05.11.2011 - Экология

Чүптән акча эшли!

Күптән түгел Самара шәһәрендә эшкуарларның төбәкара форумы үтте. Башкортстан делегациясендә Октябрьскийдан Руслан Кәримов та бар иде. Ул “Чиста шәһәр” программасы буенча эш башлаган.

Руслан Кәримов 2011 елның март аенда мәшгульлек үзәгенә эшсез буларак исәпкә баса. Көнкүрештәге каты калдыкларны беренчел эшкәртү турында проект әзерли һәм аны тормышка ашыруга ярдәм рәвешендә, 58 мең сум акча ала. Үзендә бер эш урыны булдыру өчен янә дә шул ук күләмдә акча бүленә. Шулай итеп, 117 мең сумнан артык акча белән Руслан Рамил улы эшен оештыра.

— Тәүдә бер пресс һәм машина алдык. Пластик шешәләр, полиэтилен, шәһәр кибетләре белән килешү төзеп катыргы җыя башладым. Аларны пресслап икенчел эшкәртүгә Туймазыга озатам. Анда катыргы катыргы-кәгазь комбинатына тапшырыла, ә пластик белән полиэтилен вакланып чималга әйләндерелә, — ди Руслан Кәримов.

Руслан Кәримов һәрьяклап мактауга лаек эшкә тотынган. Дөрес, әлегә эшне җайга салырга, машиналар, корылмалар сатып алырга кирәк. Ләкин табигатьне саклау, шәһәрне чистарак итү теләге аны алга әйди. Аннары, бу эшнең икътисади файда китерәчәгенә дә ихлас ышана ул.

Акча аяк астында ята, шуны күреп, күтәреп алырга гына кирәк, диләр. Бу очракта да нәкъ шулай килеп чыга түгелме соң? Беркемгә кирәкмәгән, тирә-якны пычратып яткан чүптән дә меңнәр, милионнар эшләргә мөмкин. Руслан да берничә елдан, һичшиксез, шундый бай эшкуар булып китәр, дигән теләктә калыйк.

Гүзәл ЗАКИРОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»