02.08.2011 - Экология

Табигатьне саклау - изге эш

Башкортстан Республикасының Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы  ел дәвамында даими рәвештә төбәк дәүләт экологик контроль үткәрү эшен алып бара. Бу зур һөнәри әзерлек, түземлек таләп итә торган эш  11 территориаль идарә һәм комитет тарафыннан алып барыла.

Министрлыкның матбугат хезмәте әзерләгән мәгълүматларга караганда,  агымдагы елның беренче яртысында шундый 2865 чара уздырылган, шул исәптән табигатьне саклау законнары таләпләрен үтәүне тикшерү, административ хокук бозу турындагы эшләрне карау, табигатьне саклау законнарын бозу факты буенча материаллар теркәп барылган.

Үткәрелгән чаралар барышында 3196 очракта табигатьне саклау законнарын бозу теркәлгән. Бу фактлар 1947 тикшерү барышында ачыкланган. Иң күп кимчелек калдыклар белән эш итүдә табылган. Аларның саны 2480. Республика территориясендә 380 санкцияләнмәгән чүплек барлыгы ачыкланган, аларның гомуми күләме 14,323 мең кубометр. Атмосфера һавасын саклау өлкәсендә 534 закон бозу очрагы теркәлгән. Һаваны төп пычратучылар — рөхсәтсез атмосферага төрле агулы матдәләр ташлаучылар, калдыкларны яндыручылар.

Сулыкларны саклау — экологларның тагын да бер мөһим бурычы. Быел чишмәләр, инеш, елга-күлләрне пычрату буенча 131 очрак ачыкланган. Күп кенә закон бозучыларның рөхсәт документлары юк, алар законсыз рәвештә су ресурслары белән файдалана һәм шул ук вакытта табигатькә зур зыян сала.

Җирне, туфракны саклау, нәтиҗәле файдалануны контрольдә тоту — шулай ук экологларның изге бурычы. Бу өлкәдә 41 закон бозу очрагы теркәлгән. Республика территориясендә 24 урында законсыз рәвештә файдалы казылмалар чыгарганнар. Аерым сакчыллык таләп итә торган табигать территорияләрен саклау өлкәсендә 6 урында әйләнә-тирәгә кире мөнәсәбәт булуы ачыкланган.

Ачыкланган җитешсезлекләр буенча экология министрлыгы инспекторлары 1398 кисәтү ясаган, 7038,8 мең сумлык штраф салган.

Агымдагы елның алты аенда министрлык белгечләре тарафыннан административ хокук бозу буенча 1331 беркетмә теркәлгән. Бүгенге көндә 5011,6 мең сумлык 1212 административ штраф юллап алынган. Шуны да әйтергә кирәк,  оешма-предприятиеләрнең һәм гомумән халыкның табигатькә булган мөнәсә-бәте һәрдаим контрольдә тотыла һәм аерым предприятие-оешмалар белән җитди сөйләшүләр һәм нәтиҗәле эш алып барыла.

Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»