мөрәҗәгать итә. Мондый хәл Русия өчен — мәсхәрә. Җәмгыять һәм дәүләт ышанычын усал нияттә файдаланган кешеләр тулысынча җавап тотарга тиеш.

4. Коррупциягә каршы иҗтимагый фикернең формалашуы шарт. Безнең алда гаделлек үрнәге булып еш чыгыш ясаган коррупционерлар йөзенә күпме “сокланырга” мөмкин инде! Вазыйфа биләгән кешеләр арасындагы коррупция фактлары тикшерелеп, халыкка җиткерелергә, ә тикшерүгә аяк чалучылар шушы ук коррупция гамәлендә катнашучы булып танылырга тиеш.

5. Тикшерүләргә хокукый бәя бирелмәсә, илдә коррупциягә каршы көрәш баруга халык ышанмаячак. Иң югары трибунадан “посадки будут” дисәләр дә, төрмәгә утыртылучылар юк, эшләр болай барса — булмаячак та.

6. Коррупциягә, экстремизм һәм сепаратизмга каршы көрәш аерым-аерым түгел, ә берлектә алып барылса гына нәтиҗә бирәчәк. Чөнки, тәҗрибә күрсәтүенчә, еш кына коррупционер, экстремист һәм сепаратист бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә яисә бу өч “сыйфатны” да берүзендә  туплаган була.

7. Коррупция белән көрәштә федераль, төбәк һәм урындагы власть органнарының бердәм булуы зарур. Монда беренче скрипкада федераль үзәк уйнарга тиеш. Төбәкләр һәм муниципалитетлар дәрәҗәсендәге башлангычлар да инкарь ителергә тиеш түгел. Шунысы да бар: еш кына урыннарда кабул ителгән хокукый актлар коррупциягә нигез булып тора һәм алар ил Конституциясенә, федераль законнарга каршы килә.

Ренат Гатауллин,

икътисад фәннәре докторы, профессор.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»