03.08.2011 - Экология

Министрлыкның таләпләре катгый

Соңгы чорда Стәрлетамак районының Кантюковка һәм Васильевка авыллары тирәсендә җир астыннан бензин саркып чыгуы турында шау-шу булган иде. Күп еллар дәвамында “Газпром нефтехим Салават” җәмгыяте һәм Агыйдел елгасы арасында җир асты суларына нефть продуктлары эләкте. Әлбәттә, монда янәшәдәге предприятиеләр гаепле икәненә беркемнең дә шиге юк. Болар: “Газпром нефтехим Салават”, “Аллагуват” пар белән юдыру станциясе, “РИКО”, “Газпром добыча Оренбург“, “Подземнефтегаз”, “Стимул”, “Роса”, “Холдинг Экология природы”  җәмгыятьләре. Табигатькә китергән зыян алар намусында һәм бу мәсьәләне хәл иткәндә алар берсе дә читтә калырга тиеш түгел, дип исәпли республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы.

Әлеге предприятиеләр һәм пычранган территория дәүләт экологик контроль зонасына керә. Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә,  эколог-белгечләр прокуратура органнары уздыра торган барлык тикшерүләрдә дә экспертлар буларак катнаша.

Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына әлеге пычрану зонасында гаеплеләрне ачыклауда байтак аналитик тикшеренүләр алып барырга туры килә. Пычратучы матдәләрнең составы һәм табигате турында бик күп мәгълүмат җыйган алар.

Министрлыкның Дәүләт аналитик контроль идарәсе озак вакытлар катлаулы тикшерүләр алып барганнан соң, тиешле нәтиҗәләргә килгән. Туфракка сеңеп өлгергән нефть продуктлары төрле углеводородларның (бензин, дизель ягулыгы, газ конденсаты) кушылмасын тәшкил итә. Анализ нәтиҗәләренә караганда, бу пычратучы матдәләренең кайдан икәнлеге дә ачык күренә. Димәк, кем пычраткан, шул үз зыяны өчен җавап тотарга, территорияләрне тәртипкә китерергә тиеш.

Моннан тыш, анализларда күренгән кара кургаш туфракның этиллаштырылган бензин белән пычранганын күрсәтә, ә бу продукт Башкортстанда 1997 елдан бирле җитештерелми. Димәк, территориягә искергән нефть продуктларын түгү очраклары да булган. Югарыда күрсәтелгән предприятиеләрнең табигатькә китергән зыяны турындагы тикшерү нәтиҗәләре Башкортстан Прокуратурасына һәм Росприроднадзорның республика идарәсенә җибәрелгән.

Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы апрель аенда Прокуратурага сәнәгать предприятиесе, Росприроднадзор идарәсе һәм урындагы үзидарә органнары җитәкчеләре катнашында техноген пычратуны бетерү буенча гамәлләр планы турында сөйләшү өчен киңәшмә оештыру кирәклеген тәкъдим иткән иде. Мондый составта сөйләшү кирәклеге мәсьәләнең катлаулы булуы белән аңлатыла. Ләкин министрлыкның бу тәкъдиме  яклау тапмады.

Кантюковкада әлеге проблема калкып чыкканнан соң республиканың табигатьне саклау органнары үзләренең көченнән килгәннең барысын да эшләргә тырышты. Алар фикеренчә, пычранган территорияне чистартуга тотылган чыгымнар табигатькә зыян ясаган  һәм әле дә шушы территориядә эшчәнлекләрен дәвам итүче предприятиеләрнең кесәсеннән чыгарга тиеш. Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белгечләре фикеренчә, әлеге мәсьәлә бары тик уртак тырышлык белән генә хәл ителергә мөмкин. Һәркем үз өлешен кертергә тиеш: прокуратура органнары, предприятиеләр, Росприроднадзор идарәсе, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, шулай ук муниципаль властьлар.

Өстәп шуны да әйтергә кирәк, 28 июльдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы хокуклы вәкиле Григорий Рапота белән Салават шәһәренә килде һәм “Газпром нефтехим Салават” җәмгыятендә җитештерүнең экологик аспектлары буенча киңәшмәдә катнашты.

Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»