07.09.2011 - Экология

Экологиядә экономияләргә кирәкми

Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә узган Җәмәгать иминлегенең ведомствоара советы утырышы экология хәвефсезлеге мәсьәләләренә багышланды. Анда Хөкүмәт әгъзалары, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

— тирә-як мохитне саклау мәсьәләсе бүгенге утырышның көн тәртибенә ни өчен чыгарылуы барыгызга да аңлашыладыр дип уйлыйм. Халыкның тормыш сыйфаты беренче чиратта тирә-якның, һаваның чисталыгына бәйле. Бүген һәр тарафта, һәр илдә экология  хәвефсезлеге — дәүләт иминлегенең аерылгысыз өлеше, чөнки бу өлкәдәге тупас хаталар дәүләт бөтенлегенә куркыныч янавы ихтимал. Мисал өчен, 1957 елда  Чиләбе янындагы “Маяк” предприятиесендәге шартлауларны һәм аның бүгенге көнгә кадәр сиздергән зыянын, Чернобыль һәлакәтен, яки егерме ел элек үзебезнең республикадагы фенол фаҗигасен искә төшерик. Шуңа күрә тирә-як мохитне саклау темасы федераль дәрәҗәдә дә торган саен көчлерәк яңгырый. Ил җитәкчелеген бу мәсьәлә борчуын Президентның  экология хәвефсезлеге буенча билгеләгән бурычлары да күрсәтә, алар шушы өлкәдәге законнарны камилләштерүгә юнәлтелгән, — дип билгеләде Рөстәм Зәки улы.

Башкортстан —  уникаль территория, зур сәнәгать потенциалына ия булуына карамастан, аның табигатенең тиелмәгән урыннары бар.  Республика  мәйданының  җиде процентын  дәүләт тарафыннан аеруча нык сакланучы территория тәшкил итә. Бу — безнең казаныш, милли байлыгыбыз. Башка урыннарда хәлләр катлаулы булып кала. Республикада экологик яктан зыянлы производстволар бихисап. Нефть чыгару, эшкәртү, химия, нефть химиясе, тау-токымнары чыгару — Башкортстан дан тоткан шушы тармакларның тирә-як мохиткә кире йогынтысы шактый көчле. Утырышта ике предприятиегә  — “Уфахимпром” акционерлар җәмгыяте һәм Семеновское алтын чыгару фабрикасына Президент аерым тукталды. 

— Бу ике предприятие дә бүгенге көндә банкрот, хуҗалары юк, әмма аларның экологиягә начар тәэсире дәвам итә һәм шул тирәдә яшәүче меңнәрчә кешегә куркыныч яный. Территорияләре агулы матдәләр белән тулган, аларны юкка чыгару, бу предприятиеләрнең артларыннан җыештыру дәүләт җилкәсенә калды. Белгечләр исәпләвенчә, “Уфахимпром” территориясен зыянлы калдыклардан “юдыру” өчен ике миллиард, ә Семеновскоедагы фабриканы чистартуга бер миллиард сумнан артык акча таләп ителә. Аны каян алырга? Бу мәсьәләне без федераль бюджет ярдәменнән башка хәл итә алмаячакбыз, — диде Рөстәм Зәки улы.

Республиканың башка предприятиеләре дә тирә-якка зыян салды һәм салуын дәвам итә.  Уфа, Стәрлетамак, Салават шәһәрләренең газга тончыгучы халкыннан шикаятьләр бигрәк тә күп килә. Предприятиеләр үз отчетларында бу җәһәттән хәлләрнең уңай якка үзгәрүе турында язсалар да, борчулы хатлар килүе туктамый. Сулыкларга агызылучы зарарлы матдәләр турында да күптәннән билгеле. Елгалардагы су сыйфаты, шул исәптән Агыйделдә дә яхшырмый. Банкрот предприятиеләрдән тыш, табигатькә зыян салучылар арасында түләргә сәләтле булганнары да шактый. Экологияне аларның үз средстволарына чистарту максатка ярашлы булачак.

— Җитештерүне модернизацияләү, тирә-як мохиткә зыян салуны заманча технологияләр кертү нәтиҗәсендә киметү — һәр производство коллективы шушы юлдан атларга тиеш. Кызганычка каршы, әлегә андый омтылышлар сирәк күренә. Табигать мохите федеральнекенә, субъектныкына һәм урындагыга бүленгән, хокукларыбыз җитенкерәми, әмма без үз республикабызда бу уңайдан тәртип булдырырга тиеш. Безнең кешеләргә тагын кем ярдәм итсен? Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, халыкның сәламәтлеге 25 процентка тирә-як мохит чисталыгына бәйле. Шуңа күрә аны саклау — техник категория генә түгел, ә социаль мәсьәлә дә, — дип ассызыклады Президент. 

Республикада табигатьне саклау эшчәнлегенең хокукый аспектлары турында табигатьтән файдалану һәм экология министры Азат Котлыәхмәтов чыгыш ясады. Ул узган еллардан җыелып килгән экологик зыян, агрохимия һәм пестицидлар зарары, экологик тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләренә аеруча игътибарын юнәлтте. Табигатьтән файдалану өлкәсенә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе вәкиле Юрий Дудниковның чыгышы тирә-якны тик автотранспорт бүлеп чыгарган зарарлы матдәләр генә пычрата дигән фикер калдырды. “Докладыгыз йомшак, федераль хезмәтне башка бер нәрсә дә борчымыймыни, халыкны велосипедларга утырта алмыйбыз бит инде”, дип канәгатьсезлеген белдерде Президент.

Табигатькә аеруча зыян китерүчеләр — “Башнефть” белән “Газпром нефтехим Салават” предприятиеләре мәртәбәле утырышка идарә җитәкчеләрен генә җибәргән иде. Алары да аннан- моннан гына әзерләнгән. Үзенең сорауларына төпле җавап ишетмәгәч, республика башлыгы вәкилләрне кире урыннарына утыртырга мәҗбүр булды.

— Бернинди сансыз-нисез буш докладлар белән килүнең ни хаҗәте бар? Мин республика халкы алдында җавап тотам һәм сездән тиешле эш башкаруыгызны таләп итәм. Хәлне гадиләштерәбез, үзебез утырган ботакка балта чабабыз, ә мәсьәлә бик катлаулы. Бүгенге эшебез белән канәгать түгелмен һәм озакламый шушы ук темага багышлап тагын бер утырыш үткәреләчәк. Сөйләшү җитди булачак,— дип кисәтте Рөстәм Хәмитов.

 Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»