13.10.2011 - Экология

Халыкара экология форумы ачылды

Кичә Уфаның “Нефтьчеләр” мәдәният сараенда “Уралэкология. Сәнәгать хәвефсезлеге-2011” дигән халыкара экология форумы һәм махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Башкортстан Хөкүмәте, Табигатьтән файдалану һәм экология, Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыклары,  Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм “Лигас” коммерция инновацион үзәге оештырган әлеге чара өч көн барачак. Экологик форумның һәм күргәзмәнең максаты — әйләнә-тирәне саклау өлкәсендә иң яхшы фәнни-технологик казанышларны күрсәтү, калдыкларны җыюны һәм эшкәртүне, агынты суларны чистартуны контрольдә тотучы заманча технологияләрне гамәлгә кертү.

Форумның программасы киң һәм аның кысасында актуаль экология проблемаларын күтәрүгә һәм аларның чишелеш юлларын карауга багышланган гыйльми-гамәли конференцияләр, су хәзерләү һәм сәнәгать предприятиеләрендә агынты суларны чистарту технологияләре буенча семинарлар узачак. Шушында ук яшь галимнәр үзләренең эшләнмәләрен һәм проектларын тәкъдим итә.

“Уралэкология. Сәнәгать хәвефсезлеге-2011” форумы Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Марат Мөлековның сәламләү чыгышы белән ачылып китте. Русия Федерациясенең 20 субъекты вәкилләре, Британия компаниясе вәкиле, федераль, республика һәм муниципаль орган җитәкчеләре, эре сәнәгать предприятиеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашлыгында үтүче әлеге экологик җыенның бүгенге көн өчен әһәмиятен ассызыклап, ул мондый мөһим проблемаларны хәл итүдә дәүләт органнары, гыйльми институтлар һәм предприятие җитәкчеләренең бердәмлеге кирәклеген әйтте.

Башкортстан Республикасының табигатьтән файдалану һәм экология министры Азат Котлыәхмәтовның чыгышы Башкортстанның экологик сәясәтенә багышланды.  Ул бүгенге көндә халыкны борчыган төп экологик проблемаларга тукталды. Мәсәлән, Уфа, Стәрлетамак, Салават шәһәрләрендә  су, һава сыйфаты бик начар булып кала. Сәнәгать үссә дә, һаваны газдан чистарту җайланмалары 43 процентка кимегән, гамәлдәгеләре дә инде 20 еллап элеккеге, ягъни физик һәм мораль искергән. Каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру һәм эшкәртү мәсьәләсе көн үзәгендә кала. Бүгенге көндә республикада 2 мең гектар мәйданда 2,5 мең чүплек бар. Нибары 36 полигон гына тиешле экологик таләпләргә җавап бирә. Чүпне сортларга бүлү станцияләре төзү, икенчел чималны эшкәртү мәсьәләсе нигездән хәл итүне көтә. Министр агынты суларның һәм эчәр суның сыйфаты, әйләнә-тирәнең чисталыгы, экологик тәрбия мәсьәләләренә дә тукталды.

“Росприродонадзор”ның Башкортстан Республикасы буенча җитәкчесе Юрий Дудников нормалаштыру һәм икътисади кызыксындыру системасын камилләштерү турында чыгыш ясады. Татарстан Республикасының табигый ресурслар һәм экология министры Артем Сидоровның да чыгышы фәһемле булды.  Соңгы чорда икътисади яктан алга киткән, сәнәгать үсешенә ия булган күршеләребездә экология мәсьәләләре заманча чишелеш таба. Монда “Татнефть”, “ТАНЕКО”, “Түбән Кама нефть эшкәртү заводы” кебек эре нефть химиясе комплексы предприятиеләренең табигатьне саклауга керткән зур өлешен билгеләп үтте ул. Мәсәлән, Татарстан нефтьчеләре үзләре генә дә экологик мәсьәләләрне хәл итү өчен елына 4-5 миллиард  сум акча тотына.

Әлеге җыенда Русиянең төрле почмакларыннан килгән предприятие вәкилләре, галимнәр чыгыш ясады. Экология,  өлкәсендә яңа технологияләр, фәндә чишелеш тапкан проблемалар, табигатьне саклауда көн кадагына суккан мәсьәләләр — боларның һәркайсы пленар утырышта ук яктыртылды.

Пленар утырыштан соң махсус күргәзмә ачылды. Чараны “Әйләнә-тирәне саклауда дәүләт сәясәте” дигән фәнни-гамәли конференция дәвам итте.

Экология форумының соңгы көнендә  Башкортстанда 4 апрельдә старт алган “Коткарырга һәм сакларга” дигән халыкара экологик акциягә нәтиҗәләр ясалачак.

Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»